Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Борынгы татар зиратын төзекләндерү көтелә

Чистай мөхтәсибәтенең «Рухи мирас» проекты Президент грантлары фонды конкурсында җиңүче булды һәм аны тормышка ашыру өчен 460 мең сумнан артык акча алды, тагын 500 мең сумга якын акча башка чыганаклардан финансланачак.

Ул Чистайның борынгы татар зиратының XIII-XX гасырлардагы эпиграфик һәйкәлләр һәм каберлекләр комплексының тарихи-мәдәни мирасын өйрәнүгә, саклауга һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән.

Проектны тормышка ашыру ике этаптан торачак. Беренче этапны 2021 елда үткәрү планлаштырыла. Ул үз эченә 300 эпиграфик һәйкәлне, монографик тикшеренүләрне, 1000 буклет әзерләү һәм бастырып чыгаруны, фәнни күзлектән караганда, аеручы кыйммәтле кабер язулары өчен 7 саклагыч арка ясауны ала.

Икенче этапка маршрут төзү, маршрут һәм һәйкәлләрне тасвирлап күрсәткән мобиль кушымта эшләү, зират территориясен төзекләндерү, кабер ташларын торгызу, юллар, күрсәткечләр һәм мемориаль такталар ясау керә.

Шушы көннәрдә «Рухи мирас» проекты командасының эшлекле очрашуы узды. Аның составына Чистай мөхтәсибәте, җирле хакимият, татарлар конгрессы, шәһәр иганәчеләре вәкилләре керде. Тикшеренүгә тарихчылар һәм эпиграфистлар Җәмил Мөхәммәтшин, Рафик Насыйров һәм Илшат Мөхәммәтшин җәлеп ителде. Очрашу барышында борынгы татар зиратында тарихи-мәдәни мирасны саклау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

– Проектны тормышка ашыру кайчандыр өзелгән үткән, бүгенге һәм киләчәк арасындагы элемтәне торгызырга, шәһәр халкының гына түгел, ә аннан читтә яшәүчеләрнең күп гасырлык тарихын, мәдәниятен һәм рухи җепләрне берләштерергә ярдәм итәчәк. Сакланып калган архив документлары һәм фотосурәтләр, вафат булган кешеләр һәм аларның нәселе турындагы мәгълүматларны үз эченә алган генеалогик китаплардан һәм белешмәлекләрдән өземтәләр буенча, монда җирләнгән мактаулы кешеләрнең исемнәрен һәм хезмәтләрен кайтарырга кирәк, – дип билгеләп үтте Чистай шәһәре һәм районының имам-мөхтәсибе Мөхәммәд хәзрәт Кыямов.

Әйтергә кирәк, әлеге дини оешманың конкурста беренче генә җиңүе түгел. Моннан элегрәк алар социаль ашханә буенча проектны гамәлгә ашыру өчен Президент грантлары фондыннан ярдәм алган иделәр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев