Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бүген — РФ прокуратурасы хезмәткәре көне!

Хөрмәтле прокуратура хезмәткәрләре! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм.

Чистай прокуратурасы хезмәткәрләре һәрвакыт эшләренә тугрылык, югары җаваплылык, закон бозуларга карата килешмәүчән мөнәсәбәт белән аерылып торалар. Сезнең сафларда югары квалификацияле юристлар, үз эшенең чын осталары хезмәт итә, алар өчен бурыч, намус һәм гаделлек сүзләр генә түгел, ә тормыш мәгънәсе.

Киләчәктә дә сез куелган бурычларны намус белән үтәп, дәүләт һәм безнең районның һәр кешесе мәнфәгатьләрен яклаячаксыз дип уйлыйм.

Һөнәри бәйрәм уңаеннан бүгенге көндә эшләүче хезмәткәрләргә генә түгел, ә барлык хезмәт ветераннарына да чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм. Алар тупланган тәҗрибәне яңа буын прокуратура хезмәткәрләренә тапшыралар, яшьләр өчен лаеклы үрнәк булып торалар.

Һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлаулар кабул итегез. Сезгә ныклы сәламәтлек, уңышлар, гаилә җылысы, иминлек телим! Ышанычлы закон сакчылары дигән мактаулы исем сезгә катлаулы һөнәри мәсьәләләрне хәл итүдә яшәү көче, энергия һәм күңел көрлеге бирсен!

Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев