Быел Казанда талпаннарга һәм кимерүчеләргә каршы көрәшүгә 28 процентка күбрәк акча бүлеп бирелгән
Узган ел республикада бөер синдромы белән геморрагик бизгәк белән авыручылар саны – 9 процентка, ә талпан кадалу буенча табибларга мөрәҗәгать итүчеләр саны 6 процентка арткан. Белгечләр бәяләвенчә, быелгы яз аерым игътибар таләп итә
Шәһәрнең талпаннар һәм кимерүчеләр сезонына әзерлеге турында Казан башкарма комитетында эшлекле дүшәмбедә Административ-техник инспекция идарәсе башлыгы Артур Мөхәммәтшин сөйләде.
Көрәшнең төп ысулы – ачык территорияләрне профилактик эшкәртү. 2026 елда бу максатларга шәһәр бюджетыннан 15 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Бу узган ел белән чагыштырганда, 28 процентка күбрәк. Эшкәртү территорияләр тулысынча кардан арынгач ук башланачак.
Акарицид (талпаннарга каршы) һәм дератизация (кимерүчеләргә каршы) чаралар паркларны, скверларны, бакчаларны, урман-парк зоналарын, яр буйларын үз эченә алачак. Исемлектә – «Аккош күле» урманы, Горки-Әмәт урманы, «Имәнлек» паркы, Кабан күле тирәсендәге җәяүле зоналар, Идел һәм Казансу ярлары, шулай ук торак массивлар, ял итү зоналары һәм хәтта шәһәр зиратлары.
Моннан тыш, Казанның дезинфекция станциясе социаль-мәдәни өлкә биналарында һәм аларга якын территорияләрдә эшкәртүләр үткәрәчәк. Муниципаль бирем кысаларында мондый эшкәртүләрнең гомуми мәйданы 15 мең квадрат метр тәшкил итәчәк. Коммерция нигезендә белгечләр тагын 20 мең «квадрат» эшкәртәчәк.
Чыганак: Казанские ведомости
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев