Боз ясаучы Сергей Мичурин үз һөнәре турында сөйләде
Алардан башка хоккей, фигуралы шуу һәм бозда шоулар да булмас иде. Сүзебез боз ясаучылар, ягъни боз катыручылар турында бара.
Сезне әлеге кызыклы һөнәр ияләренең берсе – Сергей Мичурин белән таныштырасыбыз килә. Без аның белән эш урынында – Чистай спорт боз сараенда аралаштык. Аренада балалар өчен хоккей матчы барганда Сергей Васильевич үзенең «сугышчан» машинасын мөһим ритуалга әзерләде.
Хоккей матчы тәнәфесе вакытында «Хәзер планлаштырылган боз ясау булачак!» дигән белдерү яңгырады. Аренага күптонналы машина чыкты. Руль артында – Сергей Васильевич. Алдагы 15 минутта боз өстендә ул булачак. Аның һәр хәрәкәте уйланылган һәм төгәл, шуңардан бозга керүче кешеләр өчен куркынычсызлык һәм уңайлылык тора да инде.
–Эшем җаваплы, – дип сөйли Сергей. – Аны игътибар һәм намус белән башкарырга кирәк. Чөнки бозның сыйфатыннан шууның уңайлылыгы гына түгел, беренче чиратта кешеләр иминлеге тора.
Боз ясаучы машина – аерым агрегат. Аның бакларында – йөзләгән литр су. Бозны ясау процессы – техниканың чын могҗизасы.
Бакка су тутырыла. Аның астында пычак бар, ул иске бозның өске катламын кисә. Болар аерым контейнерга җыела бара. Аннары машина барлык ярыкларга да тиз арада тулучы кайнар суны сиптерә. Һәм, ниһаять, махсус тасма белән өслекне көзге кебек ялтыраганчы тигезли.
Бу искиткеч күренеш. Күптонналы машина салмак кына түгәрәкләр ясаганда, тимераяклар белән сызгаланып беткән, кытыршы өслек күз каршында тел тидермәслек тигезлеккә әверелә.
– Сер кайнар суда һәм машинаның салмак йөрешендә, – дип эшнең нечкәлекләре турында сөйли әңгәмәдәшем. – Кайнар су яхшы ката, боз үтә күренмәле һәм нык килеп чыга. Без бернинди дә «химия» кулланмыйбыз, бары гадәти суүткәргечтән су гына алабыз. Аннары киселгән бозны чыгарабыз.
Сергей Васильевичның боз сараенда стажы – 16 елдан артык. Эш сменалы, кулдашы белән тандемда. Баштарак авыррак булуын, әмма вакыт узу белән ошап китүен яшерми ул, хәзер исә һәрбер хәрәкәте җентекләп уйланылган.
– Минем эшемдә артык бернәрсә дә юк, – дип тыйнак кына сөйли Сергей Мичурин. – Әмма миңа ошый. Мин кешеләргә бозда шуу рәхәтлеге бирәм. Күнекмәләрдән яисә уеннардан соң яхшы боз өчен рәхмәт әйтсәләр, тагын да күңеллерәк булып китә.
Буш вакытында ул еш кына трибунада кала – ярышларны күзәтә һәм чын күңеленнән спортчылар өчен җан ата.
Шулай итеп, Сергей Мичурин кебек үз эшләренең осталары булган кешеләр ярдәме белән яңа спорт җиңүләре яулана, көзгедәй ялтыраган бозда бик күпләр бәхетле мизгелләр кичерәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев