Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Бу оркестр музыкасы бәйрәме булды!

Искиткеч матур концерт Скарятин бакчасында чис тайлыларны һәм шәһәр кунакларын җыйды.

Төп сәхнәдә мондый чара беренче тапкыр үткәрелә. Ул Император православие Палестина җәмгыяте ярдәме белән уза.

Исегезгә төшерәбез, берничә көн дәвамында паркта оркестр музыкасы тавышы сыйфатлы яңгырасын өчен махсус сәхнә, җиһазлар әзерләү буенча зур эшләр башкарылды.

Концерт башланганчы ук күңелдә дулкынлану хисе барлыкка килде. Талантлы музыкантлар сәхнәгә күтәрелде, шуннан соң төрледән-төрле уен коралларын көйләделәр. Ксилофон, синтезатор, балалайка, баян, скрипка, барабан... Уен коралларының яңгыравын ишеткәч, тәнем чымырдап китте.

Тамашачылар арасында өлкән нәр дә, балалар да бар иде. Күпләр танышларын очратуга карамастан, сөйләшергә вакытлары булмады. Һәммәсе сәхнәдә музыкантларның чыгышын таң калып тыңлады.

Чистай шәһәре башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов та танылган коллектив ларның чыгышын игътибар сыз калдырмады. Район башлыгы исеменнән оркестр җитәкчеләренә бүләкләр тапшырылды.

– Шәһәрлеләрне якынлашып килүче бәйрәм – яраткан Чистаебызның 240 еллыгы белән котлыйм. Бабаларыбыз безгә матур шәһәр калдырдылар. Скарятин бакчасы барлык чорларда да үзенә тартып тора торган урын булды. Биредә шундый мәдәни чаралар уздыру гадәтенең яңадан торгызылуы сөендерә. Совет чорында бу паркта тынлы оркестр уйнады, күрше шәһәрләрдән музыкаль коллективларның килүе һәм безгә шундый зур бүләк ясаулары бик күңелле, – диде Михаил Иванович.

– Безнең өчен чын бәйрәм оештырдылар. Рәхмәт! Кешеләр башка шәһәрләргә баралар, мондый концертны карау өчен зур акчалар түлиләр. Мондый музыкантларның Чистайга килүенә ышанып та булмый. Оештыручыларга бик зур рәхмәт! – ди Чистайда яшәүче Екатерина Михайловна.

– Музыкантларның, дири жерның эше тәэсирләндерде. Көчле, менә дигән, виртуоз уйнаудан бик канәгать калдык. Оештыручыларга зур рәхмәт, – дип язалар чистайлылар социаль челтәрләрдә.

Беренче көнне ТРның ат ка занган мәдәният хезмәт кәре Зинаида Плетнева җитәкчелегендәге Түбән Кама халык уен кораллары оркестры һәм ТРның атказанган артисткасы Анна Гулишамбарова җитәкчелегендәге «Новая Музыка» камера оркестры чыгыш ясадылар. Икенче көнне тамашачыларны ТРның халык артисты Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге «La Primavera» камера оркестры, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Анатолий Рогожкин җитәкчелегендәге җирле «Акварель» халык уен кораллары ансамбле үз чыгышлары белән сөендерделәр.

Кичә ахырында тамашачылар артистларга иҗатлары өчен рәхмәт белдерделәр. Музыкантларның виртуоз чыгышлары «Афәрин!» сүзләре белән үрелеп барды. «La Primavera» оркестрын тамашачылар озак җибәрмичә тордылар. Без яңа музыкаль кичәләрне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев