Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Безнең эшебез һәрвакыт бар»

Үз һөнәре турында слесарь-сантехник Әнвәр Нигъмәтуллин сөйләде.

Бу якшәмбедә торак-коммуналь хуҗалык тармагы хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәчәк. Аларның тоткарлыксыз, авыр хезмәтләре ярдәмендә йортларда, подъездларда, ишегалларында уңайлылык хөкем сөрә.

Җитәкчеләр, инженерлар, диспетчерлар, котельныйлардагы операторлар, махсус техниканы йөртүчеләр, эретеп ябыштыручылар, балта осталары, слесарь-сантехниклар, электриклар, урам себерүчеләр – болар ТКХ өлкәсендә эшләүче барлык һөнәр ияләре түгел әле. Бәйрәм алдыннан без Әнвәр Нигъмәтуллин белән аралаштык. 15 елдан артык ул слесарь-сантехник булып эшли, шуларның 13 елын – «Безнең йорт» идарәче компаниясендә.

– Миңа эшем ошый. Һәр вакыт нидер ремонтларга яратам, иң мөһиме, килеп тә чыга һәм бу миңа һөнәремдә дә кирәк. Безнең эш һәрвакыт, елның теләсә кайсы вакытында бар. Без эшермәләргә ревизия ясыйбыз, җылыту һәм су системаларында проблемалар булмасын өчен күзәтәбез, канализацияне чистартабыз, су исәпләгечләренә пломба куябыз, кирәк булганда су күрсәткечләрен чагыштырабыз, кыскасы, төрле эш башкарабыз. Безнең эшебезне җиңел, чиста дип әйтеп булмый, бигрәк тә аварияләр вакытында. Мондый очракларда без һава торышының нинди булуына карамастан, көннең һәм төннең теләсә кайсы вакытында авария урынына барабыз. Монда нинди шартларда эшләргә туры киләчәге мөһим түгел инде, иң мөһиме – кыс ка вакыт эчендә проблеманы ачыкларга һәм аварияне бетерергә, – дип сөйли Әнвәр Нигъмәтуллин, слесарьлык тис киена эшермә куеп. Эш шунда, безнең аралашу остаханәдә, эштән аерылмыйча уза.

– Сезнең һөнәрегездә иң авыры нәрсә? – дип әңгәмәдәшемнән кызыксынам.

– Белмим дә инде, – дип уйланып җавап бирә Әнвәр Гариф улы. – Авыр һәм катлаулы бернәрсә дә юктыр, мөгаен. Эшләү дәверендә мин күнектем инде һәм үз һөнәремнең нигезләренә төшендем. Безнең идарәче компания хезмәт күрсәтә торган күп фатирлы йортларның күбесендә капиталь ремонт ясалган, шуңа күрә проблемалар азрак. Без эштә куллана торган кораллар заманча, электр, бу да безнең хезмәтебезне җиңеләйтә. Яшәүчеләрдән башкарылган эшебезгә рәхмәт сүзләре ишетүе дә күңелле.

Әнвәр Нигъмәтуллин коллективларының бердәм һәм тату булуы турында сөйли. Бригадада эшләүчеләрнең күбесе – үз эшләренең осталары, алар бу һөнәрдә дистә еллар эшләгән кешеләр.

– Хезмәттәшләрем яхшы, бер-беребез белән ярдәмләшеп эшлибез. Кирәк булганда, бер-беребезне алыштырабыз. Эшләү елларында барыбыз да дуслашты, аралашып торабыз, киңәшләшәбез, бер-беребезгә булышабыз. Хезмәт хакы зур түгел, әмма аны вакытында түлиләр. Кешеләр өчен кирәкле эш башкаруыбызны аңлыйм. Слесарь-сантехник ларга һәрчак ихтыяҗ булачак дип саныйм, – дип билгеләп үтә әңгәмәдәшем.

Моның белән килешми мөмкин түгел, чөнки коммуналь аварияләр, ни кызганыч, булып тора. Андый вакытта беренче чиратта слесарь-сантехникларны чакырталар, димәк, бу һөнәр вәкилләреннән башка булмый. Хәер, торак-коммуналь хуҗалыкның башка белгечләренә дә ихтыяҗ зур, бу тармакны юкка гына тормыш эшчәнлеген тәэмин итүче дип атамыйлар.

– Һөнәри бәйрәм уңаеннан мин хезмәттәшләремә сәламәт лек, озын гомер һәм тынычлык телим! – диде әңгәмә ахырында Әнвәр Гариф улы. Үз чиратыбызда, без дә котлауларга кушылабыз һәм тармакның барлык хезмәткәрләренә уңышлар һәм иминлек телибез!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев