Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Булачак беренче сыйныф укучыларына - бүләкләр

Әлеге балаларның тәүге уку елы башланырга санаулы көннәр генә калды. Әзерлек тулы көченә бара. Әмма балалар өчен күңел ачуларны беркем дә тыймый. Үзәк район дәваханәсенең хезмәткәрләре балалары өчен аниматорлар белән үткәрелгән бәйрәм һәрберсенең күңелендә якты хатирә булып сакланыр.

Булачак беренче сыйныф укучыларын һәм аларның әти- әниләрен Чистай үзәк район дәваханәсенең баш табибы Рәис Мостафин котлады.

– Сезнең өчен җаваплы, дулкынландыргыч вакыт җитте. Сез 11 ел буена белем дөньясына алып баручы корабльгә утырачаксыз. Үз әти- әниләрегезне тыңлагыз, өй эшләрен эшләгез, яңа дуслар табыгыз. Хәерле сәгатьтә! – диде Рәис Роберт улы.

Котлау сүзләренә балалар поликлиникасының баш табибы Ольга Гаврилова да кушылды. Ул малайларга һәм кызларга сәламәтлек, аларның поликлиникага сирәк килүләрен теләде.

Өч атнадан соң Булат 16нчы номерлы мәктәпкә укырга барачак. Әзерлек дәресләре артта, портфельне җыясы һәм мәктәп формасын үтиклисе генә калды.

– Бәйрәм өчен рәхмәт. Миңа бик тә ошады. Бүләк ителгән җыелманы әлегә карамадым, аны әни белән өйдә караячакбыз, – дип шатланып сөйли Булат.

Исегезгә төшерәбез, былтыр чикләүләр кертелүгә карамастан, булачак беренче сыйныф укучылары шулай ук бүләкләр алдылар. Әмма былтыр күнегелгән традицияләрне үзгәртеп, аларны өйләренә китергән иделәр.

Сәламәтлек саклау хезмәт кәрләренең беренчел профсоюз оешмасы рәисе Наилә Нигъмәтуллина билгеләп үткәнчә,хәзер мондый чаралар традициягә әверелгән.

– Быел Чистай район дәваханәсе хезмәткәрләренең 45 баласы беренче сыйныфка укырга керә. Без алдан ук бәйрәмнең ничек буласын, нинди аниматорлар чакырырга, нәрсә бүләк итәргә кирәклеген киңәшләшәбез. Хәзер балаларга ярдәм итәргә, аларга игътибарны күбрәк бирергә кирәк. Карагыз әле, алар ничек шатланалар, күңел ачалар. Бала шатлыгыннан да тагын нинди зуррак шатлык бар? – дип сүзен йомгаклады Наилә Тәкиевна.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев