Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Бизнес һәм хакимият эшмәкәрләре проблемаларны чишү юлларын эзләделәр

Чистайда бизнес- активлыкны күтәрү буенча стратегик сессия булды. Аны Татарстан Республикасы Президенты каршында эшмәкәрлек буенча Совет оештырды.

Аңарда шәһәр һәм район эшмәкәрләре, хакимият органнары вәкилләре - барлыгы алт­мыштан  артык кеше катнашты. Стратегик сессиянең төп максаты - эшлекле активлыкны күтәрү һәм республикада хакимият вәкилләре белән кече һәм урта бизнес вәкилләренең уртак хезмәттәшлеге дәрәҗәсендә эшлекле климатны күтәрү.

– Хөрмәтле коллегалар, мин сезне Чистай җирендә сәламләргә бик шат.  Бүгенге эш бик нәтиҗәле булыр дип уйлыйм, без уртак эшебез өчен мәҗбүри булган моментларны ачыкларбыз, – дип чарада катнашучыларны билгеләп үтте Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов. – Эшмәкәрлек эшчәнлеген алып барганда күп кенә сораулар һәм проблемалар килеп чыга, бу очрашу хакимият һәм бизнес вәкилләре арасындагы конструктив әңгәмәне алып баруга булышлык итә. 

Катнашучыларны барысын да биш төркемгә бүлделәр: «Сәнәгать», «Сәнәгать мәйдан­чык­лары һәм «Чис­тай» ТОСЭРы», «Авыл хуҗалыгы», «Сәүдә һәм хезмәт күрсәтү». Катнашучылар бизнесның әлеге сфераларында проблемаларга анализ ясадылар. Алар тарафыннан уртак эшкә мотивация-биремнәр тәкъдим ителде.

Эшмәкәрләр Совет экспертлары муниципалитет вәкилләре  белән аерым төркемнәрдә нәкъ менә Чис­тай районында һәм алар тармагында актуаль булган  проб­лемаларны һәм мәсьәләләрне формалаштырдылар. «Баш миенә штурм» форматында бар яклар да чишү юлларын эзләделәр, үз идеяләрен һәм  теләкләрен тәкъдим иттеләр. Күп очраучы проблема булып квалификацияле кадрлар җитешмәү, шулай ук эшмәкәрлек өлкәсендә түбән әзерлек тора.

Стратегик сессия нәтиҗәләре буенча районның икътисад бүлеге экспертлар Советы ярдәме белән «юл  картасы» эшли.  Бу исә конкрет чаралар исемлеге булачак. Аларны районның эшлекле активлыгын күтәрү өчен тиз арада  муниципалитет кабул итәргә үз өстенә  ала. «Юл картасы» нигезенә тикшерү барышында эшмәкәрләр тарафыннан формалашкан проблемалар һәм карарлар салыначак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев