Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Безнең бурыч – ата-бабаларыбызның бөек батырлыгы турында хәтерне саклау

Кадерле ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары, чистайлылар!

82 ел элек 22 июньдә дошман Советлар Союзына һөҗүм итә. Немец илбасарларының максаты — халкыбызны юк итү, ә калганнарны туган телләреннән, гореф-гадәтләреннән, мәдәниятләреннән мәхрүм итеп, коллыкка төшерү. Нацистларның һәм аларның ярдәмчеләренең халыкка карата үлемгә китерүче планнарын нинди ысуллар белән тормышка ашыруларыннан йөрәк жу итә.

Сугышта катнашучылар, сугыш чоры балалары, тыл хезмәтчәннәре кайгы, газап, үлем аша үттеләр һәм чын мәгънәсендә Бөек Җиңү яуладылар. Без бүген якыннарыбызны югалтуның никадәр авыр булуын аеруча сизәбез, чөнки безнең якташларыбыз катнашкан махсус хәрби операция бара. Нәкъ менә шуңа күрә безнең изге бурычыбыз — Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны, үз гомерләре бәрабәренә Ватаныбызны саклаган кешеләрне искә алу һәм хөрмәт итү.

Ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары алдында батырлык, ватанпәрвәрлек һәм ныклык күрсәткәннәре өчен баш иябез.

Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев