Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Безнең ишегалды» программасы буенча 49 ишегалды яңартылачак

Республикада «Безнең ишегалды» программасын тормышка ашыру дәвам итә. Ишегалды территорияләрен төзекләндерү буенча күләмле проект Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән 2019 елда башланып китте.

Программа 5 ел дәвамында, 2020 елдан 2024 елга кадәр гамәлгә ашырылачак. Бу вакыт эчендә Чистай районында 300ләп ишегалды төзекләндерергә планлаштырыла. Программага кертелгән йортлар исемлеге территорияләрнең тузганлыгын һәм шәһәрлеләрнең мөрәҗәгатьләрен исәпкә алып төзелә.

– Быел «Безнең ишегалды» программасы буенча Чистайда 49 йорт яны территориясен төзекләндерү планлаштырыла. Узган ел 28 ишегалдында эшләр башкарылды. Программаны тормышка ашыру критерийлары нигезендә, төзекләндерү исемлегенә, беренче чиратта, күптән ремонтланмаган йорт яны территорияләре керә. Шул ук вакытта чистайлыларның мөрәҗәгатьләре дә исәпкә алына, – дип билгеләп үтте шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Фәрход Садиков.

Эшләрне башлар алдыннан 2021 елга «Безнең ишегалды» программасына кергән ишегалларын төзекләндерү проектлары буенча фикер алышулар булды. Алар барышында халык теләкләрен җиткерде һәм ишегалдын нинди итеп күрергә теләве буенча тәкъдимнәр кертте.

Хәзерге вакытта 5 күпфатирлы йортта төзекләндерү эшләре башланды.

– Эшләр Полющенков ур., 2, 18, Циолковский ур., 10, 12, 16 адреслары буенча урнашкан ишегалларында алып барыла, – дип билгеләп үтте Фәрход Муродович.

Президент программасы кысаларында күпчелек ишегалларында юлларны һәм тротуарларны ремонтлау, тышкы яктырту, эскәмияләр һәм чүп савытлары, ком-гравий катнашмасы өслегенә балалар җиһазларын, каты көнкүреш калдыклары мәйданчыкларын урнаштыру һәм өлешчә яшелләндерү эшләре планлаштырылган.

Эшләрне башлаганчы һәр ишегалдында төзекләндерү план-схемасы белән килешенгән объектларның паспортлары урнаштырылачак. Үз ишегалларында булачак эшләрнең барышын яшәүчеләр контрольдә тота һәм +7(800)275-20-20 кайнар линия телефоны буенча, шулай ук программаның dvor.tatar. рәсми порталында мөрәҗәгать итә алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев