Безнең конкурс гаилә бәйгесенә әверелде
Кече күләмле көймәләр дәүләт инспекциясе үзәгенең инспекторлык бүлеге һәм «Чистопольские известия» («Чистай хәбәрләре») газетасы редакциясе тарафыннан судагы иминлеккә багышланган конкурс икенче тапкыр үткәрелде.
Һәм ул чын гаилә бәйгесенә әверелде, бу бик шәп! Нәкъ менә ата-аналар балаларында юлда, суда үз-үзеңне имин тоту күнекмәләре тәрбиялиләр, алар белән билгеләнгән кагыйдәләрне ныгыталар. Әгәр узган ел бу темага карата үз карашларын алар рәсемнәр аша белдергән булсалар, бу юлы жюри фотосурәтләргә бәя бирде. Алар бик матур килеп чыккан, шул ук вакытта авторларының суда барлык кирәкле чараларны катгый үтәүләренә ышаныч тудыралар.
Барлыгы 34 эш керде, шуларның 12се сайлап алынды. «Безнең көймәдә куркыныч түгел» номинациясендә Нуриәхмәтовлар, Фалелюхиннар, Волостновлар, Фугиннар, Дмитриевлар гаилә ләре; «Су өстендә имин ял» номинациясендә Бакировлар, Паркиннар, Зининнар, Малышевлар, Тихоновлар, Вәлиуллиннар, Галиевлар гаиләләре җиңүчеләр булдылар. Алар барысы да Кече күләмле көймәләр дәүләт инспекциясе территориясендә узган бүләкләү тантанасына чакырылган иде.
– Без конкурс өчен махсус фотоколлаж ясадык, – ди җиңүчеләрнең берсе Кристина Паркина. – Безгә суда ял итәргә, йөзәргә, коенырга ошый. Су гомуми таләпләрне үтәсәң, әлбәттә, рәхәтлек китерә. Ә бәйге, чыннан да, актуаль!
Беренчеләрдән булып үз эшләрен Малышевлар җибәрде. Сюжет үзенчәлекле, дулкынландыргыч килеп чыккан, гәрчә фото башта гаилә архивы өчен генә ясалган булса да. Ә монда, бәхеткә, конкурс игълан ителә һәм аңа материал да инде әзер була! Яр буенда – көймә, аның янында – йөзү бассейны, анда зур суны күзәтүче ике яшьлек сабый уңайлы урнашкан.
– Чулманда еш ял итәбез, елганың каршы ярына чыгабыз. Улыбыз Матвей өчен кечкенә генә балалар бассейны сатып алдык һәм мин аны истәлеккә фотога төшерергә булдым, – дип сөйли Людмила Малышева, иң яхшылар арасына эләккән фотоның барлыкка килү тарихына ачыклык кертеп.
– Ә кечкенә Матвей су процедураларын яратамы?
– Ничек кенә әле! Судан аны чыгарып та булмый, сәгатьләр буе шунда чупылдашып утырырга мөмкин. Беренче йөзү дәресләре бирәбез, күпме шатлык кичерә!
Барлык җиңүчеләребез конкурсны оештыручылар – «Чис топольские известия» («Чис тай хәбәрләре») газетасы мөхәррире Наталья Данилова һәм Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе кече күләмле көймәләр дәүләт инспекциясе үзәгенең инспекторлык бүлеге җитәкчесе Олег Кирсановтан котлаулар һәм бүләкләр алдылар.
– Кече күләмле көймәләр дәүләт инспекциясе инспекторлык бүлеге җитәкчелегенә – бергәләп үткәрелгән конкурс, ә катнашучыларга күңелле эшләре өчен рәхмәт белдерәсем килә! – дип билгеләп үтте Наталья Данилова җиңүчеләргә лаеклы бүләкләр тапшырганда. – Әлеге матур фоторәсемнәр безнең газета, сайт битләрен лаеклы бизәделәр, алар башка чистайлылар өчен суда үз-үзеңне дөрес һәм имин тотуның ачык мисалына әверелделәр.
Тантанада Чистай шәһәре башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтовны һәм елга флоты ветераны («Алексей Толстой» теплоходы капитаны булган) Владимир Королевны күрү һәм аларның изге теләкләрен ишетү күңелле булды.
– Бөтен гаиләгез белән бу мәсьәләгә зур игътибар бирүегез хөрмәт уята, – дип ассызыклады Михаил Иванович. – Нәкъ менә ата-аналар үз балалары өчен үрнәк булып торалар, бергәләп суда иминлек нигезләрен өйрәнәләр. Чөнки без сезнең белән бик матур урында –Чулман буенда яшибез.
Ә Владимир Королевка фотоларда аның өчен якын урыннарны күрү күңелле булды. Балачактан әзер кеше катлаулы хәлләрдә һәрвакыт чыгу юлын таба алачак, ди ул.
– Конкурс төгәлләнде. Ул сездә нинди тәэсирләр калдырды? – дип кызыксынам Олег Кирсановтан.
– Фотолар буенча конкурста катнашучыларыбызның гап-гади иминлек кагыйдәләрен үтәүләре күренә. Һәм мине Кече күләмле көймәләр дәүләт инспекциясе хезмәте җитәкчесе буларак кына түгел, ә әти буларак та сөендергән тагын бер нәрсә – конкурста әти-әниләрнең дә катнашуы. Ә без сезнең, массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре, белән киләчәктә дә бергәләп суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен шундый конкурслар ярдәмендә пропагандалый алабыз.
Һәм, әлбәттә, барлык ата-аналарга шуны әйтәсе килә: балагызның кайда һәм кем белән булуын даими хәбәрдар булыгыз. Исегездә тотыгыз, бала һәрвакытта да хәлгә дөрес бәя бирә алмаска мөмкин, шуңа күрә кызыгыз яки улыгыз су буенда сезнең уяу контролегез астында ял итсә, яхшырак булачак.
Кечкенә геройлар бүләкләр дән чиксез шат иде. Бәйрәм азагында аларга шулай ук Кече күләмле көймәләр дәү ләт инспекциясе яшь инспек торларының формасын киеп карау, оештыручылар һәм кунаклар белән истәлеккә фотога төшү мөмкинлеге бирелде. Конкурста барлык катнашучыларга рәхмәт белдерәбез һәм имин ял итүләрен телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев