Безнекеләр – Татарстанда иң яхшылар!
Казанда 16 яшьтән 18 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында автомобильләр күп төр ярышы буенча республика конкурсының финалы узды
Иң яхшылар исеме өчен киеренке көрәштә Татарстанның шәһәр һәм районнарыннан 79 катнашучы ярышты. Ярышларда Чистай данын Балалар-яшүсмерләр автомәктәбе командасы яклады.
Булачак машина йөртүчеләр шәхси һәм команда зачетларында көч сынаштылар. Сынаулар программасы өч мәҗбүри этаптан: юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүгә теоретик имтиханнан, табибка кадәр беренче ярдәм күрсәтү практикасыннан һәм җиңел автомобильне фигуралы йөртүдән тора.
Шәхси зачетта чистайлылар ике призлы урын алды: Илья Максимов – беренче, ә Рузилә Урманчиева пьедесталның өченче баскычына күтәрелде.
Барлык ярышлар йомгаклары буенча безнең команда ышанычлы җиңү яулады!
Шулай итеп, Чистай районының булачак машина йөртүчеләре, республика башкаласыннан һәм эре шәһәрләрдән килгән көндәшләрен артта калдырып, үзләренең югары әзерлек дәрәҗәсен расладылар.
– Без чистайлыларның нәтиҗәсе белән горурланабыз һәм Балалар-яшүсмерләр автомәктәбе җитәкчесе Илдар Хәмитовка, барлык педагогларга егетләрне һәм кызларны конкурска яхшы әзерләгәннәре өчен рәхмәт белдерәбез, – дип билгеләп үтте «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт-бюджет учреждениесенең Чистай районындагы бүлекчәсе начальнигы Светлана Рясова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев