Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Безнең газета – легендар брендлар йөзлегендә

Казанда «Татарстанның 100 легендар бренды» дигән күләмле конкурста җиңгән коллективларны бүләкләү тантанасы булып узды.

«Чистопольские известия» («Чистай хәбәрләре») газетасы безнең район буенча тавыш бирү лидеры булды.

2020 елда «Татарстан Республика сының 100 легендар бренды» дигән күләмле проект узды. Аның максаты – төбәкнең үткәнен, бүгенгесен һәм киләчәген бәйләү. Проект ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышлана.

Конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында «Чистопольские известия» («Чистай хәбәрләре») газетасының баш мөхәррире Наталья Данилова да катнашты. Быел басмага 102 яшь тулды. Дипломны «Татмедиа» рес публика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев тапшырды.

– Халык тавыш бирүе нәти җәсендә конкурста җиңү яулаганыбызны белгәч, без бик сөендек. Бүген озак еллар дәвамында безнең эшчән легебезгә билгеле бер нәтиҗә ясалды. Бу бүләк, һичшиксез, басманы булдыруның чишмә башында торган, матбугат тармагының матур традиция ләренә нигез салган һәм кешеләрнең басма сүзгә ышанычын яулаган матбугат ветераннарының, барлык коллектив әгъзаларының казанышы, – дип билгеләп үтте Наталья Николаевна. – Газета революциядән соңгы кырыс елларда барлыкка килә. Гасырдан артык ул, заманалар елъязмасын алып барып, шәһәрдә һәм районда барган вакыйгаларның үзәгендә тора. Һичшиксез, газета районыбызның аерылгысыз өлешенә әверелде. Бу казаныш – хезмәтне югары бәяләү һәм камиллеккә омтылу. Яраткан бренд өчен тавыш бирүчеләргә рәхмәт белдерәбез.

«Татарстан Республикасы ның 100 легендар бренды» конкурсын «Комсомольская правда» оештырды, ул анда бик күп катнашучыларны һәм гади гражданнарны җәлеп итә алды. Конкурс беренче тапкыр үткәрелде, ул агымдагы елның 20 гыйнварыннан 6 апреленә кадәр дәвам итте. Җиңү өчен тарихы СССР чорында, шулай ук патша Россиясендә башланган һәм бүгенгә кадәр илебез һәм дөнья базарларында чәчәк атучы брендлар һәм сәүдә маркалары көрәште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев