Бәладә калдырмыйбыз
Донбасстан эвакуацияләнгән кешеләргә гуманитар ярдәм җыю игълан ителде.
Донбасстан килгән качакларга гуманитар ярдәм күрсәтү өчен Сергий Радонежский мәхәлләсендә ишекләр ачык.
Чистайлылар, нигездә, азык-төлек, консервлар, ярмалар, көнбагыш мае – гомумән, озак саклана торган әйберләр китерәләр. Мәҗбүри күченүчеләргә ярдәм кулын күрше районнарда яшәүчеләр дә сузарга әзер. Шушы көннәрдә генә безнең гуманитар пунктка Лаешның хайваннар приютыннан салфеткалар һәм памперслар җибәрделәр.
– Украинадан китәргә мәҗбүр булган кешеләргә ярдәм кирәк дип игълан ителгәч, Татарстан митрополиясе кием-салым, азык-төлек, шәхси гигиена чаралары җыюны оештырырга карар кылды, – дип сөйли Сергий Радонежский мәхәлләсенең өлкән побы Тимофей Маташов.
Барлык әйберләрне һәм азык-төлекне даими рәвештә Казан гуманитар штабына категорияләр буенча бүлү өчен җибәрәләр. Шуннан соң ярдәм Ростов өлкәсенә җибәрелә, ул бүгенге көндә качаклар статусында булырга мәҗбүр кешеләрне урнаштыру пункты булып тора.
– Ерак ара булуын аңларга кирәк. Озак саклана торган азык-төлекне һәм әйберләрне алып килергә кирәк. «Кулланышта булган» һәм «яхшы хәлдә» дигән төшенчәләрне һәркем үзенчә аңлый. Аңлашылмаучанлык килеп чыкмасын өчен бары яңа әйберләрне генә кабул итәбез. Битараф булмаган кешеләрнең активлыгы куандыра. Безгә төрле благочинныйлардан әйберләр алып киләләр. Кайбер кешеләрдә бу гамәл курку тудырды. Кешеләрдән: «Кем белә, бәлки, безнең дә бер атнадан ашарыбызга булмас», – дигән сүзләрне ишеттем. Мин бу җавапны дөрес түгел дип саныйм. Инҗилдә: «Ике күлмәгең булса, берсен мохтаҗга бир, ашарыңа ризыгың булса, бөтенләй булмаганнар белән бүлеш» – дип язылган. Без нәкъ менә шуның белән шөгыльләнәбез дә инде. Кайгы да, шатлык кебек үк, чит булмый, – ди Тимофей атакай.
Мәхәллә кешеләре матди яктан гына түгел, рухи яктан да ярдәм итәргә тырыша. Алар арасында, нигездә, хәрби операциядә катнашучы егетләр өчен дога кылучы өлкән кешеләр.
Тиз арада бозылмый торган азык-төлекне, яңа әйберләрне, шәхси гигиена чараларын Бутлеров урамы, 21 адресы буенча алып килергә мөмкин. «Донбасстан эвакуацияләнгән кешеләр өчен» дигән тамга ясарга кирәк.
ДНР һәм ЛНРдан мәҗбүри күченүчеләр өчен әйберләр җыю буенча тагын бер гуманитар штаб Ленин урамы, 42 адресы буенча урнашкан. Әйберләр җыю урыны «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе тарафыннан оештырылган.
Битараф булмаган чистайлылар беренче чиратта кирәкле әйберләр, озак саклана торган азык-төлек, гигиена чаралары (теш пастасы, щеткалар, юыну өчен сабын, гель), балалар ризыгы, балалар өчен китаплар, уенчыклар, канцелярия кирәк-яраклары, буягычлар һәм пумалалар, җиһаз һәм йомшак инвентарь, урын-җир кирәк-яраклары, көнкүреш техникасы китерә алалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев