Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бүген – Мәдәният хезмәткәре көне!

Һөнәри бәйрәмегез белән! Районыбызның мәдәният өлкәсендә иҗади, белемле, инициативалы, талантлы, үз эшенә гашыйк кешеләр эшли. Аларның хезмәте үтә җаваплы – туган ягыбызның мәдәниятен саклау, белем һәм тәрбия бирү һәм һәрчак гаҗәпләндерү. Алар – үз эшләренә бирелгән чын каһарманнар.

Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре! Бер генә фестиваль, концерт, конкурс, күргәзмә дә сездән башка үтми. Сез халык һөнәрчелеген үстерәсез, мәдәни-агарту эшчәнлеге алып барасыз, гүзәл сәнгать дөньясына алып кереп китәсез. Башкалар бәйрәм иткәндә, сез эшлисез һәм үз хезмәтегез белән эстетик һәм әхлакый тәрбия бирәсез, рухи кыйммәтләрне саклауга, район халкының иҗади үсешенә өлеш кертәсез. Эш сезгә бары шатлык китерсен һәм чистайлылар күңелендә җылы хисләр уятсын.

Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев