«Бу иҗади һәм рухи үсеш!»
Шенталинский укулары географияне киңәйтә.
Пастернак укулары һәм берничә көннән Шенталинскийныкы! Быел шулай туры килде. Безнең провинциаль шәһәребез шундый әдәби сәнгать вакыйгалары белән горурлана ала! Безнең Чистай шундый!
Шенталинский укулары тугызынчы тапкыр үткәрелде, әмма пандемия булганга ул икенче тапкыр инде онлайн-форматта үтә. Йомгаклау конференциясе 7 октябрьдә, шагыйрь, язучы Виталий Шенталинский туган көндә үтте.
Шенталинскийның балачагы һәм яшьлек еллары Чис тай районы авылларында үтә. Витя (гаиләдә аны шулай дип йөртәләр) беренче сыйныфка 1946 елда Селекция поселогында (хәзер Йолдыз поселогы) бара. Бу мәктәп һәм үзенең беренче укытучысы хакында «Андрей Иваныч» исемле хикәясендә бәян ителә («Звезда», №7, 2017). Нәкъ менә Йолдыз мәктәбендә якташ язучыбыз хөрмәтенә балалар иҗаты фестивале оештырыла. 2014-2017 елларда Виталий Александрович шәхсән үзе фестивальдә катнаша, 2018 елда ул вафат була...

Башлап йөрүче, илһамлан дыручы, әлеге чараны оештыручы тарих укытучысы Алмирә Шәрифуллина. 2013 елда мәктәп фестивале буларак башланып ул үзенең масштабын һәм географиясен киңәйтте һәм төбәкара статуска ия булды. Әлеге иҗади фестиваль Татарстан район һәм шәһәрләреннән генә түгел, Мәскәүдән, Башкортстаннан, Бурятиядән, Мари-Элдан, Удмуртиядән, Чечнядан, Калининград, Омск, Пенза өлкәләреннән дә мәктәп укучыларын җыйды.
Фестиваль әдәбият, рәсем һәм әдәби-гамәли, сәнгать, әдәби уку, авторлык җыры, фотография жанрларында иҗади эшләр конкурсы игълан итте. Һәрбер номинация Виталий Шенталинский шигырьләрендәге юллар белән аталган. Җибәрелгән эшләр бәя бирү өчен экспертларга - әдәбиятчыларга, рәссамнарга, галимнәргә һәм укытучыларга, туган якны өйрәнүчеләргә, Россиянең төрле шәһәрләрендәге экспертларга тапшырыла... Миңа шулай ук әлеге эшләрнең бер өлеше тапшырылды, аларның берничәсе турында сөйли алам.
«Сулышым белән сүзне җылытам» номинациясендәге әдәби яңа тема: гаилә тарихы, гаилә анекдотлары тәкъдим ителде. Аңа барысы да җавап бирделәр. Мәскәүдән Вера Никитинаның «Кеше үсә. Әни белән әңгәмә. 2 дән 15 кә кадәр» китабы җибәрелде. Китапта ике яшь ярымдагы бала белән әңгәмәләр. Ә менә Яр Чаллыдан Глафира Воронова үзенең әнисе белән әңгәмәсен тәкъдим иткән. Хикәя һәм әкиятләрен җибәрүче авторлар талантлы авторлар. 2 нче Чистай лицееннан Сергей Биряльцевка үзенең «Җәйге кечкенә маҗара» исемле хикәясе буенча фильм төшерергә тәкъдим ителде. Бәлки кояшның кыздырган вакытында балык тотканда йокыга киткән геройның «коточкыч нәрсәләр» белән уенлы фильм да килеп чыгар!
Сүз уңаеннан, тагын бер идея бар: кыска метражлы кино кертү номинациясе булдыру.
П.С.Ханжин исемендәге Тәтеш мәктәбеннән Алисә Никитина үзенең «Соулмейт» хикәясендә (инглиз теленнән тәрҗемәдә: рухи туганлык) Джонни исемле яшүсмернең кызыклы образын тудырган. Психоаналитик буларак автор үзенең героеның күңел түрендәге иң яшерен серләренә үтеп керә. Ә шулай ук Тәтештән Виктория Владимировнаны «Магия тринадцати» исемле кызыклы, ироник уңышлы гына булган картинка образы истә калган: «Кайтып барганда подъезд янында беренче каттагы күршеләр утыргычларны «җылыта» иделәр...», «Күршеләр утыргычларны «җылыта» иделәр...» шундый таныш! Шә һәр подъездлары янындагы эскәмияләргә җыелучы традицион әбиләр «гайбәт саталар»...
Пенза өлкәсе Югары Юлә зән авылыннан сигез яшьлек Камилә Хуҗиәхмәтова беркем нең дә талашмавын, бар кешенең дә дус-тату яшәвен тели! Ул кечкенә Тычкан баласы һәм чәнечкеле Керпенең дуслашуы турында әкият иҗат итте. Башта Керпе тычкан баласын ашарга теләде...
Әдәби эшләр сугыш, тынычлык, дуслык, туган тел кебек җитди темаларны да күтәрәләр. Мөслим мәктәбеннән Валерий Еремеев «Ватан уллары» дип исемләнгән иҗатын тәкъдим итте. Анда ул үзенең шигырьләрен, карт бабасы, кече лейтенант Михаил Николаевич Еремеев турында, шулай ук икетуган абыйсының фронттан хатларын да керткән.
«Мин гаиләмнең хәбәрсез югалган бабам турында истәлек саклавы белән чиксез горурланам. Мин шәхсән үзем «Мемориал» сайтында документлар эзләдем, аның хатлары, туганнарының сөйләүләре буенча карт бабамның хәрби юлын өйрәндем», – дип яза Валерий. Сайлаган темасы
авторны архив эзләнү ләренә, тикшерүләргә илһамлан дырган, ә тәҗрибә булачак белгеч өчен теләсә нинди өлкәдә иң кирәклесе!
Түбән Мактама мәктәбеннән Амилә Нәбиуллина «Минем карт әбием – сугыш чоры баласы» дигән хикәя язды. Ул анда барыбызга да мөрәҗәгать итә». Карт әбиебез Фәүзияне без бик еш искә алабыз, аның белән горурланабыз. Мин үскәч, әнием кебек булгач, аның турында балаларыма сөйләячәкмен», – дип яза ул.
Конкурска җибәрелгән ши гырь ләрдә лирика юк. Бәлкем бу гражданлык темаларын бик актуаль дип санаучы куратор-укытучыларның теләге булгандыр. Әмма бу шигырьләр бик ихлас. 1нче лицейда укучы Эмиль Савельев Татарстанда яшәүче халыклар турында шигырьләрен «Без бердәм» дип атаган.
2нче лицейдан килгән Валерия Никитина туган телне сакларга чакыра. Шушы ук уку йортыннан бишенче сыйныф укучысы Маша Нестерова – тынычлык өчен! 16 нчы мәктәп укучысы Маша Засадихина дуслык турында яза...
Шенталинскийның әсәрлә ре нә сәнгатьле рәсем нәр «Җирдә бик күп төсләр бар» конкурсында тәкъдим ителде. Виталий Александровичның балалар рәсемнәре белән иллюстрацияләнгән шигырь ләр китабы турында хыялының чынлап тормышка ашу ышанычы бар. «Мәңгелек темага вариацияләр» номинациясендә әдәби уку конкурсы үз эченә Шенталинский әсәрләрен укуны ала. 2нче лицейдан беренче сыйныф укучысы Валерия Таченкова «Бишек шигырьләрен» укыганда бар күңел кылларын тибрәндерде. «Менуэт» шигыренә матур композицияне 1 нче гимназия укучылары башкарды. Ә 2нче лицейда укучы беренче сыйныф укучысы Светозар Елизаров илһамланып, Чистайга, шигырьләргә аерым бер мәхәббәт белән шигырь ләрен укый: «Җир йөзендә Чистай шәһәре һәм чис та Прость елгасы бар...» Укучы елга киңлекләрендә тора һәм кулларын күтәргәндә менә-менә очып китәр төсле тоела...
10нчы юбилей фестиваленә Интернетта гына очрашып калмавыбызны телибез. Нәтиҗәләрне игълан иткән көн һәрвакыт бәйрәм: Йолдыз поселогының Мәдәният йортында һәм мәктәптә тулы заллар, сәхнәдә – шигырьләр, җыр-бию, тантаналы котлаулар... Коридорларда, фойеда рәсем ясыйлар, ябыштыралар, ышкылыйлар, әвәлиләр... Монда барысына да өйрәтәләр. Моның өчен мәктәп директоры Энҗекәй Шәрифуллинага һәм Мәдәният йорты җитәкчесе Зинаида Шәрифуллинага зур рәхмәт. Әлеге бәйрәмнең кире шул халәтенә кайтуын телибез.
Мәктәп укучыларына, аларның әни-әтиләренә, укытучыларга мәрәҗәгать итәсе килә – үзегезнең кызыклы номинацияләрегезне тәкъдим итегез, конкурсларда катнашыгыз, бу бит иҗади һәм рухи үсеш!

Сүз уңаеннан
«Шенталинский укулары» фестиваленең «Вконтакте» социаль челтәрендә үз бите бар. Анда лауреат исемнәрен, иң яхшы эшләрне, фото һәм видео карарга, әлеге мәкаләнең тулы вариантын укып чыгарга мөмкин.
Татьяна Шенталинская, этномузыколог, Россиянең композиторлар берлеге әгъзасы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев