Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Безнең хезмәткәрләребез – чын осталар»

Татарстан Республикасы буенча 12нче номерлы федераль салым хезмәтенең районара инспекциясе начальнигы Альберт Газизов безгә инспекция эше турында сөйләде.

– Районара инспекция быел үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен нинди уңышлар белән каршы алды?

– Россиянең федераль салым хезмәте – башкарма властьнең иң төп структураларыннан берсе, ул гражданнарның тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән мәсьәләләрне чишәргә ярдәм итеп, бюджетның керем өлешен тулыландыруны тәэмин итә. Быелның 1 ноябренә Чистай районы терри ториясендә инспекция тарафыннан РФ бюджет системасының барлык дәрәҗәләренә 2569 миллион салым түләүләре җыелган, ул узган елның шул чоры белән чагыштырганда 50,6 процентка яисә 864 миллионга күбрәк. Шул исәптән җирле бюджетка 11 процентка яисә 61,8 миллионга күбрәк акча күчерелгән. Тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәр буенча эшләр барышында килеп туган җитешсезлекләрне бетерүгә юнәлдерелгән контроль-аналитик чаралар барышында инспекция тарафыннан 15,5 миллион сум акча түләттерелгән, бу гражданнарның булачак пенсияләренә турыдан-туры йогынты ясый.

– Сезнең карашка, салым инспекциясе өчен эштә нинди мәсьәлә иң актуаль?

– Россия федераль салым инспекциясенең миссиясе – бизнесны алып баруга гадел һәм тигез шартлар булдыру өчен, салым түләүдән законсыз читләшүчеләрнең схемасына каршы тору, салымнар түләүдә югары сыйфатлы хезмәт күрсәтү һәм уңайлы шартлар тудыру. Бу мәсьәлә һәрвакыт өстенлекле булып кала.

– 2021 ел өчен физик затлардан салым җыю буенча кампания ничек бара?

– Хәзерге вакытта 2022 елның 1 декабрендә түләү вакыты бетүче физик затлардан милек салымы җыю кампаниясе актив бара. Гомумән алганда, район буенча агымдагы елда түләү өчен гражданнарга 120, 7 миллион сум акча таләп ителә. Хәзерге ваытта шуның 60 проценты җыелган.

– Сезгә ешрак нинди сораулар белән мөрәҗәгать итәләр? Шәхси кабинетлар аша нинди сораулар керә?

– Салым түләүчеләрнең мөрә җәгать ләренең билгеле бер циклы бар. Ел башында, 30 апрельга кадәр, күпчелек сораулар 3 НДФЛ формасы буенча салым декларацияләрен тәкъдим итү эшләре буенча һәм гадиләштергән тәртиптә салым чигерүләрен ничек алу буенча сораулар була. Ә ел азагына 1 декабрьга кадәр әлеге сораулар салым салынган объектлар турында мәгълүмат алу белән бәйләнгән ( алар нигезендә салым органнары милек салымнары билгелиләр). Шулай ук физик затлар салымнары буенча, электрон имзаны ничек алырга мөмкин булуы турында да сораулар бирелә.

– Федераль салым хезмәтендә үзләренең шәхси кабинетлары булган чистайлылар күпме?

– Соңгы ун ел эчендә ведомство куәтне арттырып, сервислар линейкасын киңәйтеп кенә калмады,, ә салым түләүченең һәм хезмәтнең уртак хезмәттәшлегенә якын килү алымын да үзгәртте. Мәсәлән, хәзер шәхси кабинет белән 26 мең кеше файдалана, бу безнең шәһәр һәм район буенча салым органынында исәптә торучыларның 45 процентын тәшкил итә. Милек салымнарының 93 проценттан артыгы онлайн түләнгән.

– Безнең районда салым буенча бурычлылар бармы, алар белән эш ничек алып барыла?

– Салым буенча бурычларны азайту безнең эшчәнлекнең иң өстенлекле юнәлешләреннән берсе булып тора. Россия Федерациясенең Салым кодексыбуенча каралган чаралар аларны ел башына җирле бюджет өлешендә 6,4 процентка ягъни 2460 мең сумга киметергә мөмкинлек бирде. Әмма бурычлылар саны шактый – болар салым түләү буенча үзләренең конституцион бурычларын үтәмәүче 300дән артык оешма һәм 7 меңнән артык физик зат.

– Берсүзсез, билгеле максатларга ирешүдә коллективның роле аз түгел. Аның турында сөйләгез әле.

– Предприятиенең уңышы аның эшкә сәләтле, бердәм, дус коллективында. Безнең инспекциянең коллективы грамоталы белгечләрдән тора. Алар үзләрен эштә генә түгел, инспекциянең җәмәгать тормышында да күрсәтәләр. Безнең коллективта 15 елдан артык стажы булган хезмәткәрләр саны инспекциядәге гомуми хезмәткәрләрнең 45 процентын тәшкил итә. Ел саен безнең сафларыбыз яңа хезмәткәрләр белән тулылана, алар зур теләк белән салым органнарына эшкә киләләр. Югары нәтиҗәләргә ирешү өчен коллектив бер организм булырга тиеш. Минем уйлавымча, безнең коллектив нәкъ менә шундый.

– Сезнең карашка, салым инспекциясе хезмәткәре нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

– Минем уйлавымча, инспектор толерантлык, мөстәкыйльлек, җиңел аралашучан, үзен тота белү кебек сыйфатларга ия булырга тиеш.

– Инспекциядә коллективны берләштерү өчен эчке чаралар үткәреләме?

– Әйе. Без ел саен «Татарстан чаңгысы» республика спорт чарасында катнашабыз. Шулай ук җитәкчелек белән бергәләп, без, инспекция хезмәткәрләре, ел саен Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышланган парадта һәм «Үлемсез полк» йөрүендә катнашабыз. Безнең коллектив хәйрия чараларыннан да читтә калмый. Инвалид балаларны һәм аларның әти-әниләрен яклау га багышланган «Шәфкатьле йөрәк» муниципаль марафонында, «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясендә катнашабыз. Ел саен Өлкән кешеләр Декадасында ветераннарны хөрмәтлибез. Безнең хезмәткәрләрне «Татарстан Кроссында», «Хезмәткә һәм оборонага әзер бул!» Бөтенроссия спорт-физкультура комплексы ярышларында күрергә мөмкин. Шулай ук экологик чаораларда, өмәләрдә, агачлар утыртуда даими катнашырга тырышабыз.

– Инспекция хезмәткәрләре яшьләр белән актив эшлиләр дип ишеткән идем. Эшчәнлегегезнең бу юнәлеше турында да сөйләгез әле.

– Безнең инспекциядә Яшьләр советы актив эш алып бара. Аның әгъзалары мәктәп укучылары һәм шәһәрнең вузларында укучы студентлар өчен даими укулар алып баралар. Алар финанс грамоталык, финанс өлкәсендә шәхси планлаштыру һәм башка шундый мөһим аспектлар турында сөйлиләр.

Шулай ук инспекциянең яшьләр советы Туполев исемендәге КАИ-КНИТУның «Восток» Чистай филиалы һәм Казан инновацион университетының Чистай филиалы студентлары белән очрашалар, тәҗрибә уртаклашалар, киләчәктә дә уртак хезмәттәшлек итү турында фикер алышалар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев