Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Бу үз тормышыңның хуҗасы булу өчен иң яхшы ысул»

Шәһәрдә яшәүче Шәриповлар гаиләсе фермерлык белән шөгыльләнергә карар итә һәм оттырмый.

«Гаилә фермер династияләре» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булды. Җиңүчеләр 100 мең сумлык сертификат алдылар. Алар арасында Чистай районыннан Шәриповлар фермер динас тиясе дә бар.

Җәүдәт Һәм Илшат Шәри повлар егерме елдан артык терлекчелек һәм бөртекле культуралар үстерү белән шөгыльләнәләр. Уртак эшкә гаиләнең башка әгъзалары да үз өлешен кертә. Без фермерлар белән очраштык һәм аларның авылда үз эшләрен ничек башлаганнарын, нинди авырлыкларга очраганнарын һәм авыр хезмәтләрендә нинди уңышларга ирешүләрен белдек.

Барлык фермерлар да авыл кешеләре түгел

Күп еллар дәвамында терлекчелек, үсемлекчелек белән шөгыльләнүче, агробизнесны уңышлы алып баручы гаилә фермер династияләре турында сөйләгәндә, авылда туып-үскән, кече яшьтән үк хуҗалык итү серләренә төшенгән авыл кешеләре образы күз алдына килеп баса. Әмма фермерларның барысы да авылда яшәүчеләр түгел икән. Шәриповлар гаиләсе моның ачык мисалы.

– Мин шәһәрдә тудым һәм үстем. Яшь чакта үз хуҗалыгым турында уйламый да идем. Әмма 90нчы елларда күп нәрсә үзгәрде. Авыр вакыт булды: производство туктады, эш юк, ә бездә – биш бала. Аларны ашатырга, киендерергә кирәк. Менә шул вакытта мин үз-үземә эшләргә – фермерлык белән шөгыльләнергә булдым. Әлбәттә, эшне башлау авыр булды, бигрәк тә шушы катлаулы елларда, – дип сөйләде Җәүдәт Шәрипов. – Үз эшемне башлап җибәргәндә, җир бүлү фондыннан бирелгән 30 гектар җирем, 6 савым сыеры һәм 2 атым бар иде. Хәзер улым белән җирләрнең гомуми күләме 1000 гектарга якын тәшкил итә.

Бүгенге көндә Кече Талкыш авылы янында урнашкан Шәриповлар фермасында 62 баш мөгезле эре терлек, 4 ат, 314 баш сарык, 130 яшь терлек бар. Фермерлар 400 тоннага кадәр сөт җитештерәләр, 40 тоннага якын бөртекле культуралар үстерәләр.

– Авыл кешеләре кечкенә дән үк хуҗалыктагы эш нечкә лекләре турында беләләр. Ә сез, шәһәр кешесе буларак, моңа ничек алындыгыз?

– Мин авыл хуҗалыгы техникумында укыдым, еш кына колхозларга практикага бара идем. Авылда эшләү миңа бик яхшы таныш иде һәм мин үземне бу өлкәдә сынап карарга булдым.

Аралашу барышында Шәри повлар безгә үз хуҗалыкларын күрсәттеләр, фермада эшнең ничек оештырылуы турында сөйләделәр. Без берничә ат һәм мөгезле эре терлек асрала торган ачык абзарга кергәч, күпчелек хайваннар үз хуҗаларына таба килә башлады, ә атлар «мине сыйпагыз» дигәндәй аларга үз башларын суздылар.

– Хайваннар назны, яхшы мөнәсәбәтне беләләр һәм үзләре дә шулай ук җавап бирәләр. Без аларны яратып тәрбиялибез, алларында һәрвакыт азык бар, ә абзарны чисталыкта тотарга тырышабыз. Алар, үз чиратында, безнең килүебезне көтәләр. Тавышыбызны ишетүгә үк безнең яныбызга тизрәк йөгереп киләләр, – диләр Шәриповлар.

Тату гаилә белән бер эштә

Гаилә башлыгының барлык башлангычларын аның тормыш иптәше Гөлсинә Закир кызы хуплый. Ул хәзер дә хуҗалык үсешенә үзеннән өлеш кертүен дәвам итә һәм ире белән бергә ферманы карый.

– Ирегез бу эшкә тотынгач, сез моңа ничек карадыгыз?

– Әлбәттә, аның әлеге башлангычын хупладым, башкача булу мөмкин дә түгел! Ирем кайда, мин шунда, – дип җавап бирде тугры хатын-кыз. – Элек барысын да: сыер савуны, терлекләрнең асларын җыюны кул белән эшләргә туры килә иде. Ә хәзер инде күп нәрсә механикалаштырылган.

Җәүдәт Салих улы үзен авыл хуҗалыгына багышлап кына калмый, бу эшкә балаларын да җәлеп итә. Аның өч улы һәм аларның гаиләләре барысы да бергә эшлиләр. Бергәләп җир сөрәләр, чәчәләр, уңышны җыеп алалар. Улларының берсе шулай ук үз фермасын ачкан, калган икесе бу эшне якын арада башкарырга ниятли.

– Сез үз балаларыгызда авыл хезмәтенә, фермерлыкка мәхәббәтне ничек тәрбияли алдыгыз?

– Алар һәрвакыт безнең белән иделәр, без кайда – алар шунда. Бер улыбыз һәм кызыбыз – югары белемле, калган ике улыбыз һәм кызыбыз авыл хуҗалыгы техникумында белем алды. Улларыбызның барысы да монда эшлиләр, ә бер кызыбызның улы быел аграр университетка укырга керергә һәм үз эшен шулай ук фермада дәвам итәргә уйлый.

Сезнең үз фермер эшегезне алып баруда шикләрегез булмадымы? – дип Илшат Шәриповтан кызыксынам.

– Юк, бөтенләй булмады. Мин монда балачактан эшләргә, әти-әнигә ярдәм итәргә күнектем. Башка юнәлеш турында беркайчан да уйланмадым. Хәзер без әти башлаган эшне дәвам итеп кенә калмыйбыз, ә аны киңәйтәбез.

– Гадәттә, яшьләр авылдан китә, ә сез, киресенчә, шәһәр кешесе булсагыз да, үз хуҗалыгыгызны алып бара башлагансыз.

– Үз эшең булганда, син беркемгә дә бәйле түгелсең, син үз тормышыңның хуҗасы. Бу мине җәлеп итте дә инде. Без өч ир туган бер-беребезгә ярдәм итеп эшлибез. Беребезгә кая да булса китәргә кирәк икән, калганнары калып, хуҗалыкка күз-колак була. Өстәвенә, фермерлыкның тагын бер уңай ягы бар – өстәлдә һәрчак экологик чиста сөт продукциясе.

Бөтен эшне булдыралар

Уңышлы терлекчелекнең мөһим факторларының берсе – яхшы сыйфатлы азык әзерләү. Шуңа күрә Шәриповлар үз җирләрендә азык һәм бөртекле культуралар үстерәләр. Хәзер техниканы чәчүгә әзерләү тулы куәтенә бара. Шунысы игътибарга лаек, фермерлар техника ремонтын үзләре башкара.

– Яңа техника алу бик кыйммәт. Шуңа күрә без иске тракторлар, комбайннар сатып алабыз һәм аларга яңа запас частьләр куябыз, – дип билгеләп үтә Җәүдәт Сәлах улы.

Хәзер аларда икешәр ашлык җыю, чабу һәм сугу комбайны, 7 трактор һәм башка техника бар. Алар барысы да фермерлар кулы белән җыелган. Терлекләргә ветеринария ярдәмен Шәриповлар шулай ук үзләре күрсәтә.

– Мин үзем ветеринарга укыдым, теләсә нинди ярдәм күрсәтә алам һәм хәтта ясалма орлыкландырам да, – ди Илшат Җәүдәт улы.

Алга, бары алга!

Фермерлар өчен уңыш үстерү яки сөтне савып алу гына түгел, аны сату да мөһим. Шәриповлар фермасында сыерларны көнгә ике тапкыр савалар. Алар бөтен продукцияне шәхси затларга саталар. Фермерлар әйтүенчә, шәһәр халкы сөт продукциясен бик теләп сатып ала. Фермерлар продукциянең сыйфатына аерым игътибар бирә.

– Махсус торбалар буенча сөт колбага керә, фильтр аша уза һәм суыткычта җыела, анда тиешле температурага кадәр суытыла. Аннары кабат фильтр аша мичкәгә тула һәм аңарда шәһәр буенча сөт ташыйбыз, – дип әлеге процессны сөйләп бирде кече киленнәре Елена Шәрипова.

Конкурста откан акчага Шәриповлар яңа сабан сатып алырга планлаштыралар. Алар ирешелгәннәрдә тукталып калырга җыенмыйлар һәм яраткан эшләре киңәйсен һәм үссен өчен көн саен иртә таңнан фермада эшлиләр. Аларга авыр, әмма бик мөһим эштә уңышлар телибез!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X