Борчыган мәсьәләләр буенча фикер алыштылар
Чистайда гражданнар җыеннары дәвам итә. Бу юлы очрашу «Вектор» радиокомпаниясенең хезмәт коллективында узды. Аны Чистай шәһәре башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов алып барды.
Эш көне тәмамлангач, радиокомпания коллективы җирле власть вәкилләренә кызыксындырган сораулар бирү өчен конференц-залга җыелды. Исегезгә төшерәбез, мондый җыелышлар ел саен үткәрелә. Әмма быел, пандемия аркасында, очрашу бераз башка төсмер алды. Эш битлекләрдә һәм дистанциядә дә түгел. Халыкны сәламәтлек саклау өлкәсенә, коронавирустан вакцинага кагылышлы сораулар борчыды, шуңа күрә гражданнар җыенында медицина фәннәре кандидаты, Чистай үзәк район дәваханәсенең баш табибы Рәис Мостафин катнашты.
Михаил Ксенофонтов узган елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре турында доклад белән чыгыш ясады. Фикер алышу өчен беренче тема – туучылар саны түбән булу, 2020 елда туучыларга караганда, үлүчеләр күбрәк булган.
Радиокомпаниянең генераль директоры Виктор Классен бу күңелсез фактның сәбәбе нидә дип сорады. Михаил Иванович билгеләп үткәнчә, туучылар санын арттыру өчен барлык чаралар күрелә, алар гаиләнең матди ягын ныгытуга юнәлдерелгән. Алар арасында – дәүләттән матди ярдәм. Баш табиб шулай ук 2020 ел статистикасы буенча, күпчелек үлем очракларының өлкән яшьтәге кешеләр арасында теркәлүен билгеләп үтте, ә туучылар саны түбән булуның төп сәбәпләреннән берсе – бала тудырырга сәләтле яшьтәге хатын-кызларның аз булуы һәм 90нчы еллардагы демографик кризис. Ул шулай ук, башка районнар белән чагыштырганда, Чистай районы үлүчеләр саны буенча алда тормавын билгеләп үтте.
Белешмә
2019 елда Чистай районы үлүчеләр саны буенча 39нчы урында булган, 2020 елда 19нчы урынны биләгән.
Баш табиб шулай ук катнашучыларның игътибарын 2020 елда Чистай районында сабыйларның үлем күрсәткече 1,6 промилле тәшкил итүенә юнәлтте, ә республикада күрсәткеч 4кә тиң.
Икенче сорау вакцинациягә кагылды. Радиокомпания хезмәткәрләренең берсе күптән түгел җиңел формада коронавирус белән авыравыннан шикләнә.
– Миндә антитәнчекләр булу-булмавын мин ничек белә алам һәм миңа прививка ясатырга ярыймы? – дип сорады ират баш табибтан.
– Хәзерге вакытта вакцина ясатыр алдыннан антитәнчекләргә экспресс-тест ясарга кирәкми. Әгәр антитәнчекләр булса, вакцина яңа коронавирус инфекциясенә иммунитетны тагын да ныгытачак. Әгәр сез дәваханәдә яткан булсагыз һәм сездә коронавирус расланса гына прививка ясатуны 3-6 айга кичектерергә мөмкин. Шулай ук якындагы өч айда йөклелек планлаштырсагыз, йөкле булсагыз һәм хәзерге вакытта күкрәк сөте имезсәгез, вакцина ясатудан тыелып торырга кирәк. Вакцинаның беренче компонентын кертер алдыннан прививка ясатырга теләүчеләр анкета, вакцинация үткәрү өчен мәгълүмати ирекле ризалык формасын тутыралар. Табиб тән температурасын, йөрәк тибешен, кан басымын, кандагы кислород күләмен үлчи, – дип җавап бирде Рәис Мостафин.
Чираттагы сорау Чистай шәһәре башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтовка юлланды.
– 2005 елда Чистай-2020 дип аталган видеоролик чыккан иде. Хәзер без вәгъдә ителгән кайбер әйберләрнең чынбарлыкка ашмавын күрәбез, – дип кызыксына хезмәт коллективы әгъзасы.
– 2005 елда Чистай районын 2020 елга кадәр үстерү программасы формалашты. Аңа күздә тотылган иганәчеләр, меценатлар, предприятиеләрнең финанс ярдәмен исәпкә алып, барлык проектлар кертелгән иде. Ни кызганыч, аларның кайберләре юк инде. Шәһәрне төзекләндерүдә катнашырга теләгән эшмәкәрләр үз эшчәнлекләрен туктатты. Әмма Чистайда берни дә төзекләндерелмәде дип әйтеп булмый. «Кама» яр буе, скверлар, Карл Маркс урамында төзекләндерелгән бульвар барлыкка килде. Шулай ук күп фатирлы йортлар ремонтлана, йорт яны территорияләре төзекләндерелә. Концепциядә максимум программасы, ягъни безнең нәрсә күрергә теләвебез күрсәтелгән иде. Без аны финанс мөмкинлекләреннән чыгып башкарабыз, – диде Михаил Иванович.
Отчетка кире кайтканда, шуны да билгеләп үтәргә кирәк, якындагы елларга ышаныч зур булган проектлар планлаштырылган. Мәсәлән, «Безнең ишегалды» программасы буенча биш ел эчендә күп фатирлы йортларның барлык ишегаллары ремонтланачак, аларны үзгәртеп төзекләндерү өчен Татарстан хөкүмәте миллиард ярым сумнан артык акча бүлеп биргән. Программа кысаларында 2020 елда 28 йорт яны территориясендә ремонт үткәрелгән, алга таба ишегалларын балалар мәйданчыклары һәм кече архитектура формалары белән җиһазландыру планлаштырыла. Хисап презентациясендә шулай ук агымдагы елда шәһәрнең үзәк мәйданы ремонтланачак, дип хәбәр ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев