Борынгы Чистайны ничек коткарырга?
Архитектор-реставратор Ирина Аксенова борынгы йортларны ничек сакларга кирәклеге һәм хуҗасыз калган иң матур аерым йортларның да юкка чыгуы турында сөйләде
Чистайга килүче күп кенә кешеләр шәһәрнең табигый матурлыгы һәм сакланып калган тарихи биналары белән аерылып торуын билгеләп үтәләр. Чистайлылар үзләре дә шәһәрләренең үзенчәлекле булуы белән горурланалар. Кызганычка каршы, ныклабрак карасаң, күп кенә биналар бүген аяныч хәлдә. Шуңа күрә дә шәһәрнең тышкы күренеше куркыныч астында кала. Аны ничек сакларга кирәклеге хакында архитектор-реставратор, Казанның Аксенов йорт-музее директоры Ирина Аксенова белән әңгәмә кордык.
– Ирина Александровна, сез Чистайда кайчан булдыгыз?
– Мин бу шәһәрне бер күрүдән яраттым. Элегрәк шактый еш була идем. Борылыш чорына кадәр, тарихи үзәктәге йортлардан кешеләрне күчерү вакытын шулай дип атыйм. Миңа бу шәһәрне аның яшәешенең төрле чорында күрергә туры килде.
– Сез Чистайга гашыйк булдым дигәндә иң башта нәрсәне күз алдында тоттыгыз?
Һәрбер провинция шәһәренең үзенең аерым билгеләре бар. Чистайда болар – кечкенә өйләр, зур булмаган табыш йортлары, нигездә сәүдәгәрләрнеке... Башка кече шәһәрләр белән дә охшаш яклары күп, әмма үз йөзе дә бар. Чистай ничектер аерылып тора... Ул аерым җаны булган тере организм кебек.
Чистай, башка кече шәһәрләрдән аермалы буларак, үзенчәлекле, тәэсирле рельефта тора. Шәһәрнең яртысы – зур матур Чулман елгасына салмак кына төшү юлы. Башка бер җирдә дә мондый нәрсә юк. Без үзенең уникаль йөзе белән архитектурага сәнгатьле ландшафтлы керүне күрәбез. Никольск Кафедраль соборы бөек провинцияле булмаган классицизмны күрсәтеп, шәһәргә чакырып торган кебек басып тора!
Бүген Чистайның хәле мактанырлык түгел. Күп кенә тарихи биналар җимерелеп, авария хәлендә яталар. Шәһәрлеләр тискәре күренешләргә битараф дигән фикер туа. Кайбер чистайлылар йортларны сүтеп. фрагментларны төзелеш материалларына ташыйлар.
Үз вакытында Казан шундый күп нәрсәләр кичерде һәм тарихи үзәктә тузган торакны бетерү программасы вакытында күп нәрсә югалтты. Әлеге хәлләр борылыш күчү мизгеле – координатларның башка системага күчү ноктасы булды.
–Кешеләрне тузган торактан чыгаргач, сез аның тизрәк туза башлавын күз уңында тотасызмы?
– Теләсә кайсы бина – сараймы яисә йортмы – хуҗасыз калса, юкка чыгачак. Табигать факторлары – явым-төшемнәр объектка начар тәэсир итә. Билгеле, XXI гасырда яшәүче кешеләргә уңайлыклар кирәк, әмма кайбер йортлардан кешеләрнең күчәргә теләмәүләрен, ә күчмәгән очракта аларны коммуникацияләрсез калдырабыз дип куркытуларын беләм.
– Чистайда сезнең эшегез нәрсәдә чагыла?
– 90 еллар башында, мине Ленин урамындагы бер йортта реставрация проекты һәм интерьер дизайны ясарга чакырдылар. Номерларны хәтерләмим. Ул вакытта әле кешеләр үз йортларын карап торганда Чистайның үзәге җанлы иде.
2021 елда һәр уникаль йортның биографиясе белән таныша башлау мөмкинлеге барлыкка килгәч, шәһәр белән тирәннән танышу – эчке яктан шәһәр үзәгенең тарихи-архив тикшерүләре булды. Без мәдәни тикшерүләрнең киләчәк объектларын саклау предметы проектын ясадык. Анда объектның үзенчәлекләре билгеләрен һәм уникаль элементларының аерымлыкларына анык бәяләмә бирдек. Шуның нигезендә алар ОКН республика реестрына керергә һәм мәҗбүри сакланышка куелырга тиеш иделәр.
Бу Чистайның тарихи үзәген саклауга һәм яңартуга юнәлдерелгән БРИКС банкы ярдәме белән тулы бер программа иде. Анда күп кенә белгечләр, шулар исәбеннән питерлылар да катнашты.
Тикшерүләрдә шулай ук инженерлар да катнашты. Алар һәйкәлләрнең конструктив төзелешен билгеләп, аларның физик торышларына диагноз куйдылар. Ягъни бу тикшерүчеләрнең бер тулы төркеме иде.
Һәйкәлләрне юкка чыгаруның күп ысуллары бар бит. Аның иң гамәлдә булганы – йортны хуҗасыз калдыру. Үзара сөйләшкәндә кешеләр ризасызлык белдерәләр, әмма беркем бернәрсә эшләми. Без шулай итеп шәһәрне югалтабыз.
Әгәр дә бина түбәсез бер, ике, өч ел торса – аның диварлары, агач түшәмәләре җимерелә.
Бүген аерым торучы күренекле тарихи һәм мәдәни һәйкәлләргә түгел, ә кыйммәтле, шәһәрне формалаштыручы объектларга зур әһәмият бирелә.
Бәлки аларда танылган кеше, эвакуацияләнгән язучы яшәмәгәндер дә, бәлки күренекле тышкы архитектура билгеләре дә юктыр. Әмма әлеге биналар урамның бөтенлеген тәшкил итәләр. Әгәр дә аларны алып ташласаң, образлы итеп әйткәндә, тешләре төшкән казналык кебек калачак. Һәйкәлләр күзәтү, дәүләт күзәтүе астында булсалар, ә әйләнә-тирәдәге йортлар – билгесез статуста кала.
– Шуны әйтегез әле: шәһәрлеләр нәрсә эшләргә тиеш?
– Төрле вариантлар бар. Казан тәҗрибәсе буенча да әйтә алам. Җәмәгать фикере – иң мөһиме. Әгәр дә кеше ачыктан-ачык үз фикерен белдерә икән, власть җавап бирергә тиеш. Шәһәрлеләр үҗәтлелек һәм акыл белән үз шәһәрләренең йөзен сакларга тиешләр. Мәсәлән, Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклауның Бөтенроссия җәмгыяте (ВООПИиК) бар. Ул үзенә битараф булмаган кешеләрне җыя. Әгәр дә берәр нинди вәхшилек акты ясалса, кешеләр югары органнарга, хәттә Россия масштабындагыларга кадәр, ачык хатлар язалар.
Шәһәр 45 аерым әһәмияттәге тарихи җирлек исемлегеннән торган федераль исемлеккә керә. Мәдәни әһәмияттәге объектларны саклап тотуга зур акчалар кирәк. 2019 елдан башлап Чистай БРИКС үсешенең Яңа банкын җәлеп итеп «Кече тарихи җирлекләр территориясенең һәм инфраструктурасының комплекслы үсеше» федераль проектын эшләүдә катнаша.
Билгеле, һәр нәрсәгә акча кирәк. Бүген үз милекләре турында тиешенчә кайгыртучы хуҗалар табарга кирәк. «Шартлы бер сумга» бинаны сату – мондый яңа хуҗага саклау буенча да зур җаваплылык төшәчәк. Әмма бу куркытырга тиеш түгел. Йортларны «дәвалау» буенча күп кенә башка җайлы гына булган юллар да бар.
Мәдәни мирас объектлары исемлегенә кергән тарихи йортлар да, һәйкәлләр дә куркыныч астында. Музей-тыюлык барлык объектларны да колачлый алмый. Аерым музейлар эшли торган биналар тәртиптә тора.
Битараф булмаган һәм эшлекле шәһәр кешеләре бергәлеге булырга тиеш. Йортларга яңа адекват хуҗалар эзләргә ярдәм итәргә кирәк. Үзебезгә дә бу эштә катнашырга. Әгәр мин Чистайда яшәсәм, әлбәттә, «бер сум»га сатып алыр идем. Белгеч буларак, мин иске бинага ничек ярдәм итәргә икәнен беләм. Чистайлыларга ярдәм итәргә, теге яки бу очракта, расланган регламентларны бозмыйча, нәрсә эшләргә мөмкин икәнлеген киңәш итәргә әзермен.
Тарихи йортка күченгәнче, һичшиксез, белгечләр чакырырга, профессионаллар белән киңәшләшергә кирәк.
Парк янында, Театральная урамы, 5нче йортта искиткеч архитектура ансамбле – элеккеге «Шашин утары» урнашкан.
Бүген тарихи объектларны кызыклы һәм отышлы файдаланырга мөмкин. Мәсәлән, бу эклектик утар комплексында нинди дә булса иҗтимагый киңлек булдыру шәһәрне «ашата» торган туризм үсешенә этәргеч бирер иде. Туган шәһәрләрен ташлап китүче яшьләрне кызыксындыру һәм туктату мөһим.
Мәсәлән, Карл Маркс урамы, 76 адресы буенча урнашкан Авдеев йорты. Әгәр аны торгызсаң һәм креатив музей ясасаң, шулай ук шәһәр кунаклары агымын җәлеп итәргә мөмкин. Бу йортның һәм анда яшәүчеләрнең тарихы бик кызыклы. Борынгы Чистайдагы һәр өченче йорт уникаль мәгълүматка һәм потенциаль энергиягә бай. Шуның белән ул аерылып тора да инде!
Россия буйлап хәзер «Том Сойер фест» кызыклы коткару хәрәкәте бара. Битараф булмаган җәмәгатьчелек, волонтерлар һәйкәлләр булып саналмаган (һәйкәлләргә РФ Мәдәният министрлыгы лицензиясе кирәк) тарихи биналарны яклау астына алалар. Алар ял көннәрендә җыелалар һәм үз куллары белән аларны чистарталар, ремонтлыйлар. Сезнең яшьләрегез дә шундый шәп командага җыелып, әлеге тәҗрибәне үзләштерсәләр, яхшы булыр иде.
– Безнең музей-тыюлыкка сезнең теләкләрегез...
– Мин аңа уңышлар, кыю инициативалар, яхшы компаньоннар һәм тыштан ярдәм теләр идем. Һәм, әлбәттә, шәһәр халкы белән нәтиҗәле элемтәдә булу һәм хакимият белән үзара хезмәттәшлекне аңлау мөһим. Фикердәшләр күбрәк булсын иде!
ТР мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе И.Н. Гущинның 2026 елның 23 гыйнварында комитет коллегиясендә ясаган чыгышында Чистай торышы канәгатьләнерлек булмаган һәм сатылырга тиешле мәдәни мирас объектлары саны буенча Татарстан Республикасында лидер булып тора. Чистай районында шундый 20 объект бар. Чагыштыру өчен: бу күрсәткеч буенча икенче урында торган Алабуга районында алар бишәү. Ел саен мондый объектларның кайберләре милекче таба. Әмма тарихи бинаны «бушлай», билгеле бер кагыйдәләр нигезендә аны реконструкцияләү бурычы белән алган милекчегә нинди адымнар ясарга?
Бу хакта мәдәни мирас объектларын саклау комитетының Юл картасы, шулай ук Стратегик инициативалар агентлыгы сайтында җентекле «Инвесторлар өчен шпаргалка» бар. Монда кирәкле этапларны кыскача тасвирлап үтик:
– Мәдәни мирас объектларын башлангыч инвестицион бәяләү үткәрү, аның максаты – бинаның статусын, аның ничек реконструкцияләнергә мөмкинлеген һәм ни өчен файдаланылуын аңлау. Шәһәр төзелеше таләпләрен бәяләү, бинаны визуаль тикшерү, рискларны – хокукый статус турында бәхәсләр булудан алып грунт суларының торышына кадәр бәяләү үткәрелә. Әлеге адым нәтиҗәләре буенча техник торыш акты белән расланган сак йөкләмәсе әзерләнә. Техник торыш акты комитет тарафыннан 5 елга кимендә 1 мәртәбә рәсмиләштерелә.
– Мәдәни мирас объектын саклау эшләрен башкаруга техник йөкләмә эшләү. Техник йөкләмәне бирү мәдәни мирас объектларын саклауның төбәк яисә муниципаль органы тарафыннан гамәлгә ашырыла.
– Мәдәни мирас объектын саклап калу эшләрен башкаруга (барлык төр эшләргә) проект документациясен төзү. Проект документациясе дәүләт тарихи-мәдәни һәм төзелеш экспертизасын узарга тиеш.
– Мәдәни мирас объектын саклау буенча эшләр үткәрүгә, шул исәптән аварияле хәлләргә каршы, фәнни-тикшеренү, ремонт һәм мәдәни мирас объектын заманча файдалану өчен җайлаштыру эшләренә рөхсәтләр алу.
Техник йөкләмәне эшләүгә, проект документациясен төзүгә һәм рөхсәт алуга ел ярымнан артык булмаган вакыт, ә эшләр үткәрүгә объектның мәйданына карап 2,5 – 5 ел бирелә.
Кирәкле документларның бер өлеше мәдәни мирас объектларын сатканда документлар пакетында бар инде, шул исәптән эскиз проекты (проект чишелешләрен нигезләгән аңлатма язуы, архитектура, конструктив һәм күләм-планлаштыру чишелешләре).
Проект стадиясендә реставрацияне оештыру проекты, җыелма смета исәп-хисабы, инженер-техник чаралар исемлеге әзерләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев