Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бүген — Җирле үзидарә көне!

Хөрмәтле коллегалар, депутатлар, җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Сезне чын күңелдән бәйрәм — Җирле үзидарә көне белән котлыйм!

Җирле үзидарә — халыкка иң якын хакимият. Чөнки нәкъ менә сезнең белән безгә кешеләр үз проблемалары, сораулары, борчулары һәм инициативалары белән мөрәҗәгать итәләр. Барлык җирле үзидарә органнарының уртак тырышлыгыннан торак-коммуналь өлкәдә тәртипне тәэмин итү, районны төзекләндерү, социаль инфраструктураны яңарту, тарихи, мәдәни традицияләрне саклау буенча бурычларны хәл итү тора.

Җирле үзидарә органнарында эшләү һөнәри осталык, әхлакый сыйфатлар, бергәләп грамоталы карарлар кабул итә белүне таләп итә.
Муниципаль берәмлекнең барлыкка килү башында торган ветераннарга аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәм.

Шунысы куанычлы, җирле үзидарә органнары актив, инициативалы һәм битараф булмаган кешеләр белән тыгыз хезмәттәшлек итәләр. Чөнки безнең уртак максатыбыз — яраткан шәһәребезне һәм районыбызны яшәү өчен тагын да уңайлырак итү.

Ныклы сәламәтлек, иминлек, Чистай районы, аның халкы һәм кунаклары файдасына яңа казанышлар телим. Янәшәгездә һәрвакыт ышанычлы һәм тугры фикердәшләрегез булсын!

Игелекле башлангычлар аларны тормышка ашыра алырдай кешеләрдә хуплау тапсын!

Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев