Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Битараф булмаганыгыз өчен рәхмәт»

Луч мәдәният йортында фронтка кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтүче чистайлылар өчен концерт оештырылды

Чистайлылар махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчыларга мөмкин булган барлык юллар белән ярдәм итәләр: гуманитар ярдәм җыялар һәм илтеп бирәләр, маскировкалау челтәрләре үрәләр, масккостюмнар тегәләр, җылы әйберләр бәйлиләр, фронтта кирәкле башка әйберләр ясыйлар. Башкарган эшләре өчен рәхмәт йөзеннән Луч поселогы мәдәният йортында алар өчен чәй табыны белән концерт оештырдылар.

– Безнең шәһәрдә һәм районда фронтка ярдәм итүче битараф булмаган кешеләр күп булуы сөендерә. Вакытларын, көчләрен һәм акчаларын кызганмыйча, алар ышанычлы тыл тәэмин итеп, игелекле эшкә бәяләп бетергесез өлеш кертәләр. Шуңа күрә без шул рәвешчә якташларыбызга рәхмәт белдерергә булдык. Бу безгә киләчәктә солдатларга булышуда бердәм, дус-тату булырга ярдәм итәр дип уйлыйм. Яшьләрнең дә бу юнәлештә активлашуын телибез, – диде Чистай авыл җирлеге (Луч поселогы) башлыгы, сугышчан хәрәкәтләр ветераны Ришат Мәгъсүмов.

Залда төрле һөнәр, яшь һәм милләт ияләре бар иде. Җылы, уңайлы шартларда алар җирле артистлар башкарган патриотик җырларны тыңладылар, үзара аралаштылар.

Наталья Девятова монда ире һәм кечкенә улы белән килгән, алар бөтен гаиләләре белән игелекле эшкә өлеш кертәләр. Наталья сүзләренә караганда, әлеге чара һәркем өчен күңелле сюрприз булды.

– Башта улым белән без Мебель фабрикасы микрорайонындагы территориаль җәмәгать үзидарәсе бинасына йөрдек. Анда улым тукымалардан тасмалар кисте, ә мин маскировкалау челтәрләре үрдем. Күптән түгел Энгельс урамындагы мәдәни-ял итү үзәгендә дә шундый ук ярдәм пункты ачылды. Без анда йөри башладык. Кешеләр көн саен киләләр, без маскировкалау челтәрләре үрәбез, костюмнар тегәбез, гуманитар ярдәм җыябыз, кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырышабыз. Олысы да, кечесе дә берләште. Ватанпәрвәрлек хисе, үз халкың, илең хакына ниндидер батырлык кылу теләге, мөгаен, безнең канга сеңгәндер. Бөек Ватан сугышы елларында да шулай булган, хәзер дә шулай, – дип билгеләп үтте Наталья Девятова.

Бу көнне музыкаль номерлар гына яңгырап калмады. Ришат Мәгъсүмов чакыруы буенча сәхнәгә «Сугыш инвалидлары» иҗтимагый оешмасын җитәкләүче Рафис Мәхмүтов, җылылык челтәре предприятиесе җитәкчесе Марат Харисов һәм мебель фабрикасы микрорайонының территориаль җәмәгать үзидарәсе җитәкчесе Чулпан Сөләйманова, Сергий Радонежский мәхәлләсенең рухание, иерей Тимофей Маташов күтәрелде.

– Бу кешеләр фронтка ярдәм итү эшенә зур өлеш кертәләр, һәрберсе үзенчә. Кемдер оештыра, туплый, кемдер матди, техник яктан ярдәм итә... Барлык чистайлыларга битараф булмаганнары өчен рәхмәт. Без сезнең белән бер зур эш башкарабыз! – диде Ришат Миңневакыйф улы.

Сәхнәдә басып торучылар, ирекле эшчәнлекнең мөһимлеген һәм әһәмиятен билгеләп үтеп, рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

– Ир-егетләребезгә ничек ярдәм итәргә кирәклеген уйлап табу – бер эш, аны бер кеше дә эшли ала. Ә менә боларның барысын да кыска вакыт эчендә тормышка ашыру – катлаулырак бурыч. Моның өчен куллар кирәк. Нәкъ менә Чистай хатын-кызларының кайгыртучан куллары һәм игелекле йөрәкләре ярдәмендә без маскировкалау челтәрләре үрү, костюмнар тегү һәм солдатлар өчен башка кирәкле әйберләр ясау процессын җәелдерә алдык. Мең-мең рәхмәт сезгә, – диде Чулпан Сөләйманова.

Мондый ярдәм, ышанычлы тыл өчен сугышчылар үзләре дә чиксез рәхмәтле. Дөрес, аларның еш кына рәхмәт белдерү мөмкинлеге булмый, ләкин мөмкин булганда алар моны эшлиләр. Менә шушы концертта да тамашачыларга хәзерге вакытта махсус операция зонасында булган хәрбинең мөрәҗәгате белән видеоязма күрсәтелде.

– Барыгызга да рәхмәт, без сезнең ярдәмегезне, кайгыртуыгызны тоябыз. Безне өйдә көтегез, без тиздән кайтырбыз һәм шат йөзләрегезне күрербез! – диде солдат.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев