Биредә талантлар йолдызлыгы җыелды
Быел «Созвездие-Йолдызлык» ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең сайлап алу туры Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланды.
Фестиваль егерменче тапкыр яшь талантларны каршы ала. Яшьләр үзәге сәхнәсендә төрле номинацияләрдә 200дән артык малай һәм кыз үз иҗатларын күрсәтте.
Сайлап алу турында мәктәп укучылары да, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр дә катнашты. Төп рольләрдә – хореография коллективлары, җыр ансамбльләре, вокалчылар һәм, әлбәттә, конферанс. Яшь артистлар рус һәм татар телләрендә җырладылар, биеделәр, шигырьләр һәм проза укыдылар. Костюмнар сайлауга да җаваплы караганнар, һәр чыгыш бик матур, эчтәлекле килеп чыкты. Бию барышында сәхнәдә традицион Кытай театры да җәелдерелде, Агата Кристи романы геройлары да чыкты...
Сәхнә артында да эш кайнады. Анда үзенчәлекле атмосфера хөкем сөрде. Малайлар һәм кызлар репетиция ясадылар, остазлары белән осталыкларын арттырдылар: берәүләр җырладылар, икенчеләре хәрәкәтләрне кабатладылар. Сәхнәгә чыгар алдыннан минутлар аеруча дулкынландыргыч булды. Әмма һәркем бу хис белән үзенчә көрәште.
Хәтта иң кечкенә катнашучылар да үзләрен профессиональ артистлар буларак тоттылар. Аларның күбесе шушы зур сәхнәгә беренче тапкыр чыктылар. Шуңа да карамастан, алар үз-үзләрен ышанычлы, тыныч тоттылар, мөгаен, әти-әниләре, педагоглар алар өчен күбрәк дулкынлангандыр. Бу гаҗәп тә түгел, чөнки күпсанлы тамашачы алдында чыгыш ясаучы балаңны көн саен күрмисең.
4нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүче Арина Мироновага күптән түгел 7 яшь тулган. Мондый күләмдәге фестивальдә ул үзенең җырлау сәләтен беренче тапкыр күрсәтте. Конкурска кыз музыка җитәкчесе Әлфия Мөхтәсипова белән бергә ике җыр: «Папочка» һәм «9 Май» әзерләгән. Балалар бакчасында репетицияләр көн саен барган, анда җырлардагы һәр нотаның яңгыравын өйрәнгәннәр.
– Конкурска озак әзерләндем, сәхнәдә чыгыш ясау бик ошады, – дип уртаклаша Арина.
«Конферанс» номинациясендә «Ты слышишь, море» номеры белән «Экспромт» театрыннан Әмирә Фәтхетдинова һәм Николай Игнатьевның иҗат дуэты чыгыш ясады. Бу пар «Йолдызлык» фестивале сәхнәсендә 4 яшьтән башлап уңышлы чыгыш ясый, аларны чын профессионаллар дип кыю рәвештә әйтергә мөмкин! Аларны көндәшлек куркытмый, номинациядә катнашучылар арасында – театрдагы иптәшләре, алар һәрвакыт бер-берсе өчен җан аталар. Балалар мондый ярдәмнең аларга көч өстәвен яшермиләр.
23нче номерлы балалар бакчасының хореография коллективы ел саен «Йолдызлык» сәхнәсен яулый. Быел эпидемиологик вәзгыять аркасында, ни кызганыч, башка номинацияләрдә катнашу мөмкин булмый. Әмма балалар моңсуланмыйлар, алар барысыннан да яхшырак биюләренә ышаналар!
– Малайлар һәм кызларның шундый җитди конкурсларда теләп чыгыш ясаулары куандыра. Без еш кына үз-үзебезгә тәнкыйть күзлегеннән карыйбыз һәм бу безгә яхшы нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә. Сәхнәдә һәр уңышлы чыгыш – балаларның киеренке эше, әти-әниләрнең тырышлыгы нәтиҗәсе. «Созвездие-Йолдызлык» – һәр бала өчен менә дигән мәктәп, – диләр тәрбияче Ольга Потасьева һәм музыка җитәкчесе Наталья Макарова.
Яшь талантлар үзенчәлекле чыгышлары белән шаккатырдылар. Тамашачы залы шыгрым тулы иде. Аларның иҗатын әти-әниләре, әби-бабалары һәм дуслары зур горурлык белән күзәтте.
Кичкә кадәр мәртәбәле жюри әгъзалары катнашучыларның чыгышларын бәяләделәр. Бик күп катнашучылар арасыннан иң яхшыларны сайларга туры килде. Таләпләр катгый иде, сайлап алуга якын килү җитди булды. Мәсәлән, «Җыр ансамбльләре» номинациясендә катнашучылар өчен аранжировкада бэк-вокал куллану рөхсәт ителмәде, бию, сценография һәм театральләштерелгән номерлар кертү хупланды.
Катнашучылар фестивальнең беренче көне катлаулы булды, ләкин ул сизелмичә үтте, диләр.
14 һәм 15 мартта шәһәр тибындагы Аксубай бистәсендә узачак фестивальнең зона этабында безнең район данын иң яхшы коллективлар һәм башкаручылар яклаячак.
Бу бәхетлеләрнең исемнәре гала-концертта билгеле булды. Яшь талантларны котлыйбыз, уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез!
Яхшыларның яхшылары
«Конферанс» номинациясендә беренче урынны «Экспромт» халык музыка-драма театрыннан ике дуэт: Кәрим Нургалиев һәм Камилә Хәкимова, Амалия Платонова һәм Адриан Симанов бүлештеләр.
«Хореография» номинациясендә «Панда» бию компаниясе фестивальнең абсолют җиңүчесе булды. Аның «Бәхетле очрак», «Карусель», «Эскимо» төркемнәре үз яшь категорияләрендә беренче урыннарны яуладылар.
«Җыр ансамбльләре» номинациясендә «Экспромт» театрының җыр ансамбле алдынгы позицияне алды.
«Вокал-соло» номинациясендә Кристина Терентьева, Кәрим Шәмсетдинов, Дарья Котова, Данир Кульмасов, Мария Чернышева, Анастасия Семенова иң яхшылар дип табылдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев