Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Безнең күңел һәрчак яшь» конкурсында яңа катнашучы!

Лидия Павловна Молоствова үзешчән сәнгатьтә катнаша, хуҗалык алып бара һәм бәйләү белән мавыга

«Чистай хәбәрләре» редакциясе тарафыннан игълан ителгән «Безнең күңел һәрчак яшь!» конкурсы дәвам итә. Аның чираттагы катнашучысы — Лидия Павловна Молоствова. Коллегаларының фотосын һәм аның турындагы кечкенә язманы Чистай районы ветераннар (пенсионерлар) Советыннан җибәрделәр.

— Лидия Павловна Молоствова 1944 елда туган. Озак вакыт Чистай икмәк заводында эшләгән. Хәзер шушы предприятиенең ветераннар советы рәисе булып тора, төрле дәрәҗәдәге грамоталарга һәм дипломнарга, Рәхмәт хатларына ия. Лидия Павловна шәһәр һәм районның үзешчән сәнгатендә актив катнаша. Ул берничә тапкыр үзешчән башкаручыларның республика фестивальләрендә җиңүче булды, «Шапчак» чуваш халык ансамбле солисткасы, соло конкурсларында җиңүләр яулый. Агымдагы елның августында Яңа Чишмә районында «Уйна, гармун» халык иҗаты фестивалендә җырлап, I дәрәҗә дипломга лаек булды. Лидия Павловна хуҗалык алып бара, буш вакытларында бәйләү белән шөгыльләнә, — дип язалар аның хезмәттәшләре.

Исегезгә төшерәбез, «Безнең күңел һәрчак яшь!» конкурсы өлкән буын кешеләренә багышланган. Без өлкән яшьтәге кешеләрнең спорт белән шөгыльләнүләрен, җыр-биюләрен, бакчада эшләгәннәрен, нидер иҗат итүләрен, чигү-бәйләүләрен һәм башка эшләрдә актив катнашуларын чагылдырган фото¬графияләр көтәбез. Фотоларны алар үзләре дә, якыннары да җибәрә ала. Конкурста бер генә кеше яисә зур булмаган коллектив та катнашырга мөмкин. Үзенчәлекле фотолар хуплана. Фотодагы кеше хакында кечкенә генә язма да булырга тиеш.
Конкурска фотоларны бу елның 1 октябренә кадәр безнең chis2006@yandex.ru электрон почтасына «конкурска» дигән билге белән җибәрегез. Конкурсның барлык шартлары белән безнең сайттагы нигезләмәдә таныша аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев