Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бу якты бәйрәм һәркемнең йөрәген җылытсын!

Хөрмәтле дин кардәшләребез! Чистай мөхтәсибәте һәм шәхсән үземнең исемемнән сезне Бөек Ураза бәйрәме белән тәбрик итәм!

 

Рамазан ае тәмамлану дин кардәшләребездә шатлыклы, шул ук вакытта моңсу хисләр дә уята. Бер яктан, без үзебезнең якыннарыбыз белән бергәләп әлеге мөбарәк айны каршы алубызга һәм уразалар тота алуыбызга шатлансак, икенче яктан, без шушы изге Рамазан аеннан ничек кенә аерылырга теләмәсәк тә, ул үтеп китә шул.

Мөхәммәт Пәйгамбәребез (Аллаһы Тәгалә аңардан разый булсын): «Әгәр дә кешеләр Рамазан аеның барлык яхшылыклары турында белсәләр, алар аның мәңге дәвам итүен теләрләр иде» дигән.

Рамазан – рухи камилләшү, мәрхә­мәтлелек, тәкъвалык ае. Аны шулай ук гафу итү ае дип тә атыйлар, чөнки ул безгә төрле гөнаһлардан котылу, күңелләребезне чистарту өчен бирелә. Шуңа күрә дә ай дәвамында мөселманнар вакытларын гыйбадәттә үткәрәләр, Коръәнне күбрәк укырга, изге эшләрне күбрәк кылырга тырышалар.

Без ихлас күңелебездән Аллаһы Тәгаләбезгә җәмәгать белән авыз ачу, садакалар бирү, һәр кичтә мәчетләргә җыелып тәравих намазларда катнашу мөмкинлеге биргәне өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Без шулай итеп бер елга җитәрлек энергия алдык һәм әлеге айның рәхәтлекләре белән бер елга җитәрлек коралландык.

Илдәге вәзгыятькә күз салсак, без моның тагын да зур әһәмияткә ия булуына төшенәбез. Кызганычка, барлык дин кардәләребез дә үзләренең якыннары белән бергә тәравих-намазларга йөреп, Рамазанны безнең кебек рәхәтләнеп уздыра алмадылар. Әмма бу аларның ихтыяр көчен сындырмады дип уйлыйбыз. Үзебезнең догаларыбыз аша Аллаһы Тәгаләдән илебез сагына баскан дин кардәшләребезне дә үзенең мәрхәмәтеннән ташламавын, тиз арада җиребезгә тынычлык урнаштыруын телибез.

Без әлеге айны изге эшләрдә һәм Аллаһы Тәгалә кушканнарны үтәп үткәрсәк, үзебезнең әхлагыбызны яхшы якка үзгәртәбез, күңелләребезне динебезнең тәме белән тулыландырабыз.

Аллаһы Тәгалә көндәлек тормышыбызда да бу изге айда үзебездә булдырган бар нәрсәне дә кулланырга насыйп итсен!

Әлеге якты бәйрәмдә сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, бәхет шатлыклар, Аллаһы Тәгаләнең мәрхәмәтен, гаилә тормышында гармония, күңел тынычлыгы телим. Раббыбыз тоткан уразаларыбызны, игелекле гамәлләребезне кабул кылсын һәм безнең гөнаһларыбызны ярлыкасын иде!

Әлеге бәйрәм көннәрендә үзегезнең якыннарыгызга күбрәк игътибар бирегез, мохтаҗларга ярдәм кулы сузыгыз. Әлеге якты бәйрәм һәрберебезнең йөрәген җылытсын!

 

Мөхәммәт хәзрәт Кыямов, районның имам-мөхтәсибе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев