Бәйрәмнәр чорында иминлек чаралары көчәйтелә
Утырышта Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәрендә хезмәтләр һәм ведомстволар эше турында сөйләштеләр.
Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов рәислегендә террорчылыкка каршы, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын иминлеген тәэмин итү комиссияләренең һәм 6нчы оператив штабның уртак утырышы узды.
Утырышта каралган төп тема Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәрен уздыру чорында җәмәгать тәртибен һәм иминлекне тәэмин итү булды. Доклад белән Эчке эшләр министрлыгы җирле бүлегенең полиция башлыгы урынбасары Василий Кузьмин чыгыш ясады.
– Чаралар башланыр алдыннан шартлаткыч матдәләр эзләүче хезмәт этләре белән объектларны һәм аларның территорияләрен мәҗбүри кинологик тикшерү үткәрелә. Хокук бозуларны документлаштыру сыйфатын күтәрү һәм дәлилләү базасын формалаштыру максатында, без «Имин шәһәр» аппарат-программа комплексы мөмкинлекләрен тулы күләмдә файдаланабыз. Җәмәгать тәртибен тәэмин итү өчен шулай ук шәхси сак оешмалары, ирекле халык дружиналары, ФОРПОСТ һәм муниципаль хезмәткәрләр дә җәлеп ителәчәк, – диде Василий Ильич.
«Урам җинаятьчелеге»нә анализ үткәрү нигезендә постлар һәм патрульлек итү маршрутлары урнаштыруга үзгәрешләр кертелде, бәйрәм көннәрендә аларның тыгызлыгы арттырылды. Полиция нарядлары гражданнар күпләп ял итә торган, шул исәптән бәйрәм һәм дини чаралар уздыру урыннарына якынайтылачак. Җәмәгать тәртибен тәэмин итү өчен «Скарятин бакчасы» паркында 14 гыйнварга кадәр барлык бәйрәм көннәрендә көн саен парк эшләгән сәгатьләрдә полиция постлары куелачак.
Районда террорчылыкка каршы саклануны тәэмин итү, җәмәгать һәм янгын иминлеген көчәйтү буенча өстәмә чаралар турында өстәмә доклад белән күзәтчелек эшчәнлеге һәм кисәтү эше бүлеге начальнигы Ренат Җамалетдинов чыгыш ясады. Чыгышын ул Чистай районында янгыннар статистикасын яңгыратудан башлады.
– Бүгенге көндә террито риядә 127 янгын теркәлгән, 3 кеше һәлак булган. Узган ел шул ук чорда 164 очрак теркәлгән иде, 9 кеше һәлак булган иде, – диде Ренат Рәфкать улы.
«Террорчылыкка каршы сак лану буенча РФ Хөкүмәте карарлары таләпләрен үтәү һәм террорчылык куркынычы янаучы потенциаль объектларының нәтиҗәлелеген арттыру чаралары турында»гы доклад белән Чистай районы буенча ведомстводан тыш сак бүлеге башлыгы Андрей Прокофьев чыгыш ясады.
– Объектларны категорияләү һәм паспортлаштыру 2020 елда үткәрелде. «Скарятин бакчасы»ның террорчылыкка каршы якланганлыгы торышы канәгатьләнерлек дип бәяләнә. «Яшьләр үзәге»ндә объектны сак сигнализациясе белән җиһазландырырга, шәхси сак предприятиесе белән сакның физик төренә килешү төзергә кирәк. Муниципаль районның барлыгы 93 белем бирү объектын һәм 1 югары белем бирү объектын категорияләү һәм паспортлаштыру үткәрелде. Бирелгән куркыныч категориясе нигезендә, барлык объектларга да террорчылыкка каршы саклануны көчәйтү чаралары билгеләнде, – дип билгеләп үтте Андрей Прокофьев.
Дини һәм мәдәният объектларында террорчылыкка каршы саклануга куелган таләпләрне бозуларны бетерү буенча эшләрнең барышы турында Чистай иерее Симеон Махортов, имам-мөхтәсиб Мөхәммәт хәзрәт Кыямов, мәдәният бүлеге начальнигы Ирина Баранова сөйләде.
Башкарма комитетның эшләре белән идарә итүче, террорчылыкка каршы комиссия сәркатибе Ольга Заглядова террорчылыкны һәм экстремизмны кисәтү мәсьәләләре буенча ведомствоара эшче төркем составына үзгәрешләр кертү турында сөйләде.
– Утырышлар карарлары белән мәгариф, спорт, мәдәният, сәламәтлек сак лау, «Чистопольская переработка» базары, Чис тай су каналы, «Чистай» кунакханәсе һәм дини объектлар буенча террорчылыкка каршы сакланыштагы җитешсезлекләрне бетерү сроклары 2021 елның декабренә кадәр озайтылган иде. Агымдагы елның 4 аенда 18 объект барлык җитешсезлекләрне тулысынча бетерде һәм бүгенге көндә таләпләргә туры килә. Чистай су каналы һәм ЧСЗ базарына сроклар берничә тапкыр озайтылды. Әмма бүгенге көндә әлеге объектлар террорчылыкка каршы саклану таләпләренә туры килми.
Утырыш ахырында Дмит рий Иванов барлык учреждениеләр, пред прия тие һәм оешма җитәкче ләрен, бигрәк тә Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре вакытында, иминлек чараларын тәэмин итү
буенча тәкъдимнәрне үтәргә чакырды. Ә әлегә кадәр мөһим таләпләрне үтәмәүчеләрне ул аерым контрольгә алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев