Безнең укытучылар: без аларны нинди итеп хәтерлибез
Сораштыру
Укытучылар - алар белем дөньясына озатучылар гына түгел, ә олы тормыш юлына чыгаручылар да. Кайгыртучанлык, зирәклек белән тулы образлары безнең тарихыбызның бер өлеше булып һәрвакыт хәтердә калачак. Еллар аша без аерым җылылык белән аларның тавышларын, киңәшләрен ишетәбез, кабатланмас мизгелләрне күз алдыннан үткәрәбез. Без чистайлылардан укытучыларының нәрсә белән истә калулары турында сораштык.
Рөстәм Хөснуллин, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре:

– Безнең беренче укытучыбыз – Анна Ивановна Голышева. Беренче очрашуга без аның өчен купшы чәчәк бәйләме әзерләдек. 12нче номерлы башлангыч мәктәп Маркин урамында «Мәктәп» автобус тукталышыннан бик еракта урнашмаган иде. Мине 1974 елда Анна Ивановнаның Никольский соборы каршында урнашкан сигезьеллык 5 нче мәктәпкә озатуы бүгенгедәй хәтеремдә. Кояшлы бу көндә ул безне кыз белән малайларны кулга-кул тотындырып, мәктәпкә илтте. Безне чыгарганнан соң ул лаеклы ялга китте. Соңрак без аның шушы мәктәпкә үзенең бар гомерен багышлавын белдек. Соңрак мин шушы мәктәптә үз вакытында минем әтием Нургали укыганын да белдем. Миңа өч яшь вакытта ул вафат булган. Анна Ивановна аны яхшы хәтерли иде.
Татьяна Малхасян, «Елгачылар поселогы»ның 7 нче номерлы территориаль җәмәгать советы җитәкчесе:

– Белем генә биреп калмыйча, тормышыбызның бер өлешенә әверелгән яраткан укытучыларыбыз турында сөйләргә телим.
Татьяна Павловна Андреева – безнең «сыйныф әнисе» һәм химия укытучысы. Ул мавыктыргыч тәҗрибәләр күрсәтә иде, сыйныфны походларга алып барды. Кич белән исә без аның өенә чәй өстәле артына мәктәп видеоларын пленкалы кинопроектор аша карарга дип җыела идек. Ул ихластан безнең имтиханнар өчен борчылды һәм мәктәпне тәмамлаганга ун ел үткәч тә безнең белән элемтәдә тора.
Башка укытучыларны да искә төшереп үтәсем килә:
Лидия Георгиевна Муравьева (рус теле) безне грамоталыкка гына түгел, матур иншалар һәм уку көндәлекләре аша әдәбиятны яратырга да өйрәтте.
Таисия Федоровна (математика) - таләпчән һәм акыллы кеше, ул безнең сыйныфта катлаулы мәсьәләләргә мәхәббәт уятты һәм һәркемне рухландыра белә иде.
Николай Константинович Багаев (физкультура) дәресләргә җаваплы һәм иҗади килә иде, безне спорт снарядлары белән эшләргә өйрәтте, командалы уеннарга һәм гимнастикага мәхәббәт уятты.
Вера Георгиевна Белова (тарих) – безне катлаулы темалар белән дә җәлеп итә белгән сөйкемле ханым. Ул шулай ук безне вакыйгаларны анализларга һәм беренче чыганаклар белән эшләргә өйрәтте.
Нәкыйп Яһүд улы Идрисов (башлангыч хәрби әзерлек) һәрвакыт хәрби формада, ул безгә истә кала торган практик дәресләр үткәрде. Без Калашников автоматын искиткеч дәрт белән сүтеп җыя идек.
Гөлнәзирә Сафиуллина, шәһәр чараларын алып баручы:

– Мин берсен дә аерып күрсәтә алмыйм, бу башкаларга карата гаделсезлек булыр иде. Һәр укытучы, мәрхәмәтле тылсымчы кебек, безгә белем генә биреп калмыйча, күңеленең бер өлешен дә бирде. Кайвакытта без бу могҗизаны күреп тә бетермибез бугай, ул гадәти нәрсәгә әйләнә. Мин бар укытучыларымны да бик яратам, аларга унбер ел буе биргән хезмәтләре, җылылыклары, кайгыртулары өчен олы рәхмәтемне юллыйм.
Дәресләрдә ничек итеп көлгәннәребезне, бәхәсләшкәнебезне, үпкәләребезне сагынып искә төшерәм. Хәзер генә аларның безнең өчен нинди зур эш эшләүләрен тулысынча аңлыйм. Укытучы үз тормышының бер өлешен безгә бирүче, зур хәреф белән язылырга тиешле кеше.
Минем бер генә мизгелгә булса да гаҗәеп уенга охшаган, укытучы иң акыллы әйдәп баручы булган мәктәп елларын кире кайтарасы килә...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев