Быел Татарстанда илкүләм проектларга 53,8 млрд сум каралган
...
2026 елның 1 апреленә илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән чыгымнар буенча үтәлеш 9,3 млрд сум тәшкил иткән, бу Татарстандагы еллык бюджет билгеләнешенең 17,2 процентына туры килә, дип хәбәр итә ТР Финанс министрлыгы.
Финанслауның төп күләме «Гаилә» илкүләм проектларына – 3,9 млрд сум, «Пилотсыз авиация системалары»на – 2,0 млрд сум, «Яшәү өчен инфраструктура»га – 1,5 млрд сум, «Яшьләр һәм балалар»га – 1,1 млрд сум туры килгән.
2026 елда 11 илкүләм проектны гамәлгә ашыруга республика бюджетында 53,8 млрд сум күләмендә билгеләнгән акча каралган. Шуның 28,8 млрд сумы – федераль бюджеттан, 25 млрд сумы Татарстан бюджетыннан бүлеп бирелә.
Чыганак: “Реальное время”
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев