Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Битараф булмаган чистайлылар махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм иткән өчен бүләкләнделәр

«Сугышчан батырлык»ның Татарстан бүлеге «Чистай — фронтка» волонтерлык хәрәкәтен махсус хәрби операциядә катнашучыларга төрле яклап ярдәм иткәне өчен бүләкләде. Әлеге ирекле оешма «Тыл — фронтка» медале белән бүләкләнде.

Бүгенге көндә битараф булмаган кешеләр кулы белән 14 километр маскировка челтәрләре үрелгән. Шулай ук ун меңләп төрле костюмнар тегелгән, алар арасында «шүрәле» костюмнары аеруча кирәкле, аларны снайперлар, разведчиклар, спецназ сугышчылары көтеп кенә торалар. Волонтерлар 41 төрле кирәкле әйберләр җитештерә. Мондый саннарны әлеге хәрәкәтнең җитәкчесе Чулпан Сөләйманова атады.
— Шәһәребез һәм районыбыз кешеләре! Безнең сугышчыларыбызга ярдәм иткәнегез, аларга бу авырлыкларны җиңәргә, үзләрен саклап калырга ярдәм иткәнегез өчен рәхмәт. Алар сугышчан бурычларын үтәргә барганда тиешенчә киенгән булалар, аларның бөтен нәрсәләре бар.
Ә сугыш эченнән алар ярымшәрә диярлек чыгалар, киемнәре ертылып, аяк кимнәре дә теткәләнеп бетә… Шуңа күрә дә без тегәбез, тегәбез, тегәбез… Безнең хатын-кызларыбыз җиңүгә, хәтле егетләребезгә булышачакбыз, эшләя­чәкбез диләр! — дип сөйли Чулпан Габдрахман кызы.
Чулпан Сөләйманова шулай ук безнең сугышчы егетләребезгә бүлеп бирелгән бинаны госпиталь итеп ясау өчен кирәкле әйберләр җыю эшләре хакында да сөйләде.
–Яңаны гына җибәрергә кирәкми. Безнең һәркайсы­бызның гаражы, сарае бар, анда инде үзебезне туйдырган, әмма ташларга кызганыч булган әйберләр ята… Тагын бер кат карагыз әле, ул әйберләрнең сезгә тагын кирәге чыгармы? — дип үтенеч белән мөрәҗәгать итте волонтерлык хәрәкәте җитәкчесе.

Кирәкле әйберләр исемлеге:

Техник һәм эчә торган су өчен савытлар; душ өчен пластик сместительләр; пластик краннар; унитазлар һәм металл раковиналар; кулланышта булган тәрәзәләр һәм ишекләр; кулланышта булган кухня инвентаре һәм азык-төлек блогы өчен жиһазлар; бәдрәф өчен плитәләр, юынгыч һәм кухня (кондицияле булмаса да ярый); инструментлар, ломнар, балталар, көрәкләр, генераторлар, плитә өчен җилем;

Кулланышта булган җиһаз:
шкафлар, карават янына куя торган тумбочкалар, урындыклар;

монтажлау күбеге +пистолет, метизлар, шөрепләр, төрле ассортиментта биталар; кирпеч, шлакоблок, төрле буяулар, рулондагы пленка; урын-җир әйберләре, матраслар, мендәрләр.

Медицина кабинеты өчен җиһаз, дарулар.

Кулланышта булган кер юу машиналары, суыткычлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев