Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Бирегә ачык күңел белән килдем»

Чистай яңа билгеләнгән епископ Пахомийны каршы алды

Аны муниципаль район җитәкчелеге һәм дин әһелләре каршы алды. Владыканы төбәгебезгә килүе белән котладылар, яңа урында уңышлар теләделәр.

– Минем өчен әлеге билгеләнү зур шатлык булды, бирегә ачык күңел белән килдем. Дога кылам һәм барысы да яхшы булыр дип ышанам. Иң мөһиме, минем бирегә билгеләнүемнән һәм эшемнән файда булсын иде, – диде епископ Пахомий.

Ул 1976 елда Мәскәүдә туган. Әлеге дин әһеле 20 ел гомерен Саратов җирендә уздырган: шуның 11 елын Покров кафедрасында хезмәткә багышлаган, анда беренче архиерей булган. Бирегә ул Изге синод тарафыннан билгеләнгән.

Епископ Пахомий беренче көненнән үк дин әһелләре белән очрашулар уздыра, храмнарда гыйбадәтләргә җитәк­челек итә, шәһәребездәге истәлекле урыннарда була.

Ачык әңгәмә формасында үткән беренче пресс-конференция аның һәм безнең өчен зур вакыйга булды.

– Сез Аллаһы Тәгаләгә ничек килдегез? – дип сорады баш мөхәррир урынбасары Наталья Миронова.

– Мин совет заманында килеп чыккан төрле каршылыкларга карамастан, храмга килергә мөмкинлек тапкан һәм балаларын да чиркәү тормышына өйрәткән бик күп кешеләрне беләм. Тыюларга карамастан, бик күпләр яшьтән үк чукындырыла иде. Мин гадәти гаиләдә тудым. Мине дә, тиешле булганча, кырыгынчы көнемдә чукындырганнар. Мине христиан традицияләрендә тәрбияләмәделәр, әмма, шунысын әйтергә телим, минем әти-әнием һәм әбиләрем яхшы, гадел, дөрес кешеләр иде. Шуңа күрә кешелек­лелек сыйфатлары миңа кече яшьтән үк сеңдерелде. Гадәти совет мәктәбендә белем алдым, аннары Мәскәү техник лицеена, соңрак Станкоинструменталь институтына укырга кердем. Үземнең укытучыларыма да зур рәхмәтлемен. Үсмер вакытымда миңа дини тормыш кызыклы булып тоелды. Һәркем өчен үсмер вакыт – ачышлар чоры. Бу вакытта кеше тормыш мәгънәсе турында уйлана башлый. Ул вакытта дини әдәбият белән шактый катлаулы иде, мин храмга бардым, дин әһелләре белән аралаша башладым, кулыма «Закон Божий» китабы килеп эләкте. Мин Аллаһы Тәгалагә ышана башладым, әмма әле чиркәү тормышына кереп китмәдем. Студент булганда серле йолаларда катнаша башладым, кызыклы кешеләр белән таныштым. Соңрак мине сәер генә хисләр чолгап алды, минем храмнарда булу белән генә чикләнмичә, файда китерәсем, гади кешегә караганда Аллаһка күбрәк ышанасым килде. Шунда үземнең тормышымны Аллаһка, чиркәүгә багышларга дигән карарга килдем. Монахлар юлын сайладым, монастырьга кердем, семинариядә укый башладым, монастырьда эшләдем, – дип сөйли владыка. – Әмма һәркемнең үз юлы, үзенең эчке рухи кәефе икәнен дә онытырга ярамый. Аллаһ безгә үзен сиздерергә ярдәм итүче теге яки бу кешеләрне, төрле хәлләрне күрсәтеп тора.

– Сездән алда эшләүчеләрнең берсе епархиядә эшен кадрлар үзгәрешләреннән башлады. Дин әһелләре бер храмнан икенчесенә күчтеләр. Халык хәзер шомлана: вәзгыять кабатланмасмы? Кадрларда үзгәрешләр планлаштырыламы? Әгәр була калса, ни дәрәҗәдә? – дип сорады «Чистай-информ» филиалы җитәкчесе-баш мөхәррир Наталья Данилова.

Сорауларга җавап биреп, епископ кадрлар мәсьәләсе, яшәп килгән традицияләрне үзгәртү буенча бервакытта да ашыгыч карарлар кабул итмәвен билгеләп үтте.

– Барыгызны да тынычландырасым килә: якын арада мин яшен тизлегендә эшләр башкарырга җыенмыйм. Әмма күчерүләр, билгеләүләр, епархиядәге сәясәтне үзгәртү буенча тора-бара ниндидер карарлар кабул итәргә туры киләчәк. Мин боларның барысын да максималь рәвештә кешеләргә зыян китермичә эшләячәкмен. – Архиерей булганда миңа дин әһелләрен бер урыннан икенче урынга күчерергә туры килде. Моны бервакытта да йөрәк кушуы буенча эшләмәдем, мондый үзгәрешләрдә чиркәү тормышын яхшырту, тирәнәйтү өчен эзлеклелек эзләдем. Архиерейга кайчакта руханины яңа урынга билгеләргә, ул күбрәк файда китерсен өчен зуррак мәйдан бирергә кирәк була.

– Сезнең торгызу, төзекләндерү эшләрендә тәҗрибәгез зур. Ул эшләрне Чистайда дәвам итәчәк­сезме? Нигездә, узган ел Никольск соборы фундаментында проблема килеп чыкты.

Епископ озак еллар Мәскәүдә, Саратовта төзелеш, төзекләндерү эшләре белән шөгыльләнүен ачыклап үтте.

– Храмнар, гыйлем бирү үзәкләре төзедек, яңа епархия оештырдык, төзекләндерү эшләре белән шөгыльләндек. Бу кызыклы, авыр, озак, кыйммәтле процесс. Никольск кафедраль соборы проблемасын өйрәнәчәкбез, кирәкле белгечләрне, ярдәмчеләрне ничек табарга кирәклеге хакында уйлашачакбыз.

– Быелгы ел Чистай өчен, православиеле христианнар өчен мөһим даталар белән истәлекле: Никольск соборы төзелүгә 185, Мәрьям Ана Казан иконасы храмына 175 ел тула. Бу уңайдан берәр нинди чаралар узачакмы?

– Билгеләнгән планнарны тормышка ашыру өчен мин килгәнче планлаштырылган эшләрне ачыклыйм. Вакыт кына түгел, матди, иң мөһиме кеше ресурслары кирәк. Әлеге даталар, һичшиксез, игътибарсыз калмаячак.

– Өлкән буын чистайлылар яхшы православиеле китапханә барлыгын хәтерлиләр. Аннары ул ябылды. Епархия янында шундый китапханә ачып булмыймы?

– Андый китапханә өчен тиешле бина кирәк. Анда булган китапларны без яңадан җыябыз. Бүген саллы күләмдә әдәбият басыла. Китапханәне тулыландырачакбыз, аның базасында чиркәү әдәбиятын популярлаштыручы төрле иҗтимагый чаралар үткәреләчәк. Шунысын да аңларга кирәк, китапханә ул – чиркәү тор­мышының иң мөһим өлешләренең берсе. Гыйлем алмыйча, чиркәү мирасын тирәннән өйрәнмичә, алга барып булмый. Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк дип белми әйтмәгәннәр ләбаса! Китапханәләрне Чистайда гына түгел, Түбән Камада да, башка шәһәр, авылларда да үстерәчәкбез.

– Хәзер махсус хәрби операция бара. Безнең атакайлар Россия хәрбиләрен аптечкалар, носилкалар, мич-буржуйкалар белән тәэмин итеп, әйтеп бетергесез өлеш кертәләр. Әлеге юнәлештә эшне дәвам итәчәксезме?

– Чиркәү элек-электән халык белән бергә булды. Шуңа күрә Ватаныбызда килеп туган барлык авырлыкларны без һәрвакыт бүлешәбез, битараф кала алмыйбыз. Тылда калган аналарга, хатыннарга, балаларга шулай ук матди ярдәм генә түгел, рухи ярдәм дә кирәк. Алар чиркәүнең үзләре, шулай ук туганнары белән янәшә, бергә икәнен тоярга тиешләр. Без Аллаһы Тәгалә бу авырлык­ларны хәерлесе белән җиңәргә ярдәм итсен, тынычлык урнаштырсын дип дога кылабыз.

Пресс-конференция барышында владыка Пахомий безнең редакциягә укучыларыбыз юллаган дини сорауларга җавап бирде.

– Православие динен тотучы­ларның Бөек көннәре. Әйтегез әле, бу көннәрне ничек үткәрергә кирәк?

– Пост – бу зур шатлык, хезмәт һәм батырлык көннәре. Үзеңне азрак тыеп торырга, гыйбадәткә, изге эшләргә, чиркәүгә йөрүгә күбрәк вакыт бирергә кирәк.

– Христианнарча яшәү өчен замана кешеләренә нәрсә комачаулый?

– Һәркем үзен чолгап алган мохитта яши. Без һәрвакытта эш урыныбызны, эшебезне сайлап кына ала алмыйбыз. Безнең янәшәбездә яхшы, шул ук вакытта начар кешеләр дә булырга мөмкин. Урамда да кояшлы яисә яңгырлы һава торышы була. Аларны ничек кабул итүебез исә үзебездән тора. Кемдер яхшы ниятле, ә икенче берәү үз тирәсендә гел начарны гына күрә. Барлык мәгълүматларның тискәре ташкынында да яхшыны гына сайларга кирәк. Ихлас булырга, дога кылырга һәм кичерә белергә, тискәре нәрсәләрне күрмәскә яисә аларны җиңә белергә кирәк.

– Аллаһы Тәгаләгә үз сүзләрең белән дога кылырга яисә догалык­ларда язылганча дога кылыргамы?

– Дога сүзләре һәм догалар нәрсә соң ул? Алар ничә гасыр дәвамында фидакарьләребез, безнең чиркәүләрнең атакайлары ярдәмендә төзелгән. Бу үз сүзләрең белән, Аллаһы Тәгалә тарафына ничә еллар элек белдерелгән дога. Аларның авторы билгеле бер рухи дәрәҗәгә, изгелеккә ирешкәнгә, без үз йөрәгебезне Аллага якынайту өчен аның мирасыннан файдаланабыз. Бу бик ярдәм итә, тәртипкә өйрәтә, безгә яңа офыклар ача. Үз сүзләрең белән Аллаһка мөрәҗәгать итәргә кирәк һәм мөмкин, шул ук вакытта чиркәү тәҗрибәсенә дә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

– Мин беренче чиратта мәхәллә башлыгы, храмнарда даими рәвештә гыйбадәт кылам, теләсә кем миннән үзен кызыксындырган нәрсәне сорый ала, – дип җавап бирде епископ Пахомий.

 

Әңгәмә азагында епископ Пахомий журналистларның газетабызда даими рәвештә «Епископка сорау» рубрикасы оештыру тәкъдименә бик теләп ризалашты. Газета укучыларыбыз үзләрен кызыксындырган дини темага сорауларын 8 (84342) 5-10-60, 5-13-72 номерына шалтыратып һәм chis200@yandex.ru электрон почтасына язып яисә 422980, Чистай шәһәре, Ленин урамы 2а, адресы буенча «Вопрос епископу» билгесен куеп хат юллый алалар. Чистайлыларның сорауларына җавапларны без газетабызның алдагы саннарында бастырчакбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев