Боксчылар медальләр яуладылар
Кама Аланында бокс буенча Түбән Кама муниципаль районы беренчелегенә ярышлар үтте.
«Татнефть-Олимп» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр тренерлары Альмира Манашова җитәкчелегендә безнең шәһәрне тәкъдим иттеләр. Александр Марков һәм Ансар Шәйдуллин алтын медальгә лаек булдылар. Данил Гобәйдуллин һәм Денис Тимофеев икенче урынны яуладылар. Моңардан тыш, Ансар Шәйдуллин турнирның иң яхшы боксчысы дип табылды.
Яңа җиңүләр көтәбез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев