Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бүген – Мәдәният хезмәткәре көне!

Һөнәри бәйрәм белән!

Бу көн күпмилләтле Чистай районының рухи үсешенә һәм мәдәни мирасын популярлаштыруга бәяләп бетергесез өлеш кертүче кешеләрне берләштерә. Сезнең идеяләрегез һәм аларны тормышка ашыру буенча куйган тырышлыкларыгыз ярдәмендә Мәдәният йортларында, китапханәләрдә, музейларда, балалар сәнгать мәктәбендә халкыбызның рухи байлыклары саклана һәм арта бара. Сезнең хезмәтегез шәхеснең сәламәт үсешенә һәм яшь буында иҗатка мәхәббәт уятырга ярдәм итә.

Чистай районы һәрвакыт үзенең талантлы мәдәният хезмәткәрләре белән горурлана. Алар безнең тормышыбызга сәнгать, иҗат, гармония һәм матурлык алып килә. Ачык, дәртле, иҗади мәдәният хезмәткәрләре безнең дөньяны яхшырак һәм игелеклерәк, кызыклырак итә.

Һөнәри осталыгыгыз һәм армый-талмый иҗат иткәнегез өчен рәхмәт. Сезгә сәламәтлек, бәхет, иминлек, илһам, бетмәс-төкәнмәс иҗади потенциал телим!

Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев