Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бөртеклеләрне урып-җыю финиш сызыгында

Районда бөртеклеләрнең 90 проценттан артыгы җыеп алынган.

 

Район хуҗалыкларында урып-җыю эшләре дәвам итә, уңыш бу сезонда мул булды. Урып-җыюның беренче көннәреннән үк фермер хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы берләшмәләре барлык көчләрен уңышны югалтуларсыз җыеп алу өчен җәелдерделәр.

Район игенчеләре бөртекле культураларны урып-җыюны төгәлли инде.

– Бүгенге көндә (редакциядән: 31 августка мәгълүмат) бөртекле культураларның планлаштырылган күләмнән 83 проценты җыеп алынды. Бу фаразланган 51 мең гектарның 43 мең гектарга якыны. Ләкин бу фаразланган мәйданнарда бөртеккә кукуруз 5 мең гектардан артык исәпләнә. Бу культура соңрак җыеп алыначак. Бу мәйданнарны исәпкә алмасак, бүгенге көнгә бөртекле культураларның 90 проценттан артыгы җыеп алынган булып чыга. Нигездә, сабан бодае, карабодай кебек культуралар калды, – дип билгеләп үтә Чистай районы буенча авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Ромадановский.

Район хуҗалыкларында техник культураларны урып-җыю дәвам итә. Кайберләре әле өлгереп кенә килә.

– Хуҗалыкларда мондый техник культураларны урып-җыю бара. «Чистай» агрофирмасында рапс суктыруны төгәллиләр. «Чис тай Агро» хуҗалыгында рапсның зур булмаган мәйданнарын җыясы калды. Моннан тыш, хуҗалыкларга 3 мең гектардан артык мәйданда соя җыеп аласы бар. Ләкин бу культура тулысынча өлгермәгән әле. Шулай ук 5 мең гектарга якын җитен җыеп аласы бар. Нигездә, бу культура «Чистай Агро» хуҗалыгында чәчелгән. Җитен өлгергән инде, шуңа күрә шушы көннәрдә аны урып-җыярга чыгачаклар. 8 мең гектарга якын мәйданда үсеп утыручы көнбагышны шулай ук соңрак җыеп алачаклар, чөнки өлгерү вакыты җитте, – дип сөйли Александр Александрович.

Бу сезон авыл хуҗалыгы җи теш терүчеләрен мул уңыш белән сөендерә. Ләкин боларның барысы да уңайлы һава торышы нәтиҗәсе дип ышану хата булыр иде. Чөнки мул уңыш артында зур хезмәт, технологияләрне үтәү һәм финанс чыгымнар тора.

– Район буенча уртача уңыш һәр гектардан 37 центнер тәшкил итә. Без уңышны һәр гектардан уртача 40 центнер уңдырыш белән башлаган идек, әмма борчак һәм карабодай уңышы азрак булу сәбәпле, ул кимеде. Быел сезон башында яңгыр күп яуды, дым җитәрлек булды. Шуңа да карамастан, югары уңышны бары тик яхшы һава шартлары нәтиҗәсе дип санарга ярамый. Район эчендәге кырларга карау да җитә: кайдадыр уңыш һәр гектардан 50-60 центнер, башкаларда азрак. Бу технологияне дә үтәргә кирәклеге турында сөйли.

Технология үтәлмәгән участок ларда потенциал зур түгел. Уңыш гектарыннан 20 һәм 15 центнер да була. Ашламаларны вакытында керткән, гербицид, пестицид белән эшкәрткән хуҗалыкларда нәтиҗә күпкә югарырак. Мәсәлән, «Чис тай» агрофирмасында көзге бодай уңышы һәр гектардан 90 центнерга кадәр җитә. Быел алар аны орлыкка калдырачаклар. Киләсе елда бу яңа сортны үстерәчәкләр, – ди авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы.

– Мул уңыш ашлык бәясенә тәэсир итәме? Район игенчеләре бу мәсьәләне ничек хәл итәләр?

– Уңыш булмаса да начар, мул булса да шулай ук. Быел ашлык бәясе буенча тенденция яхшы түгел. Узган ел дәрәҗәсенә карап, барлык чыгымнарны исәпкә алсак (ягулык-майлау материалларына, ашламага, техника өчен запас частьләргә бәяләр артты), бәя түбән. Дәүләт хуҗалыклар сата торган ашлыкның бер өлешенә субсидия түләргә планлаштыра. Әмма быел ашлык коры, шуңа күрә склад биналары булган эре хуҗалыклар аны әлегә саклап тотачак. Ашлыкка бәя тотрыкланыр дип ышанабыз.

– Урып-җыю буенча нинди хуҗалыклар алдынгылар рәтендә?

– «Чистай» агрофирмасы суктыру, уңыш алу, эшне оештыру буенча алдынгылар рәтендә. Рапсны җыеп алганнан соң, алар бераз туктап торачак. Аларга көнбагыш, бөртеккә кукуруз һәм соя җыярга калачак. «Закамье Агро» хуҗалыгында урып-җыю эшләрен уңышлы алып баралар. Алар бөртекле культураларны тулысынча җыеп алдылар, хәзер карабодайны урып-җыялар. «Чис тай Агро» хуҗалыгында эшләр оешкан төстә бара, барлык басуларны аерым ысул белән җыеп алалар. Бөртеклеләрне урып-җыю тәмамлана, җитен һәм карабодай гына кала. «Хузангай» хуҗалыгында, фермерлар Нуруллин, Гыйниятов, Мөкатдисов, Габитов елдан-ел урып-җыю кампаниясен яхшы

үткәрәләр.

– Ел саен урак алдынгыларын акчалата сертификатлар белән бүләклиләр. Кайсы хуҗалык ларның механизаторлары иң күп сертификатлар алдылар?

– Иң күп сертификатлар «Чис тай» агрофирмасында булды. Елдан-ел бу хуҗалыкның алдынгылары арасында Федор Алексеев, Рамил Габетдинов, Таһир Габетдинов, Андрей Вардзелов һәм башкалар бар. Аларның комбайннары туктап тормый диярлек, хәтта төшке аш вакытында да механизаторлар бер-берсен алыштырып эшлиләр. Комбайннар төркеменә карап атналык суктыру планы куелды. Агрофирма механизаторлары бу планны ике тапкырга диярлек арттырып үтәделәр!

«Закамье Агро» хуҗалыгында Радик Ногманов, Илшат Нуриев, Артем Глактеев, Артур Шәрәфет динов сертификатлар алдылар. Болар – барлык эш төрләрендә диярлек катнашкан комбайнчылар: алар үзләре чәчәләр, урып-җыялар һәм кырларны сөрәләр.

Урып-җыю белән беррәттән көз ге культураларны чәчү дә дәвам итә.

– Авыл хуҗалыгы министрлыгында барлык чәчү эшләрен 5 сентябрьгә тәмамларга киңәш итәләр. Безнең районда 13 мең гектарда чәчү планлаштырыла. Әмма дым җитмәү куркынычы да бар. Якын арада яңгыр яуса, уҗым культуралары актив үсәчәк. Аның каравы, узган елны да көзге культураларны дым җитмәгәндә чәчтек, шуңа да карамастан, быел көзге культуралар буенча уңыш яхшы. Шуңа күрә яхшыга өметләнәбез, – дип нәтиҗә ясады Александр Александрович.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев