Бочче – чикләрсез спорт
«Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен йорт-интернатта инде берничә ел «Бочче» клубы эшли, ул учреждениедә яшәүче мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында популяр.
Клубның исеме үзе турында үзе сөйли, ул бочче – паралимпия спорт төре кебек үк. Бочче – авыр һәм үсешләрендә күптөрле тайпылышлар булган кешеләр уйный ала торган бердәнбер спорт төре. Йорт-интернатта яшәүчеләр белән дәресләрне медицина хезмәткәре, адаптив физик культура буенча инструктор-методист Ринат Ипаров үткәрә. Ул әлеге уенның физик үсешкә һәм организмның торышына йогынты ясавын, кәефкә тәэсир итүен билгеләп үтте.
– Безнең учреждениедә өлкәннәр һәм локомотор функцияләре бозылган, ДЦП, терәк-хәрәкәт аппараты авырулары булган инвалидлар яшәгәнлектән, әлеге уенны кулланып үткәрелгән дәресләр алар өчен актуаль. Бочче хәрәкәтләрне координацияләргә, сигналларга тиз җавап бирергә, төгәллекне арттырырга, шулай ук үз гәүдәңне һәм хәрәкәтләрне камилләштерергә мөмкинлек бирә. Шулай ук әлеге спорт уены интеллектны, игътибарны һәм төгәллекне арттыра, стратегик фикерләү сәләтен үстерә. ДЦП белән авырган кешеләрнең дә моторикасын, фикерләвен һәм хәрәкәт итү реакцияләренең төгәллеген яхшырта, – дип аңлата Ринат Валерьевич.
Клубта дәресләр атнага ике тапкыр уза. Аларга 10га якын кеше йөри. Әйтергә кирәк, һәр кешегә йөкләнеш индивидуаль билгеләнә, бу уенчының сәламәтлегенә бәйле.
– Тренировка комплексына координация сәләтен, кул чугы һәм бармакларның вак моторикасын үстерергә, патологик тонусны киметергә ярдәм итүче күнегүләр керә, бу ДЦП авыруы булган инвалидларның табигый булмаган кул һәм аяк хәрәкәтләрен бетерергә, көнкүреш күнекмәләрен торгызырга ярдәм итә, – ди инструктор.
Йорт-интернатта яшәүче Александр Шартов бочче буенча дәресләргә бик теләп йөри.
– Бу спорт төре мине башка шәһәрләргә ярышларга бару мөмкинлеге, аралашу, тәҗрибә бирүе белән җәлеп итте. Әлегә, кызганычка каршы, килеп туган эпидемиологик хәл аркасында, без моны эшли алмыйбыз. Әмма аның каравы бочче буенча үзенчәлекле турнирлар, чемпионатлар безнең учреждение диварларында даими рәвештә уза. Моннан тыш, спортның бу төре белән шөгыльләнгәндә, без командада эшләргә өйрәнәбез, ягъни уен бездә команда рухын тәрбияли, – дип кичерешләре белән уртаклаша Александр Шартов.
Марина Липатова да бу уен белән мавыга. «Юлдаш» йорт-интернатта ул 2014 елдан бирле яши. Хатын-кыз һәр дәрестә уйнау кызыграк була баруын билгеләп үтте, чөнки ул төрле алымнарга, тактикаларга өйрәнә.
– Бу минем яраткан уеным, чөнки анда уйларга, фикер йөртергә кирәк, ул баш мие эшчәнлеген үстерә. Бочче ярдәмендә мин кул кушырып утырмаска, ә үз алдыма максатлар куярга өйрәндем, уен тормышымны төрлеләндерде. Дәресләрдә мин төрле тактикаларга өйрәндем, әмма уенның төп максаты – башка команданы җиңү һәм, әйтергә кирәк, бу минем яхшы килеп чыга. Безнең учреждениедә бу спорт төре белән шөгыльләнү мөмкинлеге булуына бик шатмын, – дип билгеләп үтә Марина Липатова.
Белешмә
Бочче – төгәллеккә юнәлдерелгән паралимпия спорт төре. Икенче төрле аны шарлар уены дип тә атыйлар. Бочче боулинг, петанг, керлинг һәм башка уеннарга нигез салучы булып тора дип санала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев