Бәхет ачкычы бер-береңә юл куюда чагыла
Зоя Алексеевна һәм Петр Степанович Беспаловлар моннан 50 ел элек язмышларын бер-берсе белән бәйлиләр. Матур традиция буенча алтын юбилярларны Никахлашу сараенда хөрмәтләделәр.
Юбилярларны котларга балалары, оныклары гына түгел, мактаулы кунаклар: башкарма комитетның социаль мәсьәләләр буенча җитәкче урынбасары Галина Задворнова, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Александр Ромадановский, сәгать заводының ветераннар советы вәкилләре Роза Рәхмәтуллина, Рәшит Шиһабетдинов та килгән иде. Бу көнне юбилярлар адресына иң изге һәм ихлас теләкләр яңгырады, бүләкләр тапшырылды.
– 50 ел бергә гомер итү- җиңел эш түгел. Биредә төрле карарлар кабул иткәндә акыл да, мәхәббәт тә, иң мөһиме –бер-береңә хөрмәт тә кирәк. Сез безнең районның алтын фондын тәшкил итәсез һәм яшь буын өчен үрнәк булып торасыз. Мин сезгә ныклы сәламәтлек, гаиләгездә һәрчак җылы, якты, рәхәт булуын телим. Иң мөһиме – сезнең гаиләгез бәхетле булсын, артсын һәм сез үз якыннарыгыз белән горурланып яшәгез, – дип изге теләкләрен җиткерде Галина Задворнова.
Зоя Алексеевна һәм Петр Степанович урнашкан традиция буенча мактаулы юбилярларның истәлек китабына кул куйдылар. Алар өчен моннан 50 ел элек Мендельсон маршы тәүге тапкыр яңгыраган булса, бүген алар яңадан вальс әйләнделәр.
Зоя Алексеевна белән Петр Степановичның якыннары аларны котларга дип бергә җыелдылар. Иң үтемле котлау сүзләре 100 яшьлек әниләре Прасковья Ивановна тарафыннан яңгырады.
– Минем кадерле балаларым, сез 50 ел бергә матур гомер кичерәсез. Моннан ярты гасыр элек Петя безнең өебезгә миңа тагын бер кыз алып кайтты. Ул вакытта Зоя безнең гаиләнең унберенче әгъзасы булды. Шул көннән башлап без аңлашып һәм килешеп яшибез. Сез ике улыгызны лаеклы кешеләр итеп тәрбияләдегез. Хәзер сезнең оныкларыгыз үсеп килә. Мин йөз яшемә хәтле җиттем һәм үземнең балаларым, оныкларым, оныкчыкларым белән ихластан горурланам, – диде Прасковья Беспалова.
Белүебезчә, булачак ир белән хатын бер-берсе белән мәктәп эскәмиясеннән үк танышлар.
– Без бер сыйныфта укыдык, бер-беребезне гел күзләп йөри идек. Язмышыбыз шулай булгандыр, – дип хатирәләрен яңарта Беспаловлар.
Петр Степанович 1947 елның 11 августында Чистай районы Черемухово авылында туган. Беспаловлар гаиләсе күпбалалы була. Анда 9 бала үсә. Петр Степанович икенче бала. Билгеле, әлеге факт аңа кеше буларак формалашырга тәэсир иткәндер дә. Ул һәрвакыт эш сөючәнлеге һәм үҗәтлеге белән аерылып тора, авыр һәм җаваплы хезмәткә алынырга да куркып тормый.
1966-1968 елларда армия сафларында хезмәт иткәч, ул туган авылына кайта, аннары яңа төзелешкә Түбән Кама шәһәренә юл тота. Күпмедер вакыттан соң кире туган авылына кайта, урта мәктәптә укытучы булып эшли башлый. Параллель рәвештә читтән торып Казан педагогия институтында укый. Аның хезмәт сөючән, эшкә сәләтле, күндәмлеген истә тотып, почта бүлекчәсен җитәкләргә тәкъдим итәләр.
Зоя Алексеевна 1948 елның 25 июлендә гади крестьян гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килә. Аның балачагы авыр була, җиде яшьтән әнисез кала һәм үги әни тәрбиясендә үсә.
Мәктәпне бетергәч, сәгать заводында эшли, аннары Лаеш авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә. Математик фәннәргә сәләтен булачак һөнәре белән бәйли. Туган авылына кире кайткач, 10 ел баш икътисадчы булып эшли, фермада бухгалтер исәп-хисабы алып бара.
Яшьләр авылга кайткач, алар арасында мәхәббәт уты кабына. Алар бер-берсе белән уртак телне тиз табалар, бер- берсеннән аерылып торганда хатлар язышалар. Озакламый аларның дуслыгы мәхәббәткә әверелә. 1971 елның гыйнварында алар кавышалар, тормышларын бергә бәйлиләр.
Озакламый яшь гаилә Чистайга күченә. Петр Степанович танылган сәгать заводының бөтен илгә данлыклы булган 28нче цехына эшкә керә. Үз эшенең остасы буларак, ул бик кирәкле кадр була, үзенең һөнәри осталыгын яшьләр белән бик теләп уртаклаша, хезмәттәшләре арасында зур абруй белән файдалана. Намуслы хезмәте өчен республика дәрәҗәсендә Мактау гамоталарына ия була.
Зоя Алексеевна авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә урнаша. Пенсиягә чыкканчы анда финанс бүлеге һәм контроль-ревизия комиссиясе начальнигы булып эшли. Ул Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы.
Ирле-хатынлы Беспаловлар үзләренең уңышлары белән генә түгел, лаеклы кешеләр булып үскән балалары белән дә горурлана алалар.
Зоя Алексеевнаның һәм Петр Степановичның ике уллары – Юрий һәм Алексей. Икесе дә Казан авиация институтының Чистай филиалын тәмамладылар, тормышта үз урыннарын таптылар, эштә уңышларга ирешәләр. Юрий Петрович – Чистай районында Росгвардия бүлеге начальнигы, Алексей Петрович-нефть тармагында эшли.
Беспаловларның хәзер дүрт оныклары һәм оныкчыклары бар.
– Гаиләдә бер-береңне тыңлый, кичерә, юл куя белергә кирәк. Шулай ук булган нәрсәләрнең кадерен белү дә мөһим, – дип билгеләп үтәләр алар. Беспаловлар үз балалары, оныклары өчен генә түгел, районыбызның башка яшь парлары өчен дә үрнәк булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев