Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Булдырь солдатлары турындагы истәлекләр фильмда сакланачак

«Булдырь солдатлары, ихлас рәхмәт хисләре белән сезнең дәвамчыларыгыз!» – шундый исем астында якташ солдатларыбыз турында фильм әзерләнә.

Соңгы елларда илебез тарихын, аерым алганда, Бөек Ватан сугышы вакыйгаларын бозып күрсәтү омтылышлары еш очрый. Шуңа бәйле рәвештә, архив чыганакларында булган, шушы вакыйгаларның шаһитлары сөйләп калдырган чынбарлыктагы тарихны саклау проблемасы актуальләшә бара.

Булдырь авылы активистлары бу мәсьәлә белән ныклап шөгыльләнә. Авыл кеше ләре яшь буын өчен Бөек Ва тан сугышы фронтларында сугыш кан ата-бабаларының сугыш юлы турындагы истә лекләрен сак лап калырга телиләр. Яшьләр Җиңүнең нәрсәләр бәрабәренә яулап алынганын белсеннәр, совет солдатының батырлыкларын онытмасыннар иде. Шулай, «Сезнең батырлыгыгыз онытылмас» проектын тормышка ашыру идеясе барлыкка килә. Ул Президентның Мәдәни башлангычлар фонды ярдәменә лаек була.

– Бөек Ватан сугышы темасы, илебез азатлыгы хакына батырларча көрәшкән ата-бабаларыбыз турындагы хәтерне саклап калу проблемалары һәр гаиләгә якын һәм мөһимдер, мөгаен. Бөтен команда әлеге патриотик эш белән сугарылды. Барысы да аңа җаваплы карады. Авылда яшәүчеләр дә безнең идеяне күтәреп алдылар. Без Җиңү, Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинглар, концерт программалары оештырганда, алар да актив катнашалар. Чаралар дулкынландыргыч килеп чыга, күп кенә авыл кешеләре, якыннарын, аларның батырлыкларын, кыю һәм тәвәккәл гамәлләрен искә төшереп, елыйлар, – дип билгеләп үтә проект менеджеры Татьяна Варламова.

Ул мондый проектны тормышка ашыруга нәрсәнең төп этәргеч булуы турында сөйләде.

– Бөек Ватан сугышы темасын өйрәнеп, бу юнәлештә балалар белән төрле чаралар үткәреп, без үсеп килүче буын вәкилләренең Россия тарихының фаҗигале сәхи фәләре турында белем нәре сай булуын, якташ солдатларының язмышы белән кызыксынмавын аңладык. Безнең карашка, бу кайбер сәбәпләргә бәйле. Бөек Ватан сугышының фаҗигале һәм героик вакыйгалары турындагы истәлек ул вакытта яшәгән, сугышкан, тылда Җиңүне якынайткан кешеләр белән бергә китә. Ул вакыйгалар шаһитларының исемнәре тарихка кереп кала, аны сакларга кирәк. Әмма бүген Интернет Бөек Ватан сугышының чын геройларын төрлечә «фаш итү» белән тулган. Мәсәлән, берничә тапкыр Зоя Космодемьянскаяның исеменә тап төшерү омтылышлары булды. Болар барысы да хәзерге буынның сугыш турында хакыйкатьне белмәвеннән килеп чыга, – дип сөйли Татьяна Варламова. – Ни кызганыч, мәктәптә Бөек Ватан сугышы темасын өйрәнү өчен бирелгән сәгатьләр саны белемне тулыландыру өчен җитми.

Ул авылларындагы проблемаларны да билгеләп үтте.

– Авыл мәктәпләре бер ләш кән вакытта Булдырь мәктәбенең сугыш тарихы музее юкка чыга, фоторәсемнәр, ветераннар турында бөтен мәгълүмат югала. Безгә бары авылыбыздан фронтка киткән солдатларның исемлекләре генә билгеле. Үзләренең хәрби язмышы турында сөй ли алырлык кайбер ветераннар башка шәһәрләрдә яшиләр. Шулай итеп, Ватанны саклаган кешеләр турындагы хәтер югала. Авыл хал кы арасында сораштыру үткәрдек. Ул балаларның ветеран нарның үзләрен дә, аларның биографияләрен дә белмәвен күрсәтте. Сораштырылган кешеләр белән сөйләшү шулай ук сугыш елларының төп вакыйгалары турында белмәүләрен ачыклады.

Әмма уңай мизгелләр дә булды. Сораштырылучыларның барысы да ветеран-якташларыбыз турында мәгълүмат эзләүдә катнашырга һәм Бөек Ватан сугышы тарихын өйрәнергә теләк белдерделәр. Шулай ук өлкән буын (сорашып белешүдә катнашучыларның 13 проценты) 10нан артык ветеран-якташын белә икән.

Без якташ солдатлары бызның сугыш юлларын өйрәнә, архивларда алар турында мәгълүмат туплый, якыннарыннан белешә башларга кирәклеген аңладык. Һәм моны, һичшиксез, яшь буын катнашында эшләргә кирәк, – ди Татьяна Варламова.

Проект нигезендә Булдырь авылында яшәгән 25 кешенең – сугышта катнашучының фронт биографиясе турында фактлар эзләү каралган. Бу эшкә чиркәүгә йөрүчеләр, өлкән буын вәкилләре һәм балалар җәлеп ителгән. Проект кураторлары республика архивына бардылар, ветераннардан һәм аларның туганнарыннан видео интервью алдылар. Болар барысы да һәр ветеран турында

видеороликлар һәм «Булдырь солдатлары, ихлас рәхмәт хисләре белән сезнең дәвамчыларыгыз!» фильмы нигезенә салынган.

– Бөек Ватан сугышында катнашучылар, аларның туганнары белән аралашканда, архивта мәгълүмат туплаганда, без ишеткән истәлекләрдән таң калдык. Алар чын батырлык, кыю лык үрнәге! Барысы да Җиңү, якты, тыныч киләчәк өчен тырышкан. Мәсәлән, күптән түгел генә авылдан чыккан бер егет турында мәгълүмат тупладым. Сугышта аның алдында дошманнардан аэродромны яшерү бурычы торган, аны ул менә дигән итеп башкарган. Сугыш вакытында фашистлар бер генә тапкыр да ул яшергән аэродромнарны тапмаганнар. Аның каравы немец илбасарлары берничә тапкыр аның алдавыч аэродромнарына эләккәннәр. Һәм мондый гаҗәеп хәлләр бик күп булган, – дип уртак лаша проект менеджеры.

Батыр белән әңгәмә авыл балаларына сугыш фактларын гына түгел, ә менә һәр якташ ветеранның шәхси фаҗигасен һәм батырлыгын күрсәтү мөмкинлеге дә бирде. Шуның өстенә видеоматериалларны Интернет челтәрендә бастыру киләсе буыннарга Бөек Ватан сугышының фаҗигасен үз күзләре белән күрүчеләрнең һәм аларның туганнарының истәлекләрен калдырырга мөмкинлек бирә.

– Проектның үзенчәлеге балаларның бергәләшеп катнашуында, ә өлкәннәрнең ветеран якташларыбыз турында мәгълүматлар эзләүләрендә чагылды. Бу буыннар арасын ныгыта, ә иң мөһиме – өлкән буын яшьләргә кыйммәтле мәгълүмат яисә тәҗрибә тапшыра. Интернет челтәрендә видеофильм урнаштыру яшь буында Бөек Ватан сугышына, анда катнашучыларга, аларның истәлегенә ихтирамлы мөнәсәбәтне популярлаштырырга мөмкинлек бирә, – ди проект менеджеры.

Мәгълүмат туплаудан, видеороликлар һәм фильмнар әзерләүдән тыш кураторлар башка элементлар да керттеләр. Алар бабаларыбыз һәм аларның батырлыгына сакчыл караш тәрбиялиләр.

– Проектны тормышка ашыруга театрлаштырылган әсәрләр, шигырьләр, җырлар, сугыш вакытында сәхнәләштерелгән әйберләрне кертү катнашучыларга шушы мохитта булырга, авыр сугыш елларында безнең әби-бабайларыбызның ничек яшәүләрен, сугышуларын, кайгы-шатлыкларын ничек бүлешүләрен күрергә, сизәргә ярдәм итте. Мәсәлән, шундый очрашуларның берсенә ветераннар советы вәкиле Геннадий Зюлин сугыш чоры әйберләрен: чемодан, чуен алып килгән иде. Моңардан тыш, проектта катнашучы балалар эшләнгән эшләр буенча «Мин сугыш турында нәрсә беләм?!» дигән темага инша язачаклар. Ветераннар һәм аның туганнары белән якыннан аралашу, тарих белән танышу аларга безнең тынычлыгыбыз һәм ирегебезнең нинди корбаннар хакына яулануын аңларга ярдәм итә. Алар барысы да бертавыштан «Мин хәтерлим! Мин горурланам!» дип әйтә алачаклар, – дип проект кураторлары ышанычларын белдерделәр.

Әлеге идея бик күпләрдә җылы яклау тапты. Авыл халкы кунаклары белән бергәләп эзләнү эшләре алып барды.

– Без үзебезнең кадерле бабабыз Николай Яковлевич Муравьев турында сөйләдек. Ул фронтка 1939 елдан ашыгыч хезмәт үтә торган җиреннән – Монголиядән җибәрелә. Ул элемтәче булган, дүрт тапкыр яраланган, ике тапкыр контузия алган. Күпсанлы бүләкләре бар, алар арасында иң әһәмиятлесе – Кызыл Йолдыз ордены һәм «Батырлык өчен» медале, – дип сөйли Булдырь авылыннан сугышта катнашучыларның бер туганы. – «Булдырь солдатлары, ихлас рәхмәт хисләре белән сезнең дәвамчыларыгыз!» фильмы өстендә эшләүчеләргә зур рәхмәт. Бу өлкәннәр, үсеп килүче буын өчен дә бик мөһим эш. Илебезнең Җиңүе өчен үзеннән өлеш керткән бер генә солдат та онытылырга тиеш түгел.

Бүгенге көндә проект төгәл ләнә. 25 сугыш ветераны турында видеоролик һәм «Булдырь солдатлары, ихлас рәхмәт хисләре белән сезнең дәвамчыларыгыз!» исемле фильмны монтажлау бара. 14 августта 12 сәгатьтә «Булдырь» мәдәни үзәгендә әлеге фильмны тәкъдим итү булачак. Барлык теләүчеләр чакырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев