Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Бу һөнәр генә түгел… Бу минем тормышым!»

Барлык малайлар да балачактан ук үзләрен яклый алырлык көчле булырга телиләр. Әңгәмәдәшем дә балачакта көрәш белән шөгыльләнергә хыялланган. Әти-әнисе улларының омтылышын хуплаганнар һәм 10 яшендә Рифкать Фәтхетдинов беренче тапкыр көндәшен җиңгән.

Элегрәк заманда матларның чүпрәктән эшләнгән булуы да, көрәш буенча мәктәпләр булмавы да мөһим булмаган, иң мөһиме – белемле һәм көчле остаз. Безнең герой нәкъ шулай дип саный.

– Без авыл хуҗалыгы техникумы базасында спорт залында шөгыльләндек. Бәхетле вакыт иде. Мин егетләр белән таныштым, фикердәшләр таптым. Ул вакытта классик көрәш үсеш алган иде, хәзер ул грек-рим көрәше дип атала. Безнең белән Әдип Салихҗан улы Нуруллин шөгыльләнде. Ул барыбыз өчен дә үрнәк, чын дус иде. Барыннан да элек, тренер бездә нык ихтыяр көче үстерде, моның өчен мин аңа бик рәхмәтлемен. Аның остазлыгында мин РСФСРның икенче призеры булдым, – ди Рифкать Шәүкәт улы.

Яраткан шөгыль һөнәренә әверелә. Рифкать Фәтхетдинов Казанда физик культура институтын тәмамлый. Чистайга кайткач, «Батыр» спорт мәктәбенә эшкә урнаша. 1984 елдан Балалар һәм яшьләр иҗаты йорты базасында эшли башлый. Бүгенге көндә ул югары категорияле өстәмә белем бирү педагогы, «Татарстан Республикасының иң яхшы өстәмә белем бирү педагогы» грантлар республика конкурсы җиңүчесе. Көрәш буенча тренер булып 30 ел эшли, «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесенә ия, Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән.

Әңгәмәдәшем спорт карьерасында тәнәфес ясаган вакытлары булуын да яшерми.

– Яшь чакта минем эшмәкәр дә буласым килгән иде, үз эшемне ачып карадым, әмма моның миңа туры килмәвен аңладым. Мин спортка кайтуыма үкенмим. Бу һөнәр генә түгел, бу минем тормышым.

Бүгенге көндә көрәш секциясенә 35 бала йөри. Яшь көрәшчеләр составында малайлар гына түгел, кызлар да бар. Барысы да 3 төркемгә бүленгән. Мәктәп расписаниесен исәпкә алып, җайлаштырылган программа буенча төрле вакытта шөгыльләнәләр. Тренер бер төркемдә төрле яшьтәге балалар шөгыльләнергә тиеш дип саный.

– Әлбәттә, йөкләнеш аерылып тора. Кечкенәләр өлкәннәрнең ничек шөгыльләнүен карыйлар, шул рәвешле алардан үрнәк алалар. Парлап шөгыльләнгәндә тәрбияләнүчеләр яшьтәшләре белән басалар, авырлыклары да туры килергә тиеш. Малайлар һәм кызлар белән грек-рим көрәше, билбау көрәше (ирекле стиль) белән шөгыльләнәбез. Көрәш – авыр хезмәт, аның белән кечкенәдән үк шөгыльләнергә кирәк. Миндә шөгыльләнүче иң кечкенә балага 5 яшь.

– Әти-әниләр бәләкәй балаларны секциягә бирергә курыкмыйлармы, мөгаен, спортның бу төре белән шөгыльләнгәндә имгәнүләр дә буладыр? – дип тренердан кызыксынам.

– Минем сезгә шуны әйтә­сем килә: үз мускулларын, гәүдәләрен ныгытып, балалар көндәлек тормышта азрак имгәнүләр ала башлаячаклар. Тренировкаларда барысы да гадидән катлаулыга таба бара. Мин баштан ук катлаулы алымнарны башкарырга мәҗбүр итмим. Киләчәктә көндәшне егып салу һәм калак сөяге белән келәмгә кысу өчен гәүдәне әзерләргә кирәк. Ә имгәнүләр алырга курыксаң, өйдән бөтен­ләй чыкмау хәерлерәк, чөнки урамга чыгып, таеп егылырга да мөмкин.

– Малайдан чын профессионалны кайчан тәрбияли башларга кирәк?

– Һәр яшь категориясендә уңышның үз планкасы бар. Шәһәр дәрәҗәсендә лаеклы чыгыш ясау өчен кимендә ике ел шөгыльләнергә кирәк. Респуб­лика ярышларына дәгъва итү өчен 3-4 ел шөгыльләнү зарур.

Рифкать Шәүкәт улында тәрбияләнүчеләр Сабантуй­да төп бүләк өчен ел саен көрәшәләр. Тренер командасы шулай ук җирле, республика һәм бөтенроссия ярышларында катнаша. Узган ел яшь көрәшчеләр Елаурда узган төбәкара чемпио­натта беренче гомумкоманда урынынын яулаганнар. Быелгы ярышларга да ныклап әзерләнгәннәр, алар республикада узарга тиеш булган, әмма пандемия аркасында аларны үткәрмәгәннәр.

Рифкать Фәтхетдиновның горурлыгы – команда яулаган медальләр генә түгел. Аның чыгарылыш спортчылары арасында бүгенге көндә дә көрәш белән шөгыльләнүне дәвам итүче, Казанда олимпия резервындагы мәктәптә шөгыльләнүче, шул рәвешле «Көрәш» юнәлеше буенча физкультура академиясенә укырга керергә әзерләнүче спорт мастерлары да бар. Башка перспективалы балалар Әлмәт физкультура техникумында белем алалар.

– Сезнең секциягә ничек эләгергә?

– Әгәр әти-әниләрнең балаларын Балалар һәм яшьләр иҗаты йортына секциягә яздырырга теләкләре булса, алар теләсә кайсы вакытта минем белән +79393607920 номеры буенча элемтәгә керә алалар. Безнең секциядә балалар бушлай шөгыльләнә.

Әңгәмәдәшем көрәш буенча тренер гына түгел. Аның җитәкчелегендә балалар атлетика гимнастикасы белән шөгыльләнәләр, тренажерларда мускулларны ныгыталар.

– Бу аерым юнәлеш, элек ул юк иде. Балалар һәм яшьләр иҗаты йортында мин бассейнда тренер булып та эшләдем. Армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң, атлетика гимнастикасы буенча секция ачу теләге барлыкка килде. Хезмәттәшләрем белән спорт кирәк-яраклары туплый башладык, өйдән гантель, гер, штангалар алып килдек. Минем башлангычны хакимияттә күтәреп алдылар, әлеге юнәлеш уртак көч белән үсә башлады.

Бүгенге көндә Рифкать Фәтхетдинов контролендә 40тан артык бала көрәш һәм атлетика гимнастикасы белән шөгыльләнә.

– Рифкать Шәүкәт улы кебек тренерлар ярдәмендә безнең балалар спортның нәрсә икәнен беләләр. Хәзер яшьләр телефон чатларында еш утыра, ә безнең балалар файдалы эш белән шөгыльләнәләр. Секциягә бик теләп йөриләр, монда педагогның өлеше зур. Балалар һәм яшьләр иҗаты йорты җитәкчелеге тарафыннан шөгыльләнү өчен уңайлы шартлар тудырылган, димәк, баланы тренировкага җибәрү куркыныч түгел. Тренерга һәм коллективка киләчәктә уңышлар телим, – ди баласын секциягә йөртүче Илдус Кыямов.

Без аралашкан барлык әти-әниләр балаларының бу секцияләргә йөрүләре белән горурланалар. Чөнки һәрберебез балаларның кәефе еш үзгәрүчән булуын беләбез. Кайчагында аларның укудан бушаган вакытларын гаджетлар яки телевизор каршында үткәрәселәре килә. Әмма әниләр, әтиләр һәм балалар үзләре спортка мәхәббәтне чын тренер гына уята алуын беләләр.

Фикерләр:

Рушан Билалов:

– Кечкенә чакта көрәшчеләр турында тапшырулар, фильмнар карарга ярата идем. Бервакыт әти-әнигә телевизордагы абый кебек буласым килә дип әйттем. Әти белән әни минем теләгемне хупладылар. Мин Каргалыда яшим, ерак булуына карамастан, бер дәресне дә калдырганым юк. 8 ел инде атнага өч тапкыр тренировкаларга йөрим. Ел саен Сабантуйда катнашам, егетләр арасында батыр булам. Әти-әни, дусларың синең белән горурланса, шундый рәхәт. Бәхәссез, көрәш – ул бик катлаулы спорт төре. Без хата җибәргәндә, тренер безнең белән алымнарны камил үти башлаганчы шөгыльләнә. Бирешмәскә өндәгәне һәм ышаныч белдергәне өчен аңа бик рәхмәтлемен.

Данис һәм Эмиль Никитиннар:

– Көрәш секциясенә бер елдан артык йөрибез. Чын ир-егетләр көчле булырга, үз-үзләрен лаеклы тота белергә тиеш. Көрәштә сугышырга өйрәтмиләр, тренер бездә җитезлек, көч, сыгылмалык, җиңүгә омтылыш, үз-үзеңә ышаныч кебек сыйфатлар үстерә. Рифкать Шәүкәт улы белән без бер-беребезне ярты сүздән аңлыйбыз. Әмма безнең дуслык дәресләрдә без үзебезне ничек телибез, шулай тотабыз дигәнне аңлатмый. Безнең төркемдә һәрвакыт тәртип, шул ук вакытта бернинди рухи басым да юк. Тренировкалар бик ошый, алга таба да көрәшкә теләп йөриячәкбез.ше.

                  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев