Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Быел Чистайда 3 мең квадрат метр мәйданда шәһәр юлларындагы чокырларны ремонтлау планлаштырыла

Яз җитте, кар тулысынча диярлек эреп бетте. Аның белән бергә шәһәр юлларының кайбер участокларында асфальт юкка чыкты — чокыр-чакырлар барлыкка килде.

Кайдадыр алар кечкенә, ә кайбер урыннарда бик тирән һәм киң. Алар, әлбәттә, машина йөртүчеләрне борчуга сала. Белгечләр әйтүенчә, юлларда чокырлар барлыкка килүнең сәбәбе — һава шартлары.

— Кыш көне температурада кинәт үзгәрешләр еш була, шуның аркасында кар эри һәм юлдагы барлык ярыкларга диярлек үтеп керә, ә аннары шунда туңа. Ярыклар киңәя, барлыкка килгән боз асфальт өслеген «җимерә». Чокыр-чакырлар менә шулай барлыкка килә. Ә юллардагы интенсив хәрәкәт хәлне кискенләштерә генә, — дип аңлатты шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Фарход Садиков.

Ел саен, юллар кар катламыннан арчылгач, чокырларны ремонтлау башлана. Быел подряд оешмасы апрель башында ук эшли башлады. Беренче чиратта, гадәттәгечә, чокырлар Карл Маркс, Лев Толстой, Ленин, Вәлиев, Вахитов, Урицкий, Җиңүнең 40 еллыгы, Энгельс һәм башка үзәк урамнарның машина йөри торган өлешендә ямалачак. Соңрак икенче дәрәҗәдәге юлларда эш барачак. Хәзер эшләр Карл Маркс урамында алып барыла.

Чокырларны ямаучы подряд оешмасында барлык технологияләр дә үтәлә дип сөйләделәр. Башта чокыр тузаннан һәм пычрактан тулысынча чистартыла, аннары аның төбенә һәм ян-якларына сыек битум яки эмульсия сылана. Аннары әзерләнгән участок ремонт составы белән тутырыла, аның өстеннән тигезләүче махсус техника үтә.

— Әлбәттә, ремонт аркасында юлларда бераз уңайсызлыклар барлыкка килә, ләкин моңа гына түзеп була. Аның каравы соңыннан чокырлар булмаячак һәм юл буенча хәрәкәт итү күпкә уңайлырак һәм куркынычсызрак булачак! — дип билгеләп үтте машина йөртүчеләрнең берсе.

Беренче чиратта ремонт кирәк булган проблемалы урыннар шәһәр башкарма комитетының торак-коммуналь хуҗалык бүлеге белгечләре тарафыннан даими рәвештә үткәрелгән күчмә мониторинг нәтиҗәләре буенча билгеләнә. Чистайлыларның мөрәҗәгатьләре дә исәпкә алына. Бу сезонда 3 мең квадрат метр мәйданда шәһәр юлларындагы чокырларны ремонтлау планлаштырыла.

— Чокыр-чакырларны ямаудан тыш, быел Карл Маркс урамында асфальт өслекне яңарту буенча зур күләмдә эш планлаштырылган. Лев Толстой урамыннан Урицкийга кадәрге участокта (ике квартал) бордюрларны алыштырып, юл өслеге тулысынча реконструкцияләнәчәк, шул ук участокта тротуарларны ремонтлау да планлаштырыла, — дип сөйләделәр шәһәр башкарма комитетында.

Юлларда ремонт эшләре алып барылу сәбәпле, шәһәр башкарма комитеты машина йөртүчеләргә игътибарлырак булуны һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүне сорап мөрәҗәгать итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев