Бәхетләрен туган авылларында фидакарь хезмәттә таптылар
Авылыбызда туган җиргә тугры булган, үзләрендә бик күп күркәм сыйфатларны булдырган, хезмәттә алдынгы, менә дигән хуҗабикә, кайгыртучан тормыш иптәше, балалары өчен җан атып торучы ана, оныклары өчен ягымлы әби булган хатын-кызларыбыз яши.
Бүген сүзебез Акбулат авылы «Акбулат» күмәк хуҗалыгының сыер савучы апалары турында булыр. Фидания Хәкимова, Гөлсирә Закирова, Гөлфинә Гыйльманова, Әлфия Сибгатуллина – бик күп еллар алдынгылар исемлегендә.
Бу ханымнар – хуҗалыкның тоткасы. Дүртесенә гомуми хезмәт стажы 127 елга тула. Билгеле, уңышка ирешүләренең төп нигезе – аларның тырышлыгы, эш сөючәнлекләре, үз һөнәрләренә җаваплылык белән караулары! – ди алар турында ферма мөдире, хуҗалыкның баш зоотехнигы Рамил абый Сибгатуллин.
Аларның хезмәтенә сокланмый мөмкин дә түгел. Эш көне исә таңнан башланып, караңгы төшкәнчегә кадәр сузыла, яңгырда да, кышкы бураннарда да алар үз хезмәтләрен намуслы башкаручы һөнәр ияләре. Аларның балачагы туган авылында уза, мәктәпне уңышлы гына тәмамлау белән, бәхетләрен еракта түгел, туган авылында табалар. Өлкән яшьтәге сыер савучыларның лаеклы ялга китүе сәбәпле, ул вакытта хуҗалыкта яңа савымчылар кирәк була. Шулай итеп, балачактан ук әниләренә булышып, эштә чыныгып үскән, үзләренә йөкләнгән бурычларны намуслы башкара белүче апаларыбыз хуҗалык фермасында яшь савымчы буларак эш тәҗрибәсен туплый башлыйлар. Ә бүген алар – хуҗалыкның алыштыргысыз хезмәтчәннәре.
Билгеле, сыерларны яратсаң, күңел биреп эшләсәң генә, югары нәтиҗәләргә ирешеп була. Тана чакта ук тәрбияләп үстерәбез аларны. Һәрберсенең исеме бар. Һәркайсының холкын, ихтыяҗын һәм мөмкинлекләрен яхшы беләбез. Аларга бик нык ияләштек, үзләре дә безне тавыштан ук таныйлар, яратканны сизеп торалар, – диләр алар елмаеп.
Үз эшенә шулкадәр бирелеп, чын күңелдән тырышып һәм яратып, җанын-тәнен биреп хезмәт итүче кешеләргә сокланмый мөмкин түгел. 40 елга якын сыер савучы булып эшләүче Фидания Хәкимова шундыйларның берсе. Аның хезмәт сөючәнлеген, эш тәмен тоеп яшәвен күреп, аларга булган хөрмәтем тагын да артты. «Алма агачыннан ерак төшми», – диләр. Фидания апаның әбисе белән әнисе дә гомер буе фермада сыер сауган.
Әбине әни сөйләгәннәр буенча гына хәтерлим. Алар да шулай ук гомер буе терлекчелектә хезмәт куйганнар. Мин дә, бала чагымда ук әниемә ияреп,
фермага бара идем. Шуңа күрә, мәктәпне тәмамлагач, башка җиргә китү турындагы уй башыма да килмәде. Аллага шөкер, хезмәт кенәгәсенә теркәлгән эш елларым 40ка тула инде, – дип уртаклашты Фидания апа.
Хуҗалыкта инде 37 ел эшләвен дәвам иткән, эшенә җаваплы караган, хезмәттәшләре белән һәрвакыт дустанә мөнәсәбәттә булган Гөлсирә Закирова үзенең хезмәт тәҗрибәсе турында сөйләде.
Яратып эшләсәң, кайда да эшлисең ул. Мин бу эшне 37 елдан бирле яратып башкарам. Авылны, терлекләрне яратканга шушы хезмәткә алынганмындыр инде. Эшләгәндә сыерларны әрлим дә, үзләренә җырлыйм да, яратып «малкайларым» дип дәшәм. Сыерларның төрлесе бар, араларында киреләре дә булгалый, андыйлар белән җайлап кына эшләргә кирәк, шулай итсәң, алар тыңлый да, сөтне дә яхшы бирә. Безнең тормыш – тәгәрмәчтәге тиеннеке сыман: көн дә бертөрле, үзгәрешсез. Иртән торасың, эшеңә барасың, кайтасың, өйдәге эшләрне башкарасың, кичен тагын эшеңә барасың да кайтып ятасың. Хәзер менә малларны җәйге лагерьдан фермага күчерү вакыты. Беренче генә елыбыз булмаса да, бераз курку хисе әле дә бар, – ди Гөлсирә апа. Хезмәттәшләре турында да ул бик җылы фикердә: – Ярдәмләшеп, тәҗрибә уртаклашып, тату гына эшлибез.
Хезмәтеңне яратып башкару кирәк, – дип сүзен башлады Гөлфинә апа. Аның сөйләшүеннән, үз-үзен тотышыннан ук тормыштан, эшеннән канәгать булуы күренеп тора. Кызларча сылу гәүдәле, мөлаем, көләч йөзле, тыйнак, аз сүзле, ә карашында – шаян очкыннар, яшәү яме. Гөлфинә апа элеккеге чорда әниләренең сыерларны, гомумән, күп авыр хезмәтне кул белән эшләвен искә алды. – Хәзер кул эше бераз кимеде, эшебез бик күпкә җиңеләйде дисәк тә, дөрес булыр. Эшләгән, иренмәгән кешегә барысы да җиңел бирелә. Җитәкчебез Рамил Сибгатуллинга, һәрвакыт безнең белән булган, эшебезнең өзеклелегенә һич тә юл куймас Ринат Габитовка зур рәхмәт. Алар белән эшләү бик җайлы, – ди тырыш сыер савучы Гөлфинә апа.
Әйе, бүген сөт саву процессы, нигездә, механикалаштырылган булса да, сыер саву барыбер җитди хезмәт булып кала. Ул катлаулы, зур игътибар һәм көч сорый. Монда терлекләр белән аралаша белергә, төркемдәге сыерның һәрберсенә аерым мөнәсәбәттә булырга кирәк. Иртәнге сәгать 3тә тору гына да ни тора! Берничә сәгать бертуктаусыз аяк өстендә эшләү дә хатын-кыз өчен биниһая зур хезмәт. Һәм әлеге һөнәрнең тагын бер ягы – сыер савучылар ел әйләнәсе, бәйрәмсез, ялсыз, шимбә-якшәмбесез һәр көнне эшли.
Авылда туып-үсеп, шәһәр тормышына кызыкмыйча, туган җирендә эшеннән тәм табып яшәүчеләр күп түгел.
Чит җиргә чыгып китәсем килмәде, шуңа күрә мәктәпне тәмамлагач, авылда калырга булдым. Фермага моннан 20 ел элек килгән идем, вакытлыча гына эшләрмен дисәм дә, маллар белән аралашу шундый ошап китте, тора-бара алардан башка яши дә алмам кебек булды. Шулай эшли-эшли 20 ел үтеп тә киткән инде. Эшемне чыннан да яратам. Алга таба да уңышлы гына эшләргә насыйп булсын. Хезмәт коллективыбыз дус һәм тату, – ди Әлфия апа.
Сыер савучы апаларыбызның һәрберсенең күзләрендә бәхет, шөкер итә белү һәм эшләренә, үзләре сайлаган һөнәрләренә карата ярату хисе, шатлык очкыны балкый. Аларны һәрберсен замана хатын-кызларына хас күп сыйфатлар берләштерә. Хезмәтләрендә алдынгылар, үз һөнәрләренә тугрылар, өйдә менә дигән хуҗабикәләр, кайгыртучан тормыш иптәшләре, балалары-оныклары өчен җан атып торучы әниләр һәм әбиләр!
Сау-сәламәт булып, эшегездә, тормышыгызда, гаиләгездә бары зурдан-зур уңышлар, иминлек һәм күтәренке кәеф Сезгә!
Зилә Нуриманова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев