Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бу гаиләдә матурлык тудыручылар, табигатьне яратучылар яши

Ирле-хатынлы Хаҗиевлар лаеклы ялга чыккач, мавыгулары өчен вакыт тапканнар һәм хәзер һәр мизгелнең кадерен белеп яшиләр.

Гаилә – кеше тормышында иң мөһим нәрсә. Анда һәрвакыт уңайлы, анда сине аңлыйлар һәм ярдәм кулы сузалар, барлык проблемаларны бергә хәл итәләр, чын-чынлап бәхетле кеше булырга ярдәм итәләр. Кыскасы, гаилә – тормышыбызның нигезе.

Гөлсем Шамил кызы һәм Таһир Миңнулла улы ныклы һәм тату гаилә корганнар. Аларның никахына кырык елга якын, ирле-хатынлы ике кыз тәрбияләп үстергәннәр, хәзер дүрт оныкны тәрбияләүдә катнашалар. Алар икесе дә намус белән хезмәт иткәннәр, эшләрендә уңышларга иреш кән нәр, хәтта лаеклы ялда да актив яшәүләрен дәвам итәләр һәм мавыгулары өчен вакыт табалар.

Шунысы кызык, алар мәктәп эскәмиясеннән үк таныш. Икесе дә 2нче мәктәптә, параллель сыйныфларда белем алганнар, әмма ул чакта, бер мәзәк очракка кадәр, алар нигәдер бер-берсенә игътибар итмәгәннәр.

– Өлкән сыйныфларда без бер егет белән яхшы аралаша идек. Бервакыт ул миңа дустын минем күршедә яши торган кыз белән таныштырырга тәкъдим итте һәм без аларга очрашу оештырдык. Алар бер-берсен кызыксындырмады, әмма миндә Таһирга карата ниндидер хис уянды. Ул шундый тыйнак, шул ук вакытта бик сөйкемле һәм яхшы мөгамәләле. Минем башымда «ул минеке булсын иде» дигән уй барлыкка килде. Әлбәттә, мин бу хакта беркемгә дә әйтмәдем. Без мәктәпне тәмамладык һәм безнең юлларыбыз аерылды, – дип уртаклашты Гөлсем Шамил кызы.

Ул вакытта егет һәм кыз алда аларны тормышларында хәлиткеч очрашу көтүен уйламаган да. Язмыш яшьләрне читләрнең туенда кавыштырган. Гөлсем туганының туена килә, ә Таһир кияү ягыннан чакырыла һәм тантананы фотога төшерә. Туй буе ул чибәр Гөлсемнән күзен алмый һәм камерасының объективы еш кына нәкъ менә аңа төбәлгән була.

Ул кичне яшь егет беренче тапкыр аны өенә озаткан һәм шул вакыттан башлап аларның мөнәсәбәтләре ныгый гына барган. Яшьләр бер ел очраша, аннары Таһир Миннулла улын армиягә алалар, ул Казанда хезмәт итә. Гөлсем Шамил кызы эшли, читтән торып укый һәм сөйгән ярын көтә. Сессия вакытында, солдатны берничә сәгатькә җибәргәндә, яшьләр күрешәләр.

Ике елдан соң, Таһир Миң нул ла улы армиядән кайткач, 1981 елның августында өйләнешәләр. Алар башта Таһир Миннулла улының әти-әнисе белән күптән түгел генә төзел гән йортта яшиләр. Берничә елдан соң яшьләр үзләренә фатир сатып алалар. Бер-бер артлы ике кызлары дөньяга килә. Тормыш үз чираты белән бара: ир белән хатын эшлиләр, балалар тәрбиялиләр һәм шәхси йорт турында хыялланалар.

– 17 яшьтән мин элемтә өлкә сендә эшли башладым. Башта кул станциясе иде, безгә үз кулларыбыз белән шнурларны төрле ояларга тоташтырырга, кешеләр якыннары белән сөйләшә алсыннар өчен, башка шәһәр белән элемтә урнаштырырга туры килде. Вакыт узу белән технологияләр үзгәрде, яңа аппаратлар, системалар кертелде. 2001 елда Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев катнашында яңа югары технологияле станция ачылды. Аның белән очрашу бик озакка истә калды, – дип искә ала Гөлсем Хаҗиева.

– Мин үземне төрле өлкә ләрдә сынап карадым. Хезмәт эшчәнлеген инженер-энергетик булып башлаган идем, аннан кирпеч заводының баш механигы вазифасына чакырдылар. Ит комбинатының котельный җитәкчесе дә, үзәк район дәваханәсендә өлкән инженер да булдым, нефтебазада эшләдем, ягулык станция ләрендә колонкаларга хезмәт күрсәттем. Энергетик та, газ хезмәткәре дә булдым. Заманалар төрле булды, кайвакыт айлар буе хезмәт хакы түләмәделәр, мин гаиләмне туендыру һәм үз йортымны булдыру максатына ирешү өчен теләсә нинди эшкә алындым, – ди Таһир Миңнулла улы.

Фатирда ун ел яшәгәннән соң, ир белән хатын үз хыялларын тормышка ашыралар һәм үз йортлары белән яши башлыйлар.

– Без фатирны йортка алыш тырдык, янкорма, гараж төзе дек. Тиздән кызларыбыз кияүгә чыкты, үз гаиләләрен кордылар. Лаеклы ялга чыккач, үз шөгыльләребезгә күбрәк вакыт бирә башладык. Бездә яңа тормыш башланды дип әйтсәк тә була, – дип билгеләп үттеләр ир белән хатын.

Хәзер алар үзеңне яраткан эшеңә багышларга беркайчан да соң түгеллеген төгәл беләләр.

– Балачактан ук рәсем ясау белән кызыксындым. Мин һәрвакыт блокнотта кемнең дә булса портретын ясый идем. Мөгаен, бу ата-бабадан күчкән сәләттер. Әти бик яхшы рәсем ясый, агач остасы иде. Әмма аның үз талантын үстерү мөмкинлеге булмады, сугыш үзенең тормыш кагыйдәләрен кертте. 17 яшьлек егет фронтка китә һәм 25 яшендә генә кайта. Бабам балта остасы, заказга төрле җиһазлар ясый иде, – дип искә ала Гөлсем Хаҗиева.

Бәхеткә, ул Чистайда өлкән нәрне өйрәтә торган рәсем сәнгате белән шөгыльләнү студиясе барлыгын белә. Озак уйлап тормыйча, Гөлсем Шамил кызы студиягә килә.

– 2018 елның 9 февралендә мин беренче тапкыр дәрескә бардым. Беренче көннән үк майлы буяулар белән эш итүне ошаттым, бөтен барлыгым белән рәсем ясауга кереп китәсем килде. Ике ай ярым мин шушы курсларга йөрдем, җәен дәресләр үткәрелмәде. Ул чакта интернетта мөстәкыйль өйрәнә башладым.

Иҗат эшчәнлегенең беренче елында ул 70тән артык эш язган. Тиздән Гөлсем Шамил кызын тормышындагы беренче пленерына чакыралар, аның эшләрен профессионаллар күрә башлый һәм югары бәя бирәләр. Вакыт узу белән аның картиналарын республиканың төрле шәһәрләрендә һәм хәтта Дәүләт Советында да күргәзмәләрдә тәкъдим итә башлыйлар.

Таһир Миңнулла улы хаты нының теләсә кайсы иҗа ди башлангычын хупларга әзер. Алар бергәләп табигатькә чыгалар, табигатьне, истәлекле урыннарны фотога төшерәләр, соңыннан алар рәссам эшлә рендә чагылыш табалар.

– Әлбәттә, аның күңеленә хуш килгән шөгыль белән мавыгуына, яраткан эшендә уңышларга ирешүенә бик шатмын. Мин аңа һәр эштә идеяләр, киңәшләрем белән, рухи яктан ярдәм итәргә тырышам. Әгәр ул канәгать икән, димәк, мин бу тормышта ир, гаилә кешесе буларак максатыма ирештем, – дип белдерде гаилә башлыгы.

Хәер, Таһир Миңнулла улы хәләл җефетенә ярдәм итеп ке нә калмый, үзе дә шөгыльләре өчен вакыт таба. Күп кенә шәһәр легә ул һәвәскәр аучы, балыкчы һәм үлән җыючы буларак билгеле.

– Безнең әни төрле үләннәр, тамырлар җыя, аннары аларны дару чаралары сыйфатында файдалана иде. Ул мине дә еш кына үзе белән ала иде. Бала чагым урман-кырларда һәм елга буйларында үтте дип әйтергә була. Хәзер мин үзем дә моның белән шөгыльләнәм. Җәй башыннан басуларга чыгам, төрле үләннәр әзерлим, себерке ясыйм, кышка сирәк үсемлекләр җыям. Хәзер оныкларымны да бу эшкә өйрәтәм, – дип сөйли Таһир Хаҗиев.

Хуш исле үләннәрдән кала, Хаҗиевларның дару тартмасында тагын да уникаль чара бар, аны гаилә башлыгы кондызны уңышлы аулаганнан соң үзе әзерли.

– Ау, балык тоту, үләннәр җыю – барысы да иремнең шөгыле. Ул алардан башка яши алмый. Теләсә нинди һава шартларында, елның теләсә кайсы вакытында ул табигатьтә, – ди хатыны Гөлсем Хаҗиева. – Әмма аның барлык мавыгулары, ахыр чиктә, бөтен гаиләбезгә, шулай ук якыннарыбызга һәм дусларыбызга файда китерә. Дус-туганнар барысы да өстәл янына җыелып, үләннәр белән хуш исле чәй эчәргә, мунчада аның менә дигән себеркеләре белән чабынырга яраталар.

Хаҗиевлар белән күреп сөйләшкәннән соң, бу йортта һәркемгә сөенгәннәрен аңлыйсың. Аларда үзара аң лашу һәм килешү атмосферасы хөкем сөрә. Гомерләренең күп елларын үз эшләренә багышлап, алар лаеклы ялга чыккач, ниһаять, мавыгулары өчен вакыт тапканнар һәм хәзер һәр мизгелнең кадерен белеп яшиләр.

– Без бик матур гомер иттек һәм хәзер дә күтәренке рухта яшәүне дәвам итәбез. Бергә яшәү дәверендә бездә «минеке», «синеке» дигән бүленеш булмады, барысы да уртак. Гаилә тормышында барлык мәсьәләләрне бары бергәләп кенә хәл итеп була. Әлбәттә, барысы да шома бармый, әмма нинди дә булса карар кабул иткәндә, нинди дә булса гамәлләр кылганда, һәрвакыт кайчандыр гаилә корырга ярдәм иткән хис турында уйларга кирәк, – дип үз гаилә бәхетенең серен ачтылар Хаҗиевлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев