Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Бәрәңге үстергәндә ялгышлар җибәрмәскә

Бәрәңгенең төрле авырулары, кисәтү һәм көрәш ысуллары турында белгеч сөйләде.

Озакламый дача сезоны башлана, күпләр үз бакчаларына ашыга. Беренче адым булып орлык материалын әзерләү тора.

Бакчачылар зур игътибар бирүче, иң киң таралган үсемлекләрнең берсе ул –бәрәңге. Сыйфатлы һәм мул уңыш алыр өчен орлыкны кайдан алырга? Бәрәңге утыртканда нәрсәгә күбрәк игътибар итәргә кирәк? Шушы һәм башка сорауларга «Россельхозцентр» филиалының район ара бүлегенең әйдәүче белгече Михаил Миронов җавап бирде.

– Бәрәңге уңышы орлык сыйфатына бәйле. Моңа зур игътибар бирергә кирәк. Таныш булмаган орлык кулланырга ярамый. Чөнки бүлбеләр вируслар, бактерияләр, төрле авырулар булган үсемлекләрдән җыелган булырга мөмкин. Бәрәңге сортын сайлау да мөһим роль уйный. Вируслы корткычларга, эссегә, корылыкка чыдам бәрәңгене сайларга кирәк. Бу исә культураның чыдамлыгын арттыра.

Сыйфатсыз бәрәңге орлыгын кулланмас өчен саклауга салыр алдыннан яшерен авыруларын табу өчен, бүлбеләргә анализ үткәрергә кирәк. Моны вакытында эшләсәгез, сез бәрәңге бүлбеләрендә һәм туфракка, әйләнә-тирәгә төрле авырулар таралу куркынычын киметә аласыз. Бу шәхси затларга, шулай ук авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә дә кагыла, – дип билгеләп үтте Михаил Миронов.

Чистайлылар анализлар үткәрергә еш мөрәҗәгать итәләрме?

– Нигездә, болар уңыш сыйфаты өчен куркучы шәхси затлар. Бүлбеләрдә, яфракларда, үсемлек сабакларында ниндидер үзгәрешләр күргәннән соң, моның нинди авыру икәнен белер өчен аны безгә алып киләләр. Үсемлекләрдә табылган бөҗәкләрне алып килү очраклары да бар.

Бәрәңгене утыртыр алдыннан тагын нәрсә эшләргә кирәк?

– Утыртыр алдыннан бәрәң гене сортларга аерырга кирәк. Бу исә зарарланган бүлбеләр эләгеп, авырулар килеп чыкмасын өчен эшләнә. Икенче мөһим пункт – бүлбеләрне үрдерү. Җылылык ярдәме белән бүлбеләрдә ферментлар эшчәнлеге тизләнә һәм бәрәңгенең күзләре зонасында эретелгән файдалы матдәләрнең югары концентрациясе барлыкка килә. Үрдергән бүлбеләр утыртканда үрентеләр 8-12 көнгә тизрәк шыта, шулай ук бәрәңге 7-10 көн алдан чәчәк ата, уңышны да 12-15 көн алдан җыеп алырга мөмкин. Моңардан тыш бу ризоктониоз һәм фитофтороз белән көрәштә иң үтемле чара.

Безнең төбәктә бәрәңгегә нинди авырулар яный?

– Татарстанда күп очракта гадәти һәм көмеш төсендәге кутыр, ризоктониоз, коры черек, фитофтороз авырулары очрый. Шулай ук корткычлар, нигездә, проволочник, кимерүчеләрдән зарарлану очраклары бар. Шулай ук механик зарарланулар, корыган, туңган, яшелләнгән һәм үрчегән бүлбеләрне дә ачык ларга кирәк.

Үзеңнең уңышыңны ничек сакларга?

– Бәрәңгене авырулардан һәм корткычлардан саклау өчен агротехник, биологик һәм химик чараларны кулланырга кирәк. Орлык инфекциясен булдырмас һәм корткычлардан зарарландырмас өчен бәрәңге бүлбеләрен Россия территориясендә куллану рөхсәт ителгән пестицидлар һәм агрохимикатлар исемлегендәге препаратлар белән сыйфатлы эшкәртү тәкъдим ителә. Шул ук вакытта химик зарарландыргычларның үсү сыйфатын киметүен дә истә тотарга кирәк. Шуңа күрә бүлбеләрне химик препаратлар, биологик фуницидлар белән бергә эшкәртергә кирәк. Эшкәртү вакытында куллану регламентын, шәхси гигиена һәм куркынычсызлык техникасы таләпләрен катгый рәвештә саклау сорала.

 

Бәрәңге авырулары белән көрәштә халык чаралары

Кутыр авыруының барлык төрләре белән көрәштә төп ысул булып орлык әйләнеше таләпләрен үтәү тора. Әгәр дә бәрәңгене участокта 4-5 сезоннан да ешрак утыртмасалар, бу вакыт эчендә кутыр күзәнәкләре үлә.

Әгәр дә бәрәңге утырту урынын үзәгәртергә мөмкин булмаса, белгечләр бәрәңгене җыеп алганнан соң ул участокка горчица яисә кузаклы һәм кыяк лы культуралар чәчәргә киңәш итә. Алар шулай ук проволочникларны да куркыталар.

Фитофтороз авыруы белән көрәштә сөтле эремчек суы белән йод куллану тәкъдим ителә. 2 литр сөтле эремчек суына 20 тамчы йод төнәтмәсе өстәргә һәм 10 литрлы чиләктә барысын бергә бутарга кирәк. Атнасына бер тапкыр сибәргә. Әгәр яңгыр яуса һәм температура төшсә, әлеге процедураны 4 көн саен кабатларга кирәк.

 

Гадәти кутыр. Әлеге авыру сизелми дә торган коңгырт төстәге, кайчакта кызыл яисә шәмәхә таплары булган җәрәхәттән башлана. Бәрәңгенең өсте кытыршыга әйләнә, анда сетка рәвешендә аз гына күренеп торучы бәләкәй генә канаулар барлыкка килә. Нык җәрәхәтләнгәндә җәрәхәтнең күләме зурая, ныгый, алар тирәли ярыклар барлыкка килә һәм бүлбеләр чери башлый.

Гадәти кутыр авыруы белән нәзек яисә кызыл кабыклы бәрәңге сортлары зарарлана. Бүлбеләр саклау вакытында зарарланмый, чөнки түбән температурада гөмбә анабиозга эләгә, әмма үлми.

Көмеш кутыр. Бүлбедә соргылт-көмеш таплар булган авыруны көмеш кутыр дип атыйлар. Ул бар мәйданның 40 процентын били. Гөмбәчекнең күзәнәкләре күрше бүлбеләрне дә зарарларга мөмкин. Бүлбеләрдә сусызлык барлыкка килә, язгы якка алар коры һәм сырлы-сырлы була башлыйлар.

Ризоктониоз яисә кара кутыр культураларны яфрагы белән сабагына хәтле зарарлый. Зарарланганда бәрәңге бүлбесендә кара үсентеләр барлыкка килә яисә бәрәңгедә сытылган кара «чокырлы» тап лар барлыкка килергә мөмкин. Бәрәңгедән файдаланырга ярый, әмма утыртырга ярамый.

Коры черек. Коры черек бүлбеләргә кабыгын төрле бөҗәкләр зарарлаганда, бәрелүләр вакытында, шулай ук төрле авырулар нәтиҗәсендә үтеп керә.

Бүлбеләрдә соры-аксыл төстә азрак сытылган таплар барлыкка килә. Аннары әлеге йомшак әйбер сарырак төс ала. Зарарланган тукыма бик тиз кибә, кабыгы шиңә, сырлар өстендә төрле төстәге гөмбәчекләрнең күзәнәкләрен тотучы мендәрчекләр барлыкка килә. Акрынлап бу бүлбеләр чери. Әлеге авыруның үзенә югары температура һәм саклау вакытында һавадагы югары дымлылык тәэсир итә.

Фитофтороз. Бүлбеләрдә азрак йомшарган саргылт яисә соры төстәге таплар барлыкка килә. Бүлбеләрдә тукыма таплар күгәргән-коңгырт төс ала. Зарарланган орлык бүлбеләре беренчел инфекция чыганагы булып тора.

Фитофтороз булганда бәрәңге утыртыр алдыннан берничә көн алдан тулысынча зарарланган булырга мөмкин – яфраклар саргая, бөрешә, кибә, бары кара сабаклары гына тырпаеп кала. Аеруча әлеге авыруның үсүе бәрәңгене куе утыртканда, дымлы һава торышында, көндезге һәм төнге температура шактый төшкән вакытта күзәтелә.

Проволочник – коңгыз-шыртлавык личинкасы, бәрәңгенең һәм башка яшелчә үсемлекләренең явыз корткычы. Ул бүлбеләрдә 2-3 сантиметрдагы диаметр белән юллар ясый. Шул вакыт эчендә ул төрле культураларның җир астындагы өлешен зарарларга да өлгерә. Проволочниклар продукциянең товарлык кыйммәтен начарайтып, бүлбеләрне зарарлыйлар. Аның күпме зарар китерүе һава торышыннан һәм туфракның төреннән тора. Бәрәңге өчен алар барлык вегетация чорында куркыныч. Аеруча алар корылык елларында кырларда агротехника түбән дәрәҗәдә эшләгән вакытта нык арта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев