Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Безнең коллегабыз — республика конкурсы призёры

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсендә юл хәрәкәте иминлеге проблемаларын яктыртуга багышланган ел саен үткәрелә торган «Ышаныч һәм иминлек» массакүләм мәгълүмат чаралары республика конкурсында җиңүчеләрне һәм лауреатларны бүләкләү тантанасы булды.

Конкурс призерлары арасында «Татмедиа» АҖнең «Чистай-информ» филиалы баш мөхәррире урынбасары Гүзәл Гомәрова да бар. Ул басма матбугат арасында «Юл хәрәкәте кагыйдәләре — тормыш кагыйдәләре» номинациясендә өченче урынны алды.
— Юл хәрәкәте иминлеге темасы һәрвакыт актуальлеген югалтмый һәм без аңа барлык мәгълүмати ресурсларыбызда даими игътибар бирәбез, — дип уртаклашты Гүзәл Гомәрова.

— Ышанычлы партнерларыбыз — Дәүләт автоинспекциясе һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт-бюджет учреждениесе бүлекчәсе хезмәткәрләренә рәхмәт белдерәсём килә. Алар һәрвакыт мәгълүмат бирәләр һәм сөйләшүгә ачыклар. Бу нәтиҗәле хезмәттәшлекнең дәвамлы булачагына ышанабыз.

«Ышаныч һәм иминлек» конкурсы ел саен үткәрелә һәм, гадәттәгечә, Татарстан шәһәрләре һәм районнары журналистларын берләштерә. Быел жюри хөкеменә төрле номинацияләрдә 600дән артык материал тәкъдим ителде, бу медиа берләшмәнең юлларда иминлек мәсьәләләренә зур кызыксынуын ассызыклый.

Фото: ГБУ «БДД»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев