Биредә яңа тормыш туа
Күрсәтелә торган медицина ярдәменең сыйфатын күтәрү –Чистай бала тудыру йортының төп кагыйдәләренннән берсе.
Перинаталь үзәк үзгәреп кенә калмый, үзенең уңышлары белән дә сөендерә.
Биредәге мохит та үзенчә лекле: рәхәт, тыныч, ял иттерә торган.Биредә булмаган хатын-кызларга сүзнең бала тудыру йортында баруын аңлавы да кыендыр. Билгеле, дәваханә стеналары, озын коридорлар, дезинфекторлар исе һәм медицина формасындагы персонал үз өеңдә түгеллегеңне, алда сине нинди зур эш көтүен бик тиз искә төшерә...
Куркуны җиңәргә
Безне педиатрия ярдәме һәм бала тудыру буенча баш табиб урынбасары Наталья Толкина каршы алды. Безгә индивидуаль саклану чаралары: бахилалар, ак халатлар бирделәр һәм бала тудыру бүлегенә юнәлдек. Юлыбызда фитбол белән шөгыльләнергә ашыгучы булачак әнине очраттык. Кечкенә мендәрләр белән уңайлы диван, балалар караваты, уенчыклар һәм төп атрибут зур туплар тынычланырга мөмкинлек бирә. Табибның төгәл контроле астында пациент авыр булмаган, әмма файдалы хәрәкәтләрне башкара. Күнекмәләр үткәрүче табиб-акушер Гөлсинә Сәлахова бәләкәй туп ярдәмендә билгә массаж ясый һәм нинди рәвештә шөгыльләнергә, ничек дөрес суларга кирәклеген төшендерә.
– Йөкле хатыннар өчен бу уңайлы, зур физик көч таләп итмичә шөгыльләнүнең иң яхшы вариантларыннан берсе. Зур гимнастика тубы бала тудыру процессы барышын җиңеләйтә, оча сөягенең киеренкелеген бетерергә, дөрес суларга ярдәм итә, шулай итеп, бала табучы авыртулары турында оныта, – дип сөйли акушер-гинеколог Валентина Абузярова.
Биредә шулай ук биләүгә биләү, коендыру буенча, шулай ук психолог, неонатолог белән дәресләр үткәрелә.Булачак әниләр бишек җырлары өйрәнәләр, аны фортепианоның тере тавышына җырлыйлар. Мондый дәресләр әни белән бала арасында ныклы элемтә урнаштыру өчен, баланың психик эмоциональ үсеше өчен дә мөһим. Чөнки бала әнисенең тавышын ишетеп тора.
Өстә телгә алынган дә рес ләр – йөкле хатыннарны бала тудыруга кадәрге «Йом шак бала тудыру» дип исемләнгән курсларның бер өлеше. Нигездә аңа йөкле хатыннар декрет ялына чыккач, йөклелекнең 32 атнасыннан башлап алдан язылу буенча йөри башлыйлар. Курсларда бала тудыру йортында саклануда яткан ханымнар да була. Белгечләр белән бергәләп йөкле ханымнар кирәкле әдәбият укыйлар, хезмәткәрләр белән танышалар.Соңгы дәрес яңа кеше туу могҗизасы булучы бала тудыру залларында уза. Хәзер ул эпидемиологик вәзгыять аркасында вакытлыча туктатылды.Әмма белгечләр экскурсияләр яңадан яңартылачак дип ышандыра. Бүгенге көндә курсларда 850 бала табарга әзерләнүче ханым йөргән.
– Әниләр үзләренә таныш булган мохитка бала табарга киләләр. Алар өчен безнең тавыш тембрыбыз да мөһим.Кайчакта хатыннар авыртуга түзә алмый бала тапканда үз-үзләрен тотышлары үзгәреп ала, әмма безнең медикаментлар белән бәйле булмаган методларыбызны алар ишетә, бала тудыру җиңел үтә, – дип аңлата Наталья Юрьевна.
Авыртуларсыз бала табу
Бала табу җиңел, авыртуларсыз булсын өчен перинаталь үзәктә башка методлар да кулланыла. Бала табучы ханымнар йөргән юлдан үткәндә без моның шулай буласына ышанган идек. Без бала туу заллары буш булган вакытны сайладык.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, тулгак вакытында булачак әниләр бала тудыру залында булалар. Анда күпфункцияле акушер караваты бар. Аны төрле рәвештә үзгәртергә, баладан соң ана ял иткән вакытта аны баланы имезергә дә җайлаштырырга мөмкин. Биредә үк индивидуаль санузел, ванна да бар.Анда юынып тулгакны табигый юл белән дә авыртуларсыз үткәрергә мөмкин. Мондый заллар бала тудыру йортында – дүртәү.
Вертикаль бала табулар да практикага кертелә. Әгәр дә булачак әнинең ярамаган күрсәткечләре юк икән, ул вертикаль хәлдә махсус урындыкта да бала таба ала. Бүгенге көндә ике пациентка шундый юл сайлады. Табиб лар искәртүенчә, барысы да уңышлы узган.
Яшь әни бала тудыру залыннан баласы белән бергә китә. Патология булмаган очракта аларны «Ана һәм бала» палатасына күчерәләр һәм аермыйлар. Хатын-кызның психологик иминлеге аның якыннарының, гаиләсенең кайгыртуына да нык бәйләнгән. Кызганычка, пандемия вакытында бала тудыручы янына керүләр катгый тыела.
Бу гаилә эше
Бала тууга әниләр генә тү гел, әти кешеләр дә әхлакый яктан әзерләнергә тиеш. Кай берәүләр үз балаларын бергә ләп каршы алырга әзерләнә, партнер бала табу юлын сайлый. Бала табу йортында әлеге метод популярлаша бара.
– Тәҗрибә күрсәткәнчә,ир-атлар әлеге процесска җитди әзерләнәләр. Кайберәүләрне үзләренең хәләл җефетенә ярдәм итә алмаслыкларын аңлап курку хисе биләп ала. Баштарак бу юлны сайлаучылар берән-сәрән генә булса, соңрак әлеге юлны аена бишәр пар сайлый башлады. Хәзер коронавирус инфекцисенә тискәре нәтиҗә булган очракта гына бала тудыру процесснда катнаша ала, – дип мәгълүмат бирә Наталья Толкина.
– Ир-атлар үзләрен ничек тоталар? Кинода күрсәткәнчә, аңнарын җуеп егылучылар бармы? – дип кызыксынам Наталья Юрьевнадан.
– Барлык әтиләр нык һәм көчлеләр. Әгәр үзләрен начар хис итә башласалар, алар, һичшиксез, безгә сигнал бирәләр. Бала тудыру башланыр алдыннан без үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында аңлатабыз.
Без әлге методны сайлаган яшь пар белән аралаштык. Алар бала тууның искә алып сөйләрлек вакыйга булуын яшермиләр.
Безнең балабыз узган елның маенда туды. Табиб белән без алдан ук сөйләштек, чөнки хәзер алдан килешү төзү мөмкинлеге бар. Без ирем белән сәламәт булуыбыз турында бөтен документларны, прививкалар турында сертификатларны җыйдык. Без төнлә килдек, киемнәребезне алмаштырдык та бала табу залына уздык. Минем тулгагым барышында ирем гел янәшәдә булды. Бала таба башлагач исә ул ишек янында басып торды, яннан гына күзәтте. Ул беренчеләрдән булып безнең балабызны күрде, аны кулына алды. соңрак без ике сәгатькә кызыбыз белән калдык, аннары исә безне «Ана һәм бала» палатасына күчерделәр. Ирем һәрчак янымда, балабыз да янәшәбездә булды, минем өчен бу принципиаль иде. Табибларга игътибарлы булганнары өчен бик зур рәхмәт, мин барысыннан да канәгать калдым, – дип сөйләде бәхетле яшь ана.
Мондый нәрсә күңелдә озак саклана
Бала тудыру йортыннан өйгә кайтуны да алдан планлаштырырга кирәк. Күп яшь әни-әтиләр бу вакыйганы тантаналы шартларда, матур фотографияләр белән истә калдырырга тели. Без шушы дулкынландыргыч вакыйганың шаһитлары да булдык. Чәчәкләр, шарлар, туганнарының күңелле авазлары шатлыкны тагын да тулыландыра. Бала табу йорты хезмәткәрләре аны әкият дөньясына әйләндергәннәр. Декоратив күбәләкләр һәм кулдан ясалган ачык төстәге чәчәкләр белән фотозона да бар. Ак челтәр белән ябылган бәләкәй колясканы да яратып файдаланалар икән.
Перинаталь үзәк хезмәткәр ләре билгеләп үткәнчә, әле алар моның белән генә тукталмаячак, хезмәт күрсәтүнең сыйфатын камилләштерү өстендә эшләүләрен дәвам итәчәкләр.
Сүз уңаеннан
Йөкле хатыннарны бала табу алдыннан әзерләү максатыннан оештырылган «Авырттырусыз бала табу» курслары «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре- 2020» республика конкурсында лауреат дип табылды. Ул эксперт комиссиясе тарафыннан югары бәяләнде һәм «Россиянең иң яхшы 100 товары» программасы конкурсының федераль этабында катнашырга тәкъдим ителде. Моңардан тыш, перинаталь үзәк «Ачык бала тудыру йорты» федераль проекты статусына номинант булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев