Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Безгә кире элемтә мөһим»

Халык белән район үсеше, юлларны ремонтлау, социаль объектлар, төзекләндерү турында сөйләштеләр

 

Чистай районында гражданнар җыены һәм предприятие коллективлары белән очрашулар башланды.

Шундый чараларның беренчесе авыл хуҗалыгы техникумында үтте. Уку йорты коллективы белән очрашуга район башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов килде. Ул узган елда районның социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре турында доклад белән чыкты, шулай ук 2023 елга бурычлар турында сөйләде.

Эдуард Рөстәм улы җыелучылар сорауларына җавап бирде. Алар шәһәрне төзекләндерү, җәмәгать транспорты йөреше, борынгы биналарны ремонтлау һәм башка мәсьәләләр белән бәйле иде.

– Һәр ел саен без халык белән шундый очрашулар уздырабыз, 70тән артык предприятиене, оешмаларны, авыл җирлекләрен колачлыйбыз. Нәтиҗәсе бар. Халык безгә үз проблемалары белән мөрәҗәгать итә. Әгәр дә авыл җирлегендә күбрәк юллларны, мәктәпләрне, клубларны, ФАПларны ремонтлау, су белән тәэмин итү буенча сораулар керсә, шәһәрдә сораулар ТКХ, җәмәгать транспорты, төзекләндерү эшләре белән бәйле. Бу сорауларны барысын да исәпкә алабыз, контрольга куябыз, оператив рәвештә кире элемтәгә чыгабыз. Узган ел шундый очрашулар вакытында 34 сорау керде, шуларның 30ы хәл ителде, 4 се озак хәл ителә торган, анда өстәмә инвестицияләр кирәк, – дип билгеләп үтте Эдуард Хәсәнов.

Халык белән очрашу Йолдыз поселогында үтте. Җирле авыл Мәдәният йортында Булдырь авыл җирлеге Советының утырышы булып узды. Анда район башлыгының беренче урынбасары Константин Иванов, Россия табигатьне күзәтү Идел-Кама төбәкара идарәсе җитәкчее Фаяз Шакиров та катнашты. Очрашуга җирле халык кына түгел, ә шушы җирлеккә керүче башка торак пунктлардан: Змеево һәм Булдырь авылларыннан да килделәр.

Авыл җирлегенең 2022 елда эш нәтиҗәләре турында башлык Николай Воляков хәбәр итте. Ул Булдырь авыл җирлеге территориясендә 1391 кеше, шуларның 964е Йолдыз поселогында яшәвен әйтеп үтте. Барлыгы 381 хуҗалык исәпләнә.

– Безнең җирлек үзара салым программасында актив катнаша. Узган ел моның ярдәме белән поселок эчендәге юлларга вак таш җәелде, буа, Йолдыз паркы төзекләндерелде. Үзара салымны йөз процент җыярга ярдәм иткән барлык авыл халкына рәхмәт белдерәм, – диде Николай Николаевич.

Алдагы планнар турында сөйлә­гәндә, авыл җирлеге башлыгы үзара салым буенча эшнең дәвам итүен, быел Йолдыз поселогында яңа ФАП төзергә планлаштыруларын билгеләп үтте.

Узган елның эш нәтиҗәләре турында очрашуда Йолдыз мәктәбе директоры Энҗекәй Шәрифуллина, җирле балалар бакчасы мөдире Татьяна Волякова, полициянең өлкән уполномоченные Евгений Малов сөйләде.

Чыгышлардан соң Константин Иванов Чистай районының 2022 елда социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре һәм 2023елга бурычлар турында видеодоклад тәкъдим итте. Анда район тормышының төрле өлкәсендәге күрсәткечләре турында сөйләнде, мәсәлән, икътисад уңай динамиканы күрсәтә. Ел саен тулаем территориаль продуктлар үсә. Фаразлар буенча,126 проценттан артык үсеш белән ул 2022 елда 37 миллиард сум тәшкил итә. Район икътисадында инвестицияләр 4 миллиардтан артык дәрәҗәдә бәяләнә.

Фильм караганнан соң башлык­ның беренче урынбасары Булдырь авыл җирлеге күрсәткечләренә аерым акцент ясады.

– Бездә соңгы елларда күп нәрсәләр эшләнде. Яңа клуб һәм авыл җирлеге Советы бинасы төзелде, быел исә заманча ФАП барлыкка киләчәк. Булдырь һәм Йолдыз авылларында урам яктырткычларын ремонтлау буенча эшләр башкарылды, алар хәзер дә дәвам итә. Быел Комсомольская урамындагы 7а номерлы күпфатирлы йортка капиталь ремонт үткәреләчәк, – диде Константин Валентинович.

Ул халык сорауларына да җавап бирде. Аларның күбесен Булдырь авыл халкы юллады. Интернет, суның начар килүе, юлларны, коены төзекләндерү, спорт мәйданчыгы булмау мәсьәләләре дә күтәрелде. Змеево авылында яшәүче исә авыл аша узучы автобус маршруты булдыру мөмкинлеген карау турында үтенеч белән чыкты.

– Без әлеге мәсьәләләрне карыйбыз, контрольга алабыз. Очрашуларда актив катнашуыгызга зур рәхмәт. Безгә мондый кире элемтә мөһим, – диде Константин Валентинович.

Узган елның социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре турында Фаяз

Шакиров хәбәр итте. Җыелышта авыл җирлегендә яшәүче актив кешеләргә бүләкләр тапшырылды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, шәһәрдә һәм авылларда мондый очрашулар 13 февральга кадәр дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев