Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Бәйрәм котлы булсын!

Мөлаем хатын-кызлар!

Шушы язгы көндә гүзәл затларыбызны 8 Март, хатын-кызлар, мәхәббәт һәм яңарыш бәйрәме белән котларга теләп, ир-атлар аеруча дулкынланалар.

Һава торышы нинди генә булмасын, бөтен җирдә күтәренке кәеф хөкем сөрә, аны елмаю, чәчәкләр, ихлас хисләр тудыра. Бу сезгә хөрмәт күрсәтү, зирәклегегезгә, тормыш авырлыкларына каршы тора белүегезгә соклану өчен тагын бер сәбәп. Сез безнең, ир-егетләр, өчен һәрвакыт ныклы тыл, матурлык һәм рухи гармония гәүдәләнеше булып торасыз һәм булачаксыз да.

Сез бу дөньяны матур итәсез, тормыш бүләк итәсез. Баланы тәрбияләү һәм үстерү – ул олы бәхет кенә түгел, ә зур җаваплылык та. Күп балалы әниләрнең, сыендырган сабыйларны җылытучыларның, бәхетле итүчеләрнең хезмәте бәяләп бетергесез. Гаилә учагы җылысы, балаларның шатлыклы тавышлары, игелеклелек кебек мәңгелек кешелек кыйммәтләре беркайчан да бетмәсен.

Илебезнең тарихын, үсешен хатын-кыз – тыл хезмәтчәннәренең тырыш хезмәтеннән башка күз алдына да китереп булмый. Без аларга тиңдәшсез батырлыклары өчен рәхмәтле, аларның куллары белән Җиңү яуланды.

Хәзерге заман хатын-кызына бөтен профессиональ үрләр диярлек буйсына. Сез көн саен бары ир-ат һөнәрләренең генә булмавын раслыйсыз. Бу рольләрнең барысы да, гүзәл затлар, сезнең кулдан килә. Һәм без, ир-егетләр, сезнең казанышларыгыз белән горурланабыз, сезгә тиң булырга омтылабыз! Сез барысына да өлгерәсез: эштә дә, өйдә дә – чибәр, сөйкемле, искиткеч, гаилә учагын саклаучы, аны илһамландырып торучы булып каласыз.

Сезнең матурлыгыгыз һәм күңел җылыгыз дөньяны саклап калсыннар!

 

Дмитрий ИВАНОВ, Чистай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев