Бульвар яңарыш кичерә
Уңайлы шәһәр мохитен булдыру иң яхшы проектлар Бөтенроссия конкурсында откан грант ярдәмендә Нариманов һәм Лев Толстой урамнары арасында урнашкан бульварның бер өлеше үзгәртеп төзекләндерелә.
Россиядә генә түгел, ә чит илдә дә танылган фирма тарафыннан чыгарылган концепция эшләнде. Аның архитекторлары бульварны үзгәртеп төзекләндерү проектын эшләделәр.
Барысы да республика дәрәҗәсендә, Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталья Фишман тарафыннан расланды. Архитекторлар тарихи мохиттә заманча бульвар ясарга дигән кыю карар кабул иттеләр.
Нариманов урамыннан базарга кадәр бульвар яңарыш кичерде. Биредә ял итү өчен эскәмияләр куелды. Бала-чага уен зонасында, батутларда сикереп, таганнарда атына. Куаклар, агачлар утыртылды. Биредә көннең теләсә кайсы вакытында кеше күп. Бульварның шушы өлешендә әлегә сәүдә нокталары җитми, бу юнәлештә эш бара. Хәзер бульварны төзекләндерүне дәвам итәргә вакыт җитте.
Шәһәрлеләрне: «Яраткан урыннар буенча кайчан йөреп булачак?» дигән сорау борчый. Бу сорауга җавапны архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге начальнигы Андрей Шумилов белән әңгәмәдән белерсез.
– Андрей Александрович, проект өстендә эш ничек бара?
– Программа 2017 елдан гамәлгә ашырыла. Маринин урамы белән базар арасындагы бульвар яңарыш кичерде. Хәзер төп максат – калган өлешне шул ук стильдә үзгәртеп төзекләндерү. Территориягә ком китерелде, иске брусчатка алынды. Геройлар Аллеясында һәйкәлләрне һәм стелаларны тәртипкә китерәбез. Безнең белән бергә Казан архитекторлары да проектка кураторлык итәләр һәм эш барышын тикшереп торалар.
Әлеге территорияне төзекләндерү проекты шәһәрнең үзәк бульварына яңа сулыш өрәчәк, аны яңа функцияләр белән баетачак, шәһәр халкын гына түгел, ә туристларны да җәлеп итәрлек булачак.
– Бульварны нинди үзгәрешләр көтә?
– Проект документациясен эшләү процессында архитекторлар тарафыннан җәяүлеләр юлларын ясау вариантлары тәкъдим ителде. Ахыр чиктә клинкерлы кирпеч түшәргә дигән карарга килдек. Шуны да билгеләп үтәсем килә, бу материал сыйфатлы һәм чыдам. Һәйкәлләр тирәсендә дә яңа плитка барлыкка киләчәк.
Урицкий һәм Нариманов урамнары арасында ял итү зоналары – кулуарлар барлыкка киләчәк. Анда юл өслеге терраса тактасыннан эшләнәчәк. Чисталык һәм тәртип саклау өчен чүп савытлары куелачак. Бульварның калган өлеше мемориаль булачак. Кич белән куркынычсызлыкны һәм уңайлылыкны тәэмин итү өчен яктырткычлар урнаштырылачак. Территорияне югары базар янындагы бульвардагы кебек яңартылган фонарьлар бизәячәк. Мәйданда эскәмияләрне дөрес итеп урнаштыру бәйрәмнәр вакытында кешеләр агымын оештырырга мөмкинлек бирәчәк.
Геройлар Аллеясында стелалар яңадан торгызылачак, сугышта һәлак булган геройларның исемлекләренә төзәтмәләр кертеләчәк – фамилияләр өстәп язылачак. Керү юлында ике яктан да, юлга параллель рәвештә, эскәмияләр урын алачак.
– Яшелләндерү эше ничек тора?
– Бульварны юл уратып алган. Автомобильләрдән чыга торган газлар һаваны пычрата. Экологик балансны саклау өчен дендрологлар, безнең җирлек өчен яраклы куаклар, чәчәкләр сайлап, актив эш алып баралар. Тиздән алар утыртылачак.
– Күңел ачу зонасы каралганмы?
– Кварталлар ял итү өчен каралган. Һәркем уңайлы эскәмияләрдә ял итә, аралаша, китаплар укый алачак. Шәһәр кунаклары Бөек Ватан сугышында һәлак булган чистайлыларга куелган һәйкәлләр белән таныша алачак.
– Эш нәтиҗәләрен кайчан күрә алачакбыз?
– Ремонтны ноябрь ахырында тәмамлау планлаштырыла. Грант шартлары шундый. Без аларны үтәргә тиеш. Хәер, үзебезнең дә яңа бульварны тизрәк күрәсе килә.
– Проект кысаларында шәһәрнең башка территорияләре төзекләндереләчәкме?
– 2022 елга кадәр дәвам итә торган уңайлы мохит формалаштыру программасына тегермән мәйданы, мебель фабрикасы, автовокзал, елга порты микрорайоннары кертелгән. Киләсе елда иске пляжны төзекләндерү буенча проект эшләргә планлаштырабыз.
Әлеге проектның мөһимлеген һәркем аңласын һәм башкаларның хезмәтенә, тырышлыгына сакчыл мөнәсәбәттә булсын иде. Болар барысы да чистайлыларга уңайлы булсын өчен эшләнә. Хокук саклау органнары да тәртипне контрольдә тотсын иде.
Шәһәребез - туган йортыбыз. Үзең яшәгән урынга тискәре мөнәсәбәттә булу - ул үз-үзеңә начар карашта булу.
ШӘҺӘРЛЕЛӘР ФИКЕРЕ
Виктор Мамзиков, эшмәкәр:
– Бульвар шәһәрнең үзәгендә урнашкан. Аның нинди хәлдә булуы безнең культурабыз турында сөйли, туристларның шәһәр турында фикерләрен формалаштыра. Биредә барысы да тәртипкә китерелүе бик сөендерә. Үзгәрешләрне тизрәк күрәсе килә.
Кадрия Исмәгыйлева, лаеклы ялда:
– Мине элек тә бар нәрсә канәгатьләндерә иде. Бульварның яңартылуы начар түгел. Югары базар янындагы территорияне яхшы төзекләндерделәр. Яныннан узганда балаларның шунда уйнап йөрүләрен, яшьләрнең эскәмияләрдә утырып, бер-берсе белән аралашуын күрәм. Яктырту да яхшы – кич белән дә көпә-көндез кебек якты. Әгәр монда да шулай ук уңайлы булса, бирегә еш киләчәкмен.
Регина Мкртумова, яшь әни:
– Эшчеләр барысын да тиз сүтеп алдылар. Һава торышы яхшы булганда кызым белән анда еш йөрибез. Кыш көне территория кардан вакытында чистартылып торыр һәм без биредәге матурлыкны күреп торырбыз дип өметләнәм. Тик буяуның төсе базар янындагы бульвардагы кебек түгел, ә башка булсын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев