Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Безнең күңел һәрчак яшь!

Өлкән буынга багышланган фотографияләр көтеп калабыз

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Сезнең өчен «Безнең күңел һәрчак яшь!» фотоконкурсы игълан итәргә без бик шатбыз. Ул өлкән буын кешеләренә багышлана, алар арасында безнең газета укучыларыбыз да аз түгел.

Без өлкән яшьтәге кешеләрнең спорт белән шөгыльләнүләрен, җыр-биюләрен, бакчада эшләгәннәрен, нидер иҗат итүләрен, чигү-бәйләүләрен һәм башка эшләрдә актив катнашуларын чагылдырган фото­графияләр көтәбез. Фотоларны алар үзләре дә, якыннары да җибәрә ала. Конкурста бер генә кеше яисә зур булмаган коллектив та катнашырга мөмкин. Үзенчәлекле фотолар да кабул ителә. Фотодагы кеше хакында кечкенә генә язма да булырга тиеш.

Җиңүчене «Чистай хәбәрләре» («Чис­тополь-информ») сайтында тавыш бирү юлы белән билгеләячәкбез. Фотолар безнең газетабызда да үз урыннарын табачак.
Фотографияләрне 20 апрель­дән 28июльгә кадәр безнең chis2006@yandex.ru электрон почтасына конкурска дигән билге белән җибәрегез. Конкурсның барлык шартлары белән безнең сайттагы нигезләмәдә таныша аласыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев