Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бездән ерак түгел – кош гриппы!

Чистай районыннан ерак түгел казларда кош гриппы вирусы очрагы ачыкланды.

Барлык фермерларны куркытып торган диагноз моннан элегрәк Буа, ә 22 октябрьдә Чүпрәле һәм Мөслим районнарында расланды. Ә соңгы­сында исә Чистайдан 199 километр ерак­лыкта урнашкан Дусай авылында яшәүче Шакирҗановлар гаиләсендә казлар кош гриппы корбаны булган.

Россельхознадзорның рес­пуб­лика идарәсендә һәм Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә диагноз Владимир шәһәрендәге Бөтенроссия терлекчелек фәнни-тикшеренү институтында расланган булуын хәбәр иттеләр, анда каз пробалары ветеринария лабораториясендә уңай нәтиҗә ачыкланганнан соң җибәрелгән булган.

Шакирҗановлар гаиләсе җәй башында каз бәбкәләре сатып алган һәм аларны октябрь азагында суеп сатарга ниятләгән. Кызганычка каршы, барысы да башкача килеп чыга: барлык казлар яндыру юлы белән юкка чыгарыла, – дип билгеләп үтте белгечләр.

Безнең районда әлегә вирус булмаса да, җирле ветеринарлар хәлне контрольдә тота. Чис­тай район дәүләт ветеринария берләшмәсе начальнигы Нияз Дәүләтханов нинди кисәтү чаралары үткәрелүе турында сөйләде.

Кошларның кинәт үлүе яки бер үк вакытта күпләп авыруы очраклары, шулай ук аларның үз-үзләрен сәер тота башлаулары турында дәүләт ветеринария хезмәте белгечләренә хәбәр итәргә кирәк. Белгечләр килеп җиткәнче шик төшкән кошларны аерым ябарга кирәк, – ди Нияз Нәзир улы.

Кошның авыру йоктыруын ничек аңларга?

Кошларда авыруның төп билгеләре булып югары тән температурасы, хәрәкәтләрнең авырлашуы, башны артка ташлау, башны селкеп әйләндерү, муенның кәкрәюе, тышкы тавышларга реакциянең югалуы, азыктан һәм судан баш тарту, синусит, борын тишекләреннән сыекча агуы, конъюктивит, күзләре томалану һәм сукыраю, эч китү тора. Кикрикләре кабарып чыга һәм карала, алкалары күгәренә, баш һәм муен тирәләре шешенә.

Алар авыруны кайда йоктырырга мөмкин?

Вирус гади юл белән күчә. Мәсәлән, терлек азыгы, үлгән һәм үтерелгән кошларның түшкәләре, мамык, алмаш савытлар, эш кораллары аша. Авыру чыганагы булып авыру йоктырган кошлар тора. Авыру, нигездә, респиратор юл борын һәм авыздан чыккан сыекча, тизәк, йомырка, шулай ук авыраган кошлардан йога. Вирус йөртү вакыты – 2 ай. Кош гриппы вирусы тышкы мохитнең тискәре факторларына бик тот­рыклы һәм бу шартларда озак вакыт үзенең авыру тудыра торган үзлеген сакларга сәләтле.

Кисәтү чаралары нинди?

Беренче чиратта, ветеринария документларыннан башка, әлеге авыру белән зарарланырга мөмкин булган кош-корт яки продукцияне контрольсез кертүгә юл куймау. Теләсә нинди рәсми булмаган ярминкәләр һәм шундый продукцияне сату кош гриппының теләсә кайсы территориядә барлыкка килү куркынычын тудыра. Йорт кошларын ишек алдыннан читкә чыгармаска, кыргый кошлар белән контакт булдырмаска. Шулай ук терлек азыгын кош гриппы булмаган урыннарда сатып алырга, аны күгәрчен, чыпчык, чәүкә кебек синантроп һәм күчмә кошлар керә алмаган урыннарда сак­ларга кирәк.

Кеше кош гриппы белән авырарга мөмкинме?

Кешеләр бу авыруга бирешүчән дип санала, әмма ул бары йорт кошлары өчен генә куркыныч тудыра. Кеше авыру таратучы гына була ала.

Рузилә Фәтхуллина, шәхси эшмәкәр:

Безнең гаилә каз, үрдәк, мулардлар үстерү белән шөгыльләнә. Әлбәттә, кош гриппы турында ишеттек, без үз кош-кортларыбызны саклау буенча барлык чараларны да үтибез. Аларны абзарда асрыйбыз, урамга чыгармыйбыз, азыкны ябык бинада саклыйбыз, су савыты япма астында тора. Кошларны асрау урынын даими дезинфекциялибез. Авыруны кисәтү юллары турында безгә ветеринария берләшмәсендә сөйләделәр, анда кош-корт асраучы барлык эшмәкәрләрне махсус җыйдылар.

Вера Якупова, хуҗалык мөдире:

Берничә ел элек бездә 7 индоүрдәк бар иде. Бервакыт эштәк кайткач, аларның үле гәүдәләренә тап булдык. Ни өчен үлгәннәрен тикшермәдек, бәлки, кош гриппы булгандыр. Хәзер без кош-кортларыбызга саграк карыйбыз. Күгәрченнәр яки чыпчыклар очып кермәсен өчен территорияне тотып алдык. Бездә фермер хуҗалыгы булмаса да, бер кош үлсә, кызганыч.

Рания Гафурова, бюджет тармагы хезмәткәре:

Авыл җирлегендә шәхси йортта яшибез, егермедән артык тавык һәм әтәч асрыйбыз. Елның җылы вакытында алар ачык һавада тотып алынган территориядә йөриләр. Салкыннар башлану белән кетәклеккә керттек: җылы да, кош гриппыннан да сакланганнар. Азыкны тикшерелгән урыннарда гына сатып алабыз. Кетәклеккә киеп кергән киемне даими рәвештә юабыз.

Михаил, пенсионер:

 Мин күгәрченнәр тотам һәм кошларым өчен борчылам, чөнки алар читлектә булсалар да, урамда. Кыргый кошлар белән контакттан тулысынча чикли алмыйм. Кош гриппы кошларымны читләтеп узар дип өметләнәм.

Сергей Гаврилов, машина йөртүче:

Күптән түгел шәхси йортка күчендек һәм хатыным белән асрарга тавык­лар сатып алырга уйладык. Шушы көннәрдә Татарстанның кайбер районнарында кош гриппының таралуын ишеттем, шуңа күрә кош-корт сатып алуны кичектерергә булдык.

Анна Просвиркина

Гүзәл Гомәрова

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев