Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бу елның беренче ун көнендә шәһәрдә һәм районда ике янгын чыкты

...

Бу хакта Чистай районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм кисәтү эшләре бүлегендә хәбәр иттеләр.

— 4 гыйнварда төнге берләр тирәсендә Данауровка авылында янгын чыгу турында хәбәр керде. Шәхси йортларның берсендә мунча янды, шулай ук торак корылмаларына да зыян килде. Кешеләргә зыян килмәде. Янгын чыгуның сәбәбе — мичнең нык кызуы, — дип сөйләде бүлек инспекторы Илнур Гайнуллин.

10 гыйнварда шәһәрдә тагын бер янгын булды. Ул төш вакытында килеп чыккан: Лермонтов урамында мунчага ут капкан.

Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә мунчаны тулысынча ут камап өлгерә, бәхеткә, зыян күрүчеләр юк. Илнур Гайнуллин сүзләренчә, әлегә янгын чыгу сәбәбе ачыклана.
Күзәтү эшчәнлеге һәм кисәтү эшләре бүлегенең өлкән инс­пекторы мичләрне дөрес экс­плуатацияләү турында сөйләде. Аның әйтүенчә, янып торучы мичләрне караучысыз калдырырга ярамый, шулай ук балаларны да сак булырга өйрәтергә, ягулыкны һәм башка янучан матдәләрне, материалларны ягыла торган урыннарда сакларга ярамый.

— Мичләрне кабызу өчен бензин, керосин, дизель ягулыгы һәм башка җиңел ялкынланып китүче сыекчалар кулланырга, яндыру өчен билгеләнмәгән сыекчалар кулланырга да ярамый. Шулай ук мичләрне артык кыздырып ягу да куркыныч, — дип ассызыклады Илнур Гайнуллин.

Белгеч сүзләре буенча, янгын куркынычсызлыгына, стандартка һәм техник шартларга җавап бирмәүче металл мичләр куярга ярамый. Заводта җитештерелгән металлдан ясалган һәм башка мичләр куйганда предприятие-җитештерүчеләрнең күрсәтмә­ләре (инструкцияләре), шулай ук җылыту системалары өчен таләп ителүче проектлаштыру нормалары үтәлергә тиеш.

Янгын килеп чыккан очракта «01» һәм «101» телефоннары буенча шалтыратыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев