Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Бию лабораториясе» дәртләндерә

Безнең шәһәр яңадан биюләр территориясенә әверелде. Берничә көн дәвамында биредә «Бию лабораториясе" дип исемләнгән конкурс- фестиваль үтте.

Безгә Россиянең төрле шәһәрлә­реннән: Благовещенскидан, Бугурусланнан, Волгоградтан, Вязьмадан, Плесецктан, Севастопольдән, Черногорсктан, Тольяттидан бию коллективлары килде. Географиянең шундый киң булуына карамастан, аларны бер нәрсә – бию һәм иҗат итү теләге берләштерә.
Кунакларны тантаналы каршылау Балалар һәм яшьләр иҗат йортында булды. Матур милли киемнәр кигән кызларны традицион ризыклар - кабарып пешкән икмәк һәм баллы чәкчәк белән сыйладылар. Фестивальдә катнашучылар һәм танылган хореографлар бик рәхәтләнеп милли ризыклардан авыз иттеләр, шул ук вакытта җирле артистлар аларны халык биюләре һәм дәртле җырлар белән шатландырдылар. 
Килеп туган вәзгыять буенча, «Бию клондайкы»ндагы барлык конкурслар да проект гимныннан һәм гомуми биюдән башланып китә. «Бию лабораториясе» дә искәрмә түгел. Балалар һәм яшьләр иҗат йортының концерт залы берьюлы 200 кеше биегән бер зур сәхнәгә әйләнде.
– Сезне кунакчыл, күңелле һәм позитив булган Чистай җирендә сәламләргә мин бик шат, безне биредә һәрчак үзенә бер төсле җылы һәм шатланып каршы алалар, – дип чистайлыларга мөрәҗәгать итте атказанган мәдәният хезмәткәре, проект координаторы Сергей Пичуричкин. Ул катнашучыларга уңышлы чыгыш ясауларын, иҗади ачышлар, кызыклы мастер-класслар теләде һәм проектның төп иганәчеләренә - катнашучыларның әти-әниләренә, әби-бабайларына рәхмәт белдерде. 
Район җитәкчелеге исеменнән башкарма комитетның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Галина Задворнова сәламләде:
– Бүген бездә бәйрәм – Чистай янә бии! Бу залга талантлы балалар җыелды, – диде Галина Юрьевна. – Кадерле кызлар һәм малайлар, сез сәнгатьтә менә дигән юл сайлагансыз. Сезнең һәрвакыт шундый бәхетле, шат булуыгызны, уңай эмоцияләр белән яшәвегезне телисе килә. Сезнең педагогларыгызга, аларның хезмәтләре, балаларга акыллы якын килгәннәре өчен түбәнчелек белән баш иям.
 Шундый уңай нотада фестивальдә катнашучылар конкурс программасына күчтеләр. Коллективларның чыгышларына мәртәбәле жюри бәя бирде. Алар арсында Мәскәү губерна сәнгате көллиятенең «Заманча бию» бүлегенең джаз бию буенча укытучы Светлана Лутошкина, «Река» бию сәнгать мәктәбе балетмейстры Андрей Разживин, баш балетмейстр , «Нон стоп» бию театрының үрнәк хореография коллективы балетмейстр- куючысы, югары квалификация категориясе педагогы, баш балетмейстр Алена Макарова, «Dance land club» бию компаниясе җитәкчесе, Липецк драма театры балетмейстр-куючысы Игорь Сурмий (рәсемдә өстә, сулдан уңга).
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, «Бию лабораториясе» – шәхси тәҗрибәне күрсәтү генә түгел, без - хореографик экспериметлар, иҗади сынаулар, яңа ачышлар. Проект яшь талантларга эш вакытында югары класслы хореогафлар белән үз күнекмәләрен үстерергә мөмкинлек бирә.
Берничә көн эчендә мастер-класс­ларда илнең иң яхшы педагоглары үз осталыклары, бию сәнгатенең серләре белән уртак­лаштылар. Фестиваль-конкурста катнашучыларга үзләренең бию дөньяларын баетырга, үз тәннәрен тыңларга, практик күнекмәләрне тулыландырырга мөмкинлек бирелде. Педагоглар коллективлары белән тулы кыйммәтле бию номерлары куйдылар, аларның иң яхшыларын фестивальнең соңгы көнендә сәхнәдә күрсәттеләр.
Безнең шәһәр «Бию клондайкы» проектының тагын да күләмлерәк конкурсларын көтә. Әлеге вакыйга җәен булачак, аны чистайлылар һәр ел саен көтеп ала. Июль аенда безнең шәһәр янә «Биюче авыл»ны каршы алырга әзерләнә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев